news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Такташ. Югалган матурлык»: яшәгән ди бер Такташ белән бер Кутуй - Камалда яңа байопик

Камал театры Көнчыгыш залында премьера чыгарды – «Такташ. Югалган матурлык» дип аталган спектакль-байопик. Аның беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.

news_top
«Такташ. Югалган матурлык»: яшәгән ди бер Такташ белән бер Кутуй - Камалда яңа байопик

Исеме үк зур өметләр вәгъдә иткән, җитмәсә, драматургы да татарның уникаль шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина булган сәхнә әсәрен көтеп алдык. Камал театрының яңа сезондагы беренче зур премьерасы бит!

Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель. Бу аның Камал театрында өченче сезон эшләп, өченче спектакль чыгаруы. Беренчесе – театрның төрле локацияләрен колачлаган «Театр. Җиһан» спектакль-променады, икенчесе – Тургеневның «Ася» әсәре буенча «Сеңелкәш» спектакле. Лилия Камалга кадәр Казан ТЮЗында балалар өчен спектакльләр чыгарды.

Демидов резиденциясендә куелган «Табу» спектакле белән башка аудиториягә чыкты. Белүемчә, Фәрит Бикчәнтәев аны шунда күреп алган һәм театрга чакырган. «Табу» – татар тарихында калган хатын-кызлар язмышына багышланган спектакль иде, төрле тамашачы төрлечә кабул итте. Димәк, Лилия ханым тагын бер кат татар тарихына кагылып карарга уйлаган һәм Йолдызга мөрәҗәгать иткән.

Шулай итеп, пьесаны – заказ буенча дип аңладым – Йолдыз Миңнуллина язган. Рәссамнар – Екатерина Горшкова, Марина Марьянич (костюмнар буенча), Екатерина Гиждиян (яктылык буенча). Композитор – Ислам Вәлиев. Хореограф – Сәлимә Әминова. Сәхнәдә – җиде артист: аларның берсе (Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Нуриҗанов) – Такташ, икенчесе (Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин) – Кутуй, калганнар (Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Ирек Хафизов, Гадел Равилов) – калган бөтен рольләрдә.

Исеменнән үк күренгәнчә – әсәр Һади Такташ турында. Авторлар чорны тасвирларга, сәнгать һәм идеология, дуслар һәм гаилә арасында бәргәләнгән кешене күрсәтергә омтылган – аннотациядә шулай язылган.

Шагыйрь Йолдыз Миңнуллина күптән театр тирәлегендә иҗат итә – «Моң» театр мәйданчыгы белән хезмәттәшлек итә, театрларда аның тәрҗемәләрен дә күрәбез, Туфан Имаметдиновның «Аркадаш» фестивале кысаларында үзе «Мин түгел...» дигән спектакль дә куеп карады (кызганыч, ул куеп бетерелеп сәхнәгә чыгарылмый калды). Менә хәзер драматург буларак аның әсәрен академия театры сәхнәсендә карый алу насыйп булды.

Темасы да Йолдызга якын, чөнки ул утызынчы еллар әдәби тормышын яхшы белә – бервакыт әллә Чаллы, әллә Әлмәт юлында 3 сәгать буе шул чорның әдәби вазгыяте турында сөйләде, ул сөйләгәннәрне яздырып алмавым – бер үкенечем.

Әмма сәхнә әсәре өчен чорны һәм шагыйрьнең иҗатын белү генә аз икән. Монда режиссерның автор белән эшли белүе мөһим, миңа калса. Драматургия әсәренең конструкциясе булырга тиештер бит инде – тәҗрибәсез, әмма теманы белгән авторга ул конструкцияне корышырга режиссер булышырга тиештер бит... Монда ул конструкция юк, монда бары тик документаль эпизодлар тезмәсе генә бар. Ягъни, Такташның хатлары, аның тирәлеге турында истәлекләр җыелган да... шуның белән шул... кыйпылчыклар бар, орнаментка әверелгән мозаика юк.

Әле күптән түгел генә Тинчурин театры «Лу» спектаклен чыгарды. Анда да шул чор. Ул спектакльнең үз кимчелекләре бардыр, әмма нәкъ менә чорның тасвирлануы спектакльнең гаять зур уңышы, казанышы иде. Андагы атмосфера! Андагы Такташ, Кутуй һәм Туфан... Минем тагын бер кат «Лу»ны барып карыйсым килә башлады, чын әгәр.

«Такташ. Югалган матурлык» спектакленең жанры «байопик» диелгән, ягъни, тарихи шәхеснең, бу очракта, Һади Такташның, тормыш юлы. Әйе, без Такташның Оренбургта, Ташкентта булуын, уйламый-нитми генә ашыгып Гөлчәһрәгә өйләнүен, Гөлчәһрәнең ирен ай ярымлык бала белән калдырып укырга китүен, шагыйрьнең акчасызлыктан интегүен, редакциядә эшләвен, пьесасы куелуын һәм пьесада чагылган автор карашының тәнкыйтьләнүен күрәбез. Ул чор язучылары гаепләнгән җидегәнчелек актив яктыртыла. Язучы Гадел Кутуйга да бик зур урын бирелгән, әллә бу Гадел Кутуй ролен башкарган Ришат Әхмәдуллинның юрганны үзенә тартуымы – түгел кебек.

Гадел Кутуйга зур урын бирелгәч, хәтта спектакль Кутуй турындамы соң әллә дигән уй да туа

Фото: © Салават Камалетдинов

Ә инде ул чорны күрсәткән карикатуралы чишелешләр шулкадәр искерде, шулкадәр туйдырды... Ярар, идеология ярылып яткан эпизодлардан карикатура ясалды ди – аны беренче күрүебез түгел, соңгысы да түгелдер. Заманча театр бу алымнарны узмаган идемени соң әле? Әллә без генә шунда таптанабызмы?

Такташның «Югалган матурлык» спектакленең театрда куелу эпизодын нигә карикатурага әйләндерергә иде соң? Татар академия театрында уйналган ич, Мохтар Мутиннар, Гөлсем Болгарскаялар уйнаган вакытлардыр ич ул…

Такташның «Югалган матурлык» спектакленең театрда куелу эпизодын нигә карикатурага әйләндерергә иде соң

Фото: © Салават Камалетдинов

Тәнкыйтьли дә тәнкыйтьли димәгез. Спектакльдә ике шагыйрь – Зариф Бәшири белән Һади Такташның рэп-баттлы кызыклы гына чыккан. Айдар Җаббаровка гына шул чор шагыйрьләреннән рэп укытырга дигәнмени? Камаллар да булдыра!..

Шагыйрьләрнең рэп укуын Тинчурин театрында гына күрсәтергә дигәнмени? Камал да да почти рэп

Фото: © Салават Камалетдинов

Начар дип тә, яхшы дип тә әйтмим, шәрә шагыйрьләр күрәсе килүчеләр өчен спектакльдә мунча күренеше дә бар. Простыня уранган артистларның парланып мунча кергәнен күзәтү мөмкинлеге бирә безгә режиссер Лилия ханым. Әлбәттә, монда параллельләр уздырылган – бер-берсен кайнар себерке белән чапкан дусларны шул чорның идеологиясе башкача да чабындырта – кул бирешмәс дәрәҗәдә чабындырта.

Мунча күренеше вакытында бер простыня да төшеп китмәде.

Мунча күренеше вакытында бер простыня да төшеп китмәде

Фото: © Салават Камалетдинов

Шагыйрь биографиясенә бәйле эпизодларның һәрберсе шул хәтле озак бара. Җиде артистның сәхнәдә өерелешеп туда-сюда буталып йөрүеннән баш чатнап авырта башлады хәтта. Гомумән, спектакль бик озак.

Гафу итегез, озак итеп куеп та тамашачыны тотып тора алу өчен Айдар Җаббаров булырга кирәк – сез Айдар Җаббаров түгел икән, кыскарак тотыгыз, зинһар!

Иң аянычы – шагыйрь турында спектакльдә шигъри аһәң юк, шагыйрәнә атмосфера бөтенләй юк. Ниндидер тупас спектакль, ни кызганыч. Допрослы күренешләр булган спектакль шагыйрәнә була алмый дисәгез, «Үлеп яратты»ны карагыз, дип каршы төшә алам. Менә шулай, бер үзем бер тактада шахмат уйнаган кеше шикелле, үзем сорау куеп, үзем иҗат командасын акларга тырышып җавап табып, үзем тагын каршы төшеп утырам инде кичәдән бирле уйланып.

Бу, бәлки, артистларның тел кытыршылыкларына да бәйледер – бернинди башка сәбәпләр юктыр. Махсус җыелмагандыр, әлбәттә, тик нигәдер шагыйрь турындагы сәхнә әсәрендә уйнарга тел мәсьәләсе камиллектән ерак торган, әмма татар театрын яраткан бик тырыш артистлар сайланган. Кайчан гына «Созвездие-Йолдызлык»та русча уйнап йөргән Искәндәр Нуриҗановның татарча уйнавы һәм шигырьләр укуы, кайчандыр Качалов театрында эшләгән Ирек Хафизовның татар театрында матур гына эшләп китүе, ГИТИСта русча укып кайткан Гадел Равиловның татарча матур гына сөйләве бер яктан сөендерә әлбәттә, нык сөендерә, ләкин аларның нәкъ менш Такташта туплануы… әллә ничегрәк инде.

Артистларга килгәндә, Такташ ролендәге Искәндәр Нуриҗановның Камал театрында беренче зур роле. Белүемчә, Искәндәр Фәрит Бикчәнтәев курсында ГИТИСта белем ала. Заманында мин Искәндәрне «Созвездие-Йолдызлык» театраль резиденциясендә куелган «Свет далекой звезды» спектакль-притчасында Хәсән Туфан ролендә күргән идем. Анда – Туфан, монда – Такташ – тегесендә дә, монысында да шул бер Искәндәр. Тегесен Рәшит Заһидуллин, монысын Лилия Нурель куйган димәссең – бер аерма юк. Калган артистларны аерып тасвирлап тормыйм – бөтенесе бер масса булып йөгерешәләр чөнки.

Спектакль Көнчыгыш залында бара. Сәхнәнең әйләнеп һәм андагы карават белән өстәлнең әле бер якка, әле икенче якка күчеп торуын кинокадрлар белән дә чагыштырып буладыр – режиссер шуңа омтылгандыр, бәлки. Идеясе әйбәт, әмма, миңа калса, спектакль визуаль яктан кызыклы түгел.

Сорау туа: ни өчен театр Такташка алынган? Яңа бина Такташ урамында булганга гына илһамландырганмы соң әллә? Әллә Лилия Нурельның Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева тандемында туган «Казанга Тукай кайткан» спектакле үрнәгендә шундый спектакль ясап карыйсы килдеме?

Янәсе, Айдар белән Резеда Тукайны һәйкәл итеп түгел, кеше итеп күрсәтә алганнар икән һәм аларның бу иҗаты җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә куелган, шулай ук, дәүләт тарафыннан да танылган икән (спектакльнең режиссеры, пьеса авторы һәм төп геройны уйнаган актер Тукай премиясенә ия булды), нигә әле тагын да ары китеп, Такташ белән Кутуйны бронзаланмаган кеше итеп карамаска, моның өчен алар арасындагы мөнәсәбәтләрдәге кытыршылыкларны күрсәтмәскә? Әмма ул кытыршылыкларны тамашачы дөрес аңласын, «тегесе монысы турында болай дигән, монысы тегесе турында шулай әйткән» дигән уй белән кайтып китмәсен иде. Һәм, әлбәттә, «Югалган матурлык» дигән пьеса исеменең барлык мәгънәләрен дә тамашачы дөрес аңласын иде.

Бәлки әсәрнең үзәгенә шул чорның ике шагыйрен һәм аларның мөнәсәбәтләре чыгарылган психологик спектакль эшләргә кирәк булгандыр. Кыскасы, мин кыйпылчыклардан спектакль җыя алмадым. Моңа мин гаеплеме?

Әгәр театрга Такташ кирәк булган икән, кайчандыр Данияр Соколов (хәзер ул театрның музыкаль җитәкчесе, оркестрының баш дирижеры) оештырган KazanOperaLab лабораториясендә куелган «Минем Такташ» эскизы бар иде – ул Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы буенча эшләнде. Режиссеры Лилия Әхмәтова булган икән. Такташ кирәк булган икән, яңаны ясый алмаган очракта, нигә шуны гына яңартмаска иде?

Кыскасы, бу спектакль юбилейлар уңаеннан бер күрсәтелешле кичәгә охшап тора – аңлагансыздыр инде ни әйтергә теләгәнемне…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар