news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елның соңгы көрәш ярышында: «Көрәшеп калыгыз, икенче елга тәртипкә салабыз!»

«Ак Барс» спорт сараенда узып баручы елның cоңгы көрәш ярышы – Россия Кубогы узды. Матур алымнар, көтелмәгән көндәшләр һәм көрәшчеләрне кисәтүче Хәлил Шәйхетдинов турында «Интертат» репортажы.

news_top
2025 елның соңгы көрәш ярышында: «Көрәшеп калыгыз, икенче елга тәртипкә салабыз!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда Россия Кубогы ярышлары белән быелгы көрәш сезонын матур гына тәмамлап куйдык. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык көрәшче 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыгракка кадәр үлчәү авырлыкларында көч сынашты.

Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Ранис Гыйләҗетдинов яклады. Алгарак китеп әйтәм, нәтиҗәдә алар 10 үлчәү авырлыгының 7сендә беренче урыннарны яулады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бер төбәктән икенче төбәккә сикереп йөрү – матур күренеш түгел»

Чарада тамашачыларны һәм көрәшчеләрне Россия Көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, Татарстан Көрәше федерациясе башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.

Равил Ногманов киләсе елга көрәш буенча 28 ярыш булачагын билгеләп узды.

Хәлил Шәйхетдинов исә, берничә сәламләү җөмләсеннән соң, көрәшчеләргә мөһим игълан ясады, аерым түгел, барлык тамашачылар каршында.

Ярышка Россиянең иң көчле көрәшчеләре җыелды. Әлеге көрәш елын матур, көчле ярыш белән тәмамлыйбыз. Мин күрәм инде, кайбер төбәкләр өчен Татарстан көрәшчеләре көрәшә. Үзегез арасында соңгы көрәшегез дип санагыз, көрәшеп калыгыз. ИншаАллаһ, яңа елда тәртипкә салачакбыз! Татарстан өчен генә, яки башка төбәк өчен генә көрәшәчәксез – моны барлык халык каршында әйтәм! – диде ул татарча-русчалатып, барысы да аңларлык итеп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ә башка төбәкләр өчен көрәшүчеләр арасында дөрестән дә күбесе Татарстаннан иде. Бик тә таныш булган көрәшчеләрне башка төбәк дип игълан иткәч, баштан сәерсенеп карадык – «син тагын кайда көрәштең соң әле», «син Сабантуй батыры идең бит» дигән уйлар йөгереп узды. Башка төбәк өчен көрәшүчеләр арасында Татарстан чемпионатын отучылар да, район Сабантуй батырлары да бар иде – менә шундый тамаша!

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, журналистлар белән аралашканда, әлеге хәлгә аңлатма бирде.

Кайбер көрәшчеләр Татарстанда җиңелгәч, бүтән төбәккә китеп көрәшә. Әлеге күренеш бездә күптән бар инде. Бер уйлаганда, Татарстан өчен әйбәт тә кебек – безнекеләр, Татарстанның 5-6 нчы санлы көрәшчесе дә Россиядә 2-3 урын ала, әмма безнең көрәшне үстерү өчен бу – тискәре күренеш.

Төбәкләрдә дә көрәшне үстерергә кирәк, без моны Рөстәм Кәлимуллин белән сөйләштек, киңәшләштек, шундый фикердә торачакбыз: кемнәр Татарстан эчендә көрәшә – алар Татарстан өчен көрәшергә тиеш. Башка төбәкләрдән ирекле көрәш, грек-рим көрәше буенча килә алалар, үзләренең осталыкларын арттыра, призлы урыннар яулый алалар, без аларны моннан мәхрүм итәргә тиеш түгел.

Бездә көрәш аерылыбрак тора, чөнки бездә үсеш тә зур, эчтәлек тә бик бай, бүтән төбәкләрдә дә көрәш үсеп килә, бу – безне сөндерә, ләкин бер төбәктән икенче төбәккә сикереп йөрү – матур күренеш түгел, – диде ул безгә. Алда ни булыр, бергәләп күзәтербез...

