Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мари урманында ГУЛАГ корбаннарының «яшерен» зираты: кемнәр җирләнгәнен кайчан белербез?

Марий Элнең Мендур полигоны – мәңгелек зират. Сталин репрессияләрендә атып үтерелгән йөзләгән, меңләгән гаепсез кешеләр берничә катлы туганнар каберлекләрендә ята. «Интертат» җан өшеткеч мари урманнарында булып кайтты.

news_top_970_100
Мари урманында ГУЛАГ корбаннарының «яшерен» зираты: кемнәр җирләнгәнен кайчан белербез?
Михаил Захаров

«Халык дошманы» дип атып үтерелгән гаепсез адәмнәрнең күпмесенең җаннары, тынычлык таба алмыйча, илнең төрле җирләрендә таралып ята. Истәлекләр, икешәр йөз кеше яткан туганнар каберлекләре, кеше күзенә бик сирәге генә эләккән архив документларын күргәч, ул чорда кеше гомеренә мөнәсәбәт бик яхшы күренә. Исемлек буенча гаепсез кешеләрне атып үтерү әмерен җиренә җиткереп үтәү нәтиҗәләрен күрергә була аларда.

Мари урманнары – Сталин елларында үткәрелгән Зур террор вакытында кансызлыкның нәрсә икәнен күргән җирләр. Сугыш елларында үз солдатларын ук иза чиктергән Суслонгер һәм Сурок хәрби лагерьлары да мари урманнарында. Меңләгән гектарлы урман эчләрендә хөкем ителүчеләрне төзәтү колонияләре, ату урыннары һәм каберлекләр, күмелмичә калган чокырлар да бар анда.

«Халык дошманы» дип гаеп тагылып репрессиягә эләккән һәм үлемгә дучар ителгән кешеләр күпләп күмелгән урыннар илнең күп төбәкләрендә бар. Мәскәүдә – Бутовский, Карелиядә Сандармох полигоннары турында ишеткән кеше Марий Эл республикасының Мендур полигоны – Мендур каберлеген дә беләдер. Мендурда бер чокырда өч кат итеп күмелгән 164 кеше мәетен табалар.

«Мендур – мәңгелек зират»

Буранлап-буранлап кар яуса да, трассадан 2 чакрым урман эченә җәяү атладык. Юл янында «Мендур зираты» дигән элмә такта һәм «МАССР НКВДсының 6нчы махсус объекты» дип язылган таш тора. Нарат урманы уртасыннан кардан йөри торган техника белән юл салынган. Димәк, урман эчендә тагын нәрсәдер бар. Юкка гына кыш уртасында икешәр-өчәр чакрым урман эчендә йөрмиләрдер.

 

Фото: © Михаил Захаров

Бара-бара күрәм: окоп кебек итеп казылган чокырлар, агачларда – билге куелган такталар. Баксаң, Мендур урманында хәрбиләр укулар оештыра икән. Юлларны да алар салалар, окопларны да алар казыйлар.

Икенче якка борылып карыйм – тагын бер чокыр. Анысының өстенә зур итеп агач хач куйганнар. «Шулай ачык калган чокырларның саны якынча 90. Ул чокырлар атып үтерелгән кешеләрне күмү өчен әзерләнгән булган. Монда туфрак та шундый: казырга уңайлы, ком кебек кенә. Шул алты метрга өч метрлы стандарт чокырның 20се тулы, ягъни анда кешеләр күмелгән. Безнең мәгълүматлар буенча, Марий Элда 10-15 мең кеше атып үтерелгән, тик аларның барысының да тәгаен кайда икәнлеге төгәл билгеле түгел».

Бу хакта миңа Йошкар-Оланың ГУЛАГ музее җитәкчесе Николай Аракчеев сөйләп бара. «Зиратта хәрби укулар оештырырга ярыймы соң инде? Мендур – мәңгелек зират, монда кая гына басма – каберлек бит», – ди ул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Өч катлы каберлектә – 164 мәет

Төп юл буенча 2 чакрым урман эченә кергәч, сул якта «Мендур үлем полигоны» дип язылган хәтер тактасы тора. Ул кара тимердән, зур чылбыр кебек богау тагып эшләнелгән. Тактада 164 кешенең исеме, туган җире язылган. Пластмасс чәчәкләр, венок, тәре.

164 кеше күмелгән каберлекне 1990 елны табалар. «Марийская правда» газетасы каберлекләр турында ишеткән-белгән кешеләрне эзләп язып чыга. Бу хәбәрне өлкән яшьтәге бер бабай раслый: ул аларны шушы җиргә алып килә. Җирне бораулап карагач, кеше сөякләренә тап булалар. Бу эшкә прокуратура кушыла, җинаять эше кузгатыла. Археологлар үткәргән казу эшләре барышында бер чокырдан өч кат итеп күмелгән 164 мәет табыла.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Николай Аракчеев – бу хәлләрне үзе күргән, ул тарихи вакыйганы фотосурәтләрдә саклап калган кеше. Бер чемодан фотолар арасыннан ул берсен тартып чыгарды: анда рәт-рәт булып кеше сөякләре ята.

