Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«КазанСаммит»та: «Күпполяр дөнья инде бар. Аны Аллаһы Тәгалә булдырган»

Россия белән Ислам дөньясының тотрыклы мөнәсәбәте, Көнбатыш белән дошманлык, Палестинадагы «күңелгә авырлык китерә торган конфликт» һәм «мөселманнар – террорист» стереотибы. Болар – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең еллык утырышында яңгыраган мәсьәләләр.

news_top_970_100
«КазанСаммит»та: «Күпполяр дөнья инде бар. Аны Аллаһы Тәгалә булдырган»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең еллык утырышы Россия дипломатиясенең коллектив Көнбатышка мөнәсәбәте, Татарстанның РФ белән мөселман дөньясы хезмәттәшлегендә роле һәм «күпполяр дөнья» тәртибенә багышланган иде. Стратегик утырыш әлеге көннәрдә Казанда бара торган «KazanForum» халыкара икътисади форум кысаларында узды.

Форумның сәяси яктан иң мөһим өлеше шушы утырыш булгандыр. Ул елдагыча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен 2006 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Евгений Примаков оештырган. Ул 2009 елга кадәр эшли. Ә 2014 елда Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка төркемне җитәкләргә һәм аның эшен яңартырга кушты. Хәзерге вакытта дөньяның 28 иле бу утырышта катнашты.

Путин: «Россия өчен Ислам илләре белән традицион дуслык кадерле»

Форумда катнашучыларны РФ Президенты Владимир Путин да сәламләде. Ил башлыгының телеграммасын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин укыды.

Татарстан үзенең бай потенциалын, төрле өлкәләрдә алга баруга карашын кабат ачык күрсәтә. Россия мөселманнары, Татарстан халкы Ватан үсешенә зур өлеш кертә. Россия өчен Ислам илләре белән традицион дуслык мөнәсәбәтләре кадерле, – диелә дәүләт башлыгы телеграммасында. Президент республиканың төрле өлкәләрдәге казанышларын билгеләп үтте. Ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышының әһәмиятен ассызыклады. Катнашучыларга дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә хезмәт итәрлек эчтәлекле һәм конструктив әңгәмә теләде.

Ислам дөньясы илләре белән дуслыкның өстенлекле яклары күплеген Марат Хөснуллин да билгеләде.

Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү – безнең тышкы сәясәттәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу хезмәттәшлек стратегик партнерлык характерын алды, һәм ул стратегик күзаллау төркеме эше ярдәмендә динамик үсеш ала. Форум 15 елдан артык Россиянең Ислам илләре белән халыкара элемтәләрен гамәлгә ашыра. Дөньяда күп кенә каршылыклар булуга карамастан, безнең мөнәсәбәтләр тотрыклы. Бүген без Көнбатыш илләренең дошманлык эшчәнлеге шартларында – авыр вакытта очрашабыз. Шул ук вакытта Ислам дөньясы Якын Көнчыгышта сынаулар кичерә, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов исә Россия һәм Ислам илләре хезмәттәшлегенең сәяси система иминлеген, икътисади потенциалны гына түгел, ә мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауны һәм үстерүне дә үз эченә алуын әйтте. «Бу яктан Россия һәм Ислам дөньясының хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар», – диде Рәис.

Гурбангулы Бердымухамедов ООН өчен Ислам инициативасын тәкъдим итте

Стратегик утырышта Төрекмән халкының милли лидеры һәм Төрекмәнстанның халык советы (Халк Маслахаты) башлыгы Гурбангулы Бердымухамедов ООН Генераль Ассамблеясында рәсми рәвештә яңгыраячак Ислам инициативасын эшләү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына бу форумда Ислам инициативасын эшләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Аны килешенгән алымнар һәм тәкъдимнәр комплексы, ислам кагыйдәләре нигезендә төзелгән үзенчәлекле план итеп күзаллыйм. Бу хакта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм башка халыкара структуралар белән фикер алышу максаты урынлы дип саныйм. Бергә текстны эшләргә һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе сессияләренең берсендә рәсми документ буларак тәкъдим итәргә, – дип белдерде ул.

Бердымухамедов шулай ук Россиянең Ислам илләре белән мөнәсәбәтләренең уңай динамикасы турында да әйтте.

Палестина мәсьәләсе: «Без Путинның Палестина дәүләте булдыру мөһимлеге турында позициясен хуплыйбыз»

Төркем эшендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре вәкиле Салах Текая, Бөтендөнья Ислам лигасы Генераль секретаре урынбасары Албулвахаба Әл Шехри, Катар, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, шулай ук Палестина һәм мөселман һәм православие конфессияләре вәкилләре катнашты. Чыгышларның күбесе Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр, басым һәм Палестинадагы сугыш хәрәкәтләренә багышланган инде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та, Марат Хөснуллин билгеләп үткән «авыр вакыт»ны Палестинадагы киеренкелек, Украина кризисы, Иран һәм Израиль арасындагы бәрелешләр белән дәлилләде.

Бүгенге көндә Украина кризисы глобаль иминлеккә һәм дөнья икътисадына бик тискәре йогынты ясавын дәвам итә. Палестинадагы хәлнең кискенләшүе, Иран һәм Израиль арасындагы киеренкелек бөтен дөньяны бәрештерде. Газа секторындагы канкойгыч сугышлар бөтен дөнья мөселманнарын борчый. Россиядән, шул исәптән Татарстаннан да гуманитар ярдәм күрсәтелде. Барлык татарстанлыларга ярдәм өчен рәхмәт белдерәм. Без илебез Президенты Путинның утны тизрәк туктату һәм Палестина дәүләтен булдыруның сәяси мөһимлеге турындагы позициясен хуплыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә Палестина җирлегендә килеп чыккан конфликтның күңелләргә авырлык китерүен әйтте. «Конфликт нигезендә Палестина халкына булган гаделсезлек ята», – диде ул. Бу хәрәкәттә варвар ысуллары кулланылуын һәм меңләгән кешеләрнең гомере өзелүен ассызыклады.

«Дөнья кайнап торганда, халыклар, илләр – барыбыз да тынычлыкны саклап калу өчен өлеш кертергә тиеш. Конфликтка кергән якларны хәрби хәрәкәтне туктатырга өндәүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз», – диде мөфти.

Ул изгелек кылуда ярдәмләшергә, берләшергә, ә гөнаһ кылганда берләшүдән куркырга кирәклеген аять белән дәлилләде. «Традицион конфессия вәкилләре белән бергә илебезнең, Россия халкының тынычлыгын, бердәмлеген, суверенлыгын саклау өчен киләчәктә дә үз өлешебезне кертәчәкбез. Без бергә барлык сынауларны узарбыз», – диде ул.

Мөфти, изге законнар һәм тәртипләр бозылмасын өчен кеше тормышында рухи-әхлакый кыйммәтләр булырга тиеш, дип белдерде. «Күпполяр дөнья инде бар. Аны Аллаһы Тәгалә булдырган. Без бу полюсларны якынлаштырырга тиеш. Һәрберебез, шәхес буларак, бу дөньяның бер полюсы. Һәр халык, милләт – барысы да полюслар», – диде ул.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исә дөньяның аерым илләрендәге сәясәтчеләрнең үз илләрендә генә түгел, ә планетаның барлык төбәкләрендә дә конфессияара тынычлыкны җимерергә омтылуларын ассызыклап үтте. «Сүз – Якын Көнчыгыш, күп газаплар кичергән Палестина җире турында», – диде ул.

Палестина – дөньяның төрле диннәре вәкилләре өчен изге җир. Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре конфликтны хәл итүнең төрле вариантларын күп тапкырлар тәкъдим иттеләр. Әмма без бүген Израиль хакимиятендә Палестина халкына геноцид акцияләрен системалы рәвештә үткәреп торучы сугыш партиясе булуын күрәбез. Төрле дәүләтләр, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре моны туктатырга тырышалар, – дип билгеләп узды мөфти шәех.

Ул бөтен конфессияләр дә бергә һәм тыныч яшәвенең мисалы итеп Казанны китерде. «Казан кунаклары һәрвакыт шәһәр урамнарындагы мәчетләр һәм православие гыйбадәтханәләре, синагогалар, иске обряд, католик һәм протестант чиркәүләре тыгыз урнашуына игътибар итә. Бу Татарстанда конфессияара тынычлыкның аерым атмосферасын тудыра һәм Россиядә төрле дин һәм этнос вәкилләренең дуслыгының югары планкасын күрсәтә», – диде хәзрәт.

Рөстәм Миңнеханов: «Террористлар «мөселманнар – террорист» дигән стереотипны кертергә телиләр»

Утырышта Ислам дөньясына бәйле башка темалар да күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы илләре лидерлары белән очрашуда террорчылык темасына да кагылды. Ул март аенда Мәскәүдәге «Крокус» залында булган террорчылык актын искә алды.

Безнең заманның зур проблемасы – терроризм. Мәскәүдә булган террорчылык акты – мәрхәмәтсезлек масштабы буенча иң коточкычы. Аның максатларының берсе – халыкара һәм милләтара ызгыш булдыру. Террорчылар һәм аларны яллаучылар, ислам дине артына качып, дөнья җәмәгатьчелегенә «мөселманнар – террорист» дигән стереотипларны кертүне дәвам итәләр. Бу җимергеч идеология белән көрәшү һәм исламның тыныч характерын күрсәтү аеруча мөһим, – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Стратегик төркем утырышының эше 2 өлештән һәм 20дән артык чыгыштан торды. Рәис билгеләп үткәнчә, Казан көз көне БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк, анда мөселман илләре дә катнашачак. Шулай итеп, төркемнең бүгенге җыелышын саммитка әзерлек дип тә кабул итеп буладыр.

  • 14-19 май көннәрендә Татарстан башкаласы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы үтә. Ул быел 15нче тапкыр үткәрелә.
  • Шулай ук форум кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмәсе ачылды.
  • Форум эшендә 80нән артык ил катнаша, шул исәптән 40тан артыгы – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре. 80нән артык Россия төбәге катнаша.
  • Ачылышта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты кулланылышка керде.
  • Форум кысаларында эшлекле һәм мәдәни программалар каралган.
  • «KazanForum-2024» 19 май көнне Изге Болгар җыены белән тәмамлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100