Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның тамашачысы җырчының колониядән чыгуын көтә: «Брат, көтәбез сине»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллинның тамашачысы җырчының колониядән чыгуын көтә: «Брат, көтәбез сине»
социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллинның колония-поселениедән чыгар вакыты да җитеп килә. Җырчының 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнде.

Колониядә Ринат Рахматуллинның интернетта утыруы һәм социаль челтәрләрен алып бару мөмкинлеге юк. Алай да, якыннары булса кирәк, аның «ВКонтакте»дагы төркеменә сирәк кенә булса да постлар куйгалыйлар. Бу юлы төркемдә җырчының «Рәхмәт, әни» һәм «Үткәннәрдән хатлар» дигән җырлары пәйда булды.

Ринат Рахматуллинның күпсанлы тамашачысы, әлбәттә, түземсезлек белән аның кире сәхнәгә кайтуын көтә һәм бу хәлләрдән соң җырчы акылга килер дип өметләнә.

«Кайтуыңны көтәбез»; «Бу хәлләрдән соң акылга утырыр һәм төзәлү юлына басар дип өметләнәм. Ул бит җырларын искиткеч итеп башкара»; «Исән-имин генә була күр»; «Брат, көтәбез сине», – кебек комментарийлар калдыралар алар.

Ринат Рахматуллин җәза срогын Мамадыш (Дегетле) колония-поселениесендә үти.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 март 2024
    Исемсез
    ИСЭН БУЛСЫН
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100