Өч кат итеп 160 кешене күмгәннәр. Иң өстә – чокырның кырыйларында тагын дүрт мәет табалар. Алар – атып үтерелгән «халык дошманнары»н күмеп баручы «зэк»лар. Исән калдырабыз, дигән вәгъдәгә алданып кеше күмгән адәмнәрне дә юк итәләр, чөнки шаһитләр булырга тиеш түгел, чөнки бу – утилизация буенча яшерен операция.

Каберлекнең өске катламында – буш аракы шешәләре, тушенка банкалары табыла. Аракы белән тушенка – эчү һәм «закуска»ны аңлата инде. Ә сөякләр янында күн акча букчалары табыла. Йөздән артык акча букчасының берсеннән дә акча чыкмый, бары бакыр тиеннәр генә табыла. Бу – НКВД кешеләренең тагын бер җинаять эшләүләрен аңлата. Алар бит партия кешеләре булалар. Инструкция буенча, тапкан бөтен малны да дәүләткә тапшырырга тиеш булганнар, – дип сөйли Николай Аракчеев.

 

Фото: © Михаил Захаров

Букчаларның берсендә могҗиза белән сакланып калган кәгазь ярдәмендә «халык дошманнары»ның кем булулары ачыклана. Ул белешмәдә бер һәлак булучының кем булуы, нинди лагерьда утырып чыгуы язылган була. Гадәттә, андый белешмәне эшкә керү мөмкинлеге булсын өчен бирәләр.

50 ел тирәсе күн букча эчендә сакланып калган кәгазьне экспертиза раслый. ФСБ да ул кешенең кулга алынуын һәм 1937 елның 5 августында «халык дошманы» буларак атып үтерелгән булуын дәлилли. Шулай ук букча хуҗасының кемнәр белән бергә атып үтерелгән булуын да беләләр һәм туганнар каберлегендә яткан 160 кешенең шәхесе ачыклана.

Исемлекнең дөреслеген ачыклау өчен аны археологларга бирәләр. Исемлектә 5 хатын-кыз, 3 рухани була – археологлар да 5 хатын-кыз сөякләре таба һәм 3 кешенең озын сакаллы булуы турында мәгълүмат бирә. Шулай итеп, исемлекнең дөрес булуы раслана.

«Өч көн эчендә үтәлгән приказ»

164 кешенең 92се – мари, 64е – рус, 1се – чегән, ә 6сы татар. Тактага беркетелеп куелган кәгазьдән татарларның исемнәрен барлыйм. Халитов Вафа, Мәхмүтов Таһир, Каһарманов Сөләйман, Мөхәммәтвәлиев Иҗмәтгали, Йосыпов Николай…

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Хатыннар билбаулы халатларда була. Әгәр дә хатыннар билбау, ирләр шнурлы аяк киемнәре, хәрбиләр ременьнәр белән ята икән, бу аларны өйдән генә алып килгәннәрен аңлата. Алар бернинди изолятор, колониядә утырган кешеләр түгел. Утырган булсалар, аларның шнурларын, билбау, ременьнәрен алырга тиешләр. Чөнки алар корал булып санала.

Алар бит хәтта ату фәрманының кәгазьдә раслануын да көтмәгәннәр. Телеграмма килгән – димәк, эшләргә кирәк. Ә ул телеграммалар мөһерсез килгән. Мөһер сукканнарын да көтмәгәннәр бит, 3 көн эчендә приказны үтәп тә куйганнар. Өч кат – ул өч көн, дигәнне аңлата, – ди Николай Аракчеев.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Казу эшләренннән соң, һәр җәсәдне аерым табутка салып җирлиләр. Ул көнге фотоларда кулларына туганнарының фотоларын, чәчәкләр тоткан ир-атлар, хатын-кызлар, балалар күренә. Корбаннар рухына дога кылырга 3000нән артык кеше килә. Бер-берсен кочаклап елыйлар, сыкраналар. «Үлемсез полк инде бу. Менә бер корбанның әнисе елап тора. Кулыннан табиб тоткан. Менә монысы – Владимир Янтемир, сөякләр арасыннан әтисен – Михаил Янтемирны эзли. Без соңыннан гына аның Казанда атылганын белдек. Менә шундый куркыныч тарих», – ди Николай Аракчеев, фотоларны актара-актара.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Каберлек урынында «30-40нчы елларда Сталин репрессияләре корбаннарының туганнар каберлеге» дигән таш тора.

Каберлек урынына юлны югалтмас өчен, кешеләр агачларны билгеләп бара торган булалар. Тәре, тастымаллар асып китәләр.

Җәсәдләрне җирләгәндә рухани да, мулла да була. Татар милли хәрәкәте активисты, Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев бу урында мөселман һәм татар символларын да кую теләге барлыгын әйтте. «Киләчәктә шундый ният бар: ярымай, сүрә белән таш куеп, кара ташка мөселманнарның исемнәрен язып куясы килә. Мин аның эскизын да ясадым. Марий Элда татарларның хәтер урыны булыр иде. Мондый көннәр бүтән булмаска тиеш», – ди Рамай Юлдашев.

Мендур полигонында гына 90 – буш, 20 – мәетләр күмелгән чокыр исәпләнә. Күз алдыгызга китерегез: 20 чокырның 2се генә билгеле һәм анда күмелгәннәрнең генә кем икәнлекләре ачыкланган. Калганнарына тияргә ярамый. Николай абый сүзләренчә, калган каберлекләрне ачыклау өчен дәүләт акча бирми, чөнки һәр кат – ул 1 миллион сум. (Рамай Юлдашев әйтүенчә, тарихчылар һәм мемориал активистлары тулы 50-80 каберлек бар дип саный).

2018 елда икенче каберлектә казу эшләрен кабат башлаттырырга теләдем, баш сөяге табып алдым. Анда хәтта казырга кирәкми, ул туфракта сөякләр үзләре чыга. Җинаять эше башласыннар өчен тикшерү төркемен чакырдым. Тикшерүчеләр килде. Чыннан да баш сөяге бар, сөяктә пулядан ике тишек бар. Баш сөяген экспертизага моргка алып киттеләр, ә миңа Мәдәният министрлыгы вандализм өчен дип протокол төзеде. «Казу эшләре үткәрергә кирәк», – дип карадым. Министрлык миңа 100 мең сум штраф түләтмәкче иде, суд сумманы 30 меңгә төшерде. Мин бит – күп балалы әти, бернинди кешелеклелек юк, – дип искә алды Николай Аракчеев.

Палач

Әмер шундый – атарга. Ә кем шушы коточкыч адымга барган соң? Еллары шундый, дәүләтнең штаттагы палачлары да, махсус «расстрельная» роталары да булган. Фотографияләр арасында күкрәгенә медальләр таккан пеләш башлы адәм килеп чыкты. Ул – «Ворошиловский стрелок», атып үтерү фәрманын үтәүчеләр ротасы командиры комендант М.Д. Цветков. Аның кулыннан йөзләгән, бәлки меңләгән кеше һәлак булгандыр.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Цветков бер көн дә фронтта булмаган, ә күкрәгендәге чиста көмештән 2, алтыннан 1 медаль – шушы чокырлар, каберлекләр өчен. Атып үтерүләр өчен Ленин ордены, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак ордены кавалеры. «Контрреволюциягә каршы аяусыз көрәш өчен» МАССРның югары бүләге белән бүләкләнгән.

Аны хөкем итмәгәннәр, чөнки ул штаттагы палач булган. Аңа бары «атып үтерергә» дигән дәүләт функциясен йөкләгәннәр. Цветков 1988 елның 5 ноябрендә өендә эт кебек үлгән. Аны йокы бүлмәсендә ишек тоткасына асылынган килеш тапканнар. Үзе асылынмаган, билгеле, – ди Николай Аракчеев.

Йошкар-Оладагы ГУЛАГ музее репрессиягә эләккән кешеләр турында гына түгел, палачлар турында да мәгълүмат җыя. Республиканың иң куркыныч 3 палачының кая күмелгәннәре инде билгеле.

Аларның каберлекләрен караучы юк. Черная Шурочка (Чернова Александра) дигән хатын-кыз палачның каберенә генә киләләр. Мин Шурочканың каберен 10 ел эзләдем. Безнең музейга аның күршесе килде һәм каян эзләргә икәнен әйтте. Анысы да аның янына түгел, ә аның белән бергә күмелгән инвалид кызы янына классташлары килә. Чәчәкләре дә пластмас инде.

Җаннар тынычлык тапсын

Ишеткәннәр һәм күргәннәр берничек тә башка сыя алмый. «Нәрсә өчен атканнар соң аларны?» – дип сорыйм. «Юкка. Анекдотлар өчен, бер уч бодай урлаган өчен...»

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Урман юлыннан кар ерып, 2 чакрым араны кирегә киттек. Башына зур итеп тәре куелган 6 метрга 3 метр стандарт каберлек чокырлары күзгә ныграк ташлана башлады. Син атлап барган җирдә 80 еллар элек бер гаепсезгә атылган мәетләр яту ихтималы зур булуын аңлыйсың. Үземнең дәү әниемнең әтисен дә, кулак дип, төрмәгә алып китәләр. Аның үлгән урыны да, җире дә, көне дә билгесез булуын исәпкә алып, ил буйлап таралган меңләгән каберлекләрнең табылуын теләп куйдым. Җаннары мари урманы өстендә йөргән корбаннарның да тынычлык табарга хакы бардыр.

  • Россия Федерациясе Хөкүмәте сәяси репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү концепциясен раслады. Кабул ителгән концепция кысаларында, аерым алганда, белем бирү һәм агарту программаларын булдыру, архив документларына һәм башка материалларга ирекле керү өчен шартлар тудыру, шулай ук сәяси репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү, эшчәнлек патриотизмы өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру күздә тотыла. Кеше хокуклары буенча Президент Советы тарафыннан сәяси репрессия корбаннары истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендә закон проекты эшләнде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100