«Мөхәммәд Пәйгамбәр дә көрәшкән»: Татар көрәше дөнья аренасына ничек күтәреләчәк?
Иртәгә Сабантуй була, милли киемнән килегез, дисәләр, ни эшлибез? Дөрес, түбәтәй һәм артислар кия торган костюмнар киябез. Татар халкында «татар кылычы», «татар батыры» дигән сүзләр бар икән, ә батыр киеме нинди була соң, дигән сорау туа. Диния нәзарәтендә көрәшне «кара каплан»га таянып торгызу турында сөйләштеләр.