Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Уфаның Төньяк автовокзалын күрсәтте.
«Төньяк автовокзалны күреп һушым китте... Бу – безнең яшьлек. Җимешем белән очрашып йөргәндә, озата һәм каршы ала идем аннан. Борайдан йөри торган «Икарус» автобуслары чоры иде ул вакытта. Кичә түзмәдем, туктадым, вокзал территориясен йөреп чыктым. Йөрәк ярыла, бина чагыштырмача яңа: 1992 елның 23 октябрендә Төньяк автовокзал файдалануга тапшырылган. Аннан Благовещенга, Бөрегә, Яңавылга, шулай ук Пермьгә, Екатеринбургка һәм хәтта Казанга да китәргә мөмкин иде. Бу бит – безнең яшьлек, шушы вокзал аша күпме кеше үтте, кемнедер озаттылар, кемнедер каршы алдылар, кемдер башка кайтмас өчен китте һ.б.
Мин дә үз вакытында, әле 90 нчы елларда, булачак хатыным белән очрашканда, аның белән күз яшьләре белән саубуллаштык, шулай ук, кайчакта чәчәкләр белән дә каршыладым монда (акча табарга мөмкин булганда). Ә ничәмә ничә шундый язмыш! Мин һәрвакыт үткәннең бөтен яхшылыкларын саклап калырга телим. Боларның барысын да саклап калырга мөмкин, дип уйлыйм. Ләкин, кызганычка, инде соңдыр», – дип, хатирәләргә бирелеп яза җырчы.
Аннары ул язылучыларына «Сез бу иске автовокзалны хәтерлисезме?» дигән сорау да бирә.