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Көрәш нәтиҗәләренә күчәбез. 60 килограммда Илфат Миңнегалиев Красноярск өчен көрәшүче Артем Сагалаковны берничә секундта 5:0 исәбе белән тиз генә, бик оста итеп отты, ни булганын сизми дә калдык. Илфат өчен ел быел бик уңышлы тәмамлана, күптән түгел генә ул Фуджейрадан (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булып кайткан иде. Илфат – Азнакай егете, яшь, өметле көрәшчеләрнең берсе, элек әтисе, танылган тренер Айрат Миңнегалиевта шөгыльләнсә, хәзер Казанда яши һәм тренер Динар Кәримуллин кул астында эшли.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

65 килограммда шундый ук исәп белән Ильяс Йосыпов Оренбург көрәшчесе Илнар Шәйхуллинны отты. «Зилант» өчен көрәшүче Балтач егете дә әлеге сезонын уңышлы үткәрде. Яшь көрәшчеләрнең икесенә дә киләчәктә уңышлар телибез!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

80 килограммда Данир Муликов белән бу юлы Оренбург өлкәсе өчен көрәшкән Рафаэль Бильданов бил алышты. Озак тарткалашулар нәтиҗәсендә Данир җиңде. Рафаэль быел Муса Җәлил турнирында Әлмәт өчен көрәшеп беренче урын алган иде, әлеге алышта исә бераз авыррак туры килде үзенә, җилкәсен бәреп, җәрәхәт алу аркасында, көрәшне үз теләге белән туктатырга мәҗбүр булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тфү, тфү, Аллаһка шөкер, быелгы сезон бик уңышлы узды. Бу – минем дебют, оештыручыларга рәхмәт, барысы да бик югары дәрәҗәдә. Минем авырлыкта конкуренция бик зур, шуңа күрә, ярышларда ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, күп эшләргә, шөгыльләнергә кирәк. Татарстанда гомумән конкуренция бик көчле, җиңү авыр.

Минем авырлыкта иң көчле көрәшче – Рафаэль Кәлимуллин, гел бергә эләгәбез, беренче әйләнештә быелгы ярышларга, Аллаһка шөкер, финал ярышларында гына эләктек, бәхет эшеме, белмим, ләкин барыбер җиңеп булмый әлегә, – диде Данир, шатлыгы белән уртаклашып.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

85 килограммда Рафаэль Кәлимуллин белән Мәскәү өчен көрәшүче Тамирлан Керефов бил алышты. Әлеге алышның нәтиҗәсен күпләр алдан әйтеп куйды, Кәлимуллин беркайчан да бил бирми.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

90 килограммда Илнур Камалов белән Ленинград өлкәсе өчен көрәшүче Илгиз Дәүләтгәрәев көрәште. Алыш Илгиз файдасына 5:0 исәбе белән тәмамланды. Әлеге алыш көрәштә яратып кулланыла торган яшьлек һәм тәҗрибә ярышы булды. Илнур Камаловка 38 яшь, күпләр инде бу яшьтә мондый масштаблы ярышларда катнаша алмый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илгиз исә Казан дәүләт аграр университетында укый, интернеттагы мәгълүматлар буенча, ул Тукай районы Торнаташ авылыннан, быел Тукай районы батыры булган иде! Минзәлә батыры – Илнур Камалов. Әлеге ярышны – яшьлек һәм тәҗрибә, Минзәлә батыры белән Тукай батыры алышы, дип билгелик, чөнки Илгизнең Ленинград өлкәсе белән ничек бәйле булуын мин ачыклый алмадым.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Маңгаеңа менеп төшәм!»

