Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Илнар Гарифуллин: «Башкортстан — татар милләтенең икенче аягы»

Татарлар башка төбәкләрдә дә яши, ләкин Башкортстан — татарлар үз милләтен, телен саклап төпләп яшәгән төбәк ул, ди тарихчы.

news_top_970_100
Тарихчы Илнар Гарифуллин: «Башкортстан — татар милләтенең икенче аягы»
Рамил Гали

Башкортстан — татар милләтенең икенче аягы, дигән фикерен әйтте тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

«Татарлар күп төбәкләрдә яши, ләкин Башкортстан — татарлар үз милләтен, телен саклап, төпләнеп яшәгән төбәк. Башкортстан — татар милләтенең үзәге, икенче аягы. Татарларның бер аягы Татарстан булса, икенчесе — Башкортстан. Татар халкы бер аяксыз, ягъни Башкортстансыз калса, татар милләтенең киләчәге булмый. Хәзер без моны аңлый башладык», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илнар Гарифуллин сүзләренчә, Башкортстандагы татарлар җанисәптә үз милләтен күрсәтергә тиеш.

«Без татар өчен көрәшергә тиеш. Башкортстанда халык теләсә дә, теләмәсә дә җанисәптә башкорт була. Бу кеше хокукларын боза. Башта бу проблемага Татарстанда ирония белән, мәзәккә караган кебек карадылар. Хәзер җанисәп алдыннан беренче тапкыр бу проблемага игътибар артты. Безнең саныбыз болай да кимеп бара. Татарларны югалтканны аңладык», — диде тарихчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100