100 килограммда Татарстаннан Егор Такарлыков һәм Оренбургтан Айрат Сәмигуллин көрәште. Әлеге бил алышу озак тарткалашулар һәм хөкемдарга очкан сүгенү сүзләре белән истә калды. Хөкемдарларны сүгү – көрәштә гадәти күренеш, моның белән беркемне дә шаккатырып булмый, киресенчә, гадәттә барысы да тыныч барса, шикләнә башларга була, монда да «майлы» гына булмасын әле дип, Айратның тренеры «мичкә бераз утын бәреп» алды.

Баштан көндәшләр бил тота алмый интекте, берәү дә алым ясап, балл ала алмады. Бераздан Егор өстен чыкты, шунда аның көндәшенең тренеры хөкемдарга «матур» сүзләр очыра башлады: «Аяк та дөрес түгел, кул да, баш та дөрес тормый, ә хөкемдар – сукыр». Матур сүзләрдән соң, «маңгаеңа менеп төшәм!» кебек янаулар да булды, алыш 8:3 исәбе белән Егор Такарлыков файдасына тәмамлангач та, тренер хөкемдар янына атылды. Келәмнән аста да аз гына көрәш башланмый калды. Хөкемдар Илшат Гариповның керфеге дә селкенмәде, дисәм, берничә нерв күзәнәге какшап куйгандыр. Белүемчә, Илшат – инде тәҗрибәле хөкемдар, мондый очраклар һәр ярыш саен булгалап торадыр. Көрәшчеләргә сәламәтлек, хөкемдарларга сабырлык телибез!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

130 килограммга хәтле үлчәү авырлыгында Радик Сәлахов белән Башкортстаннан Айнур Сыртаев бил алышты. «Шап!» итеп 6:0га тыныч һәм матур итеп җиңеп тә куйды Сәлахов. Радик – быел Сабантуйларда иң күп җиңү яулаган көрәшчедер, әлеге сезонда аның ничә машина отканын санап, буталып беттек, төгәл 5тән артты, дип кенә әйтә алабыз, Якутиядә узган Сабан туенда үзенә болан да бүләк иттеләр. Матур көрәш һәм тырышлык өчен, афәрин!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Радикның җиңгәннән соң матур бер традициясе бар – һәр җиңүеннән соң ул имән бармагын (указательный – ред.) өскә күтәрә. Әлеге ярышта да батыр үз гадәтен бозмады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

130 килограммнан артык категориядә Ранис Гыйләҗетдинов белән Марий Эл республикасы өчен чыгыш ясаучы Муса Галләмов көрәшергә тиеш иде. Ләкин алар көрәшеп тормадылар. Әлеге алымны хәзер нидер була дип көткән идек. Көрәшчеләрне тәкъдим итеп, стойкага басар алдыннан гына, Муса, имгәнү сәбәпле, үз теләге белән ярыштан баш тартты. Ранис Гыйләҗетдинов – чемпион!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Менә шулай җанатып, кайсы көрәшче кайсы районнан икәнен искә төшереп узды Россия Кубогы. Гыйнварда Татарстан чемпионатында очрашканга кадәр, анда кемнең кайдан икәнен ачыклау җиңелрәк булыр, шәт, ләкин бу – төгәл түгел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Көрәш буенча Россия Кубогыннан фоторепортаж

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

  • 60 кг үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
  • 65 кг үлчәү авырлыгында I урын – Ильяс Йосыпов
  • 70 кг үлчәү авырлыгында III урын – Ислам Кәримов
  • 75 кг үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
  • 80 кг үлчәү авырлыгында I урын – Данир Муликов
  • 85 кг үлчәү авырлыгында I урын – Рафаэль Кәлимуллин
  • 90 кг үлчәү авырлыгында II урын – Илнур Камалов
  • 100 кг үлчәү авырлыгында I урын – Егор Такарлыков
  • 130 кг га хәтле үлчәү авырлыгында I урын – Радик Салахов
  • 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында I урын – Ранис Гыйләҗетдинов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар