Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөхәммәд Пәйгамбәр дә көрәшкән»: Татар көрәше дөнья аренасына ничек күтәреләчәк?

Иртәгә Сабантуй була, милли киемнән килегез, дисәләр, ни эшлибез? Дөрес, түбәтәй һәм артислар кия торган костюмнар киябез. Татар халкында «татар кылычы», «татар батыры» дигән сүзләр бар икән, ә батыр киеме нинди була соң, дигән сорау туа. Диния нәзарәтендә көрәшне «кара каплан»га таянып торгызу турында сөйләштеләр.

news_top_970_100
«Мөхәммәд Пәйгамбәр дә көрәшкән»: Татар көрәше дөнья аренасына ничек күтәреләчәк?
Владимир Васильев

Көрәшнең мең еллык тарихы бар. Гарәп сәяхәтчеләре Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен тарату нияте белән килә. Нәкъ менә шушы чор елъязмаларында халык бәйрәмнәре һәм батырлар турында беренче телгә алынган материаллар табыла. Исламның һәм көрәшнең уртак үсеше — ул халыкны яклау һәм көч символы.

Бүген көрәш — рәсми спорт төре һәм меңъеллык традицияләрне саклап калуның ачык мисалы. «Көрәш» турында беренче язма истәлекләрен 992 елда Болгарда булган гарәп сәяхәтчесе Әхмәд Ибн Фадлан һәм 1131 елда Болгарга килгән Әбү Хәмид әл-Гарнати калдыра. Көрәш — күп гасырлар буена татар халкы тарафыннан киң билгеләп үтелгән Сабантуй бәйрәменең иң югары ноктасы ул.

2019 елда көрәшчеләр һәм тренерлар беренче тапкыр югары спорт исемнәре бирү мөмкинлегенә ия булды: «Халыкара класслы спорт мастеры», «атказанган спорт мастеры» һәм «Россиянең атказанган тренеры».

Баш батырга — тәкә, ә машина — жирәбәгә: көрәштәге хәлгә дин әһелләре карашы

Сабан туенда баш батырга тәгаенләнгән төп приз — автомобильне жирәбә буенча уйнату традициясе 2018 елда Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланган иде.

Шулай итеп, бүләк абсолют батыр калучыга түгел, ә жирәбәне тартып чыгаручыга эләгә.

Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгатты. Каршы чыгучылар да, хуплаучылар да бар. Иң мөһиме — бу мәсьәләгә беркем дә битараф калмады. «Татар-информ» хәбәрчесе бу уңайдан Башкортстан һәм Татарстан мөфтиләренең фикерен белеште.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сабантуйда баш батырга тәкә бирү һәм төп бүләк — машина жирәбә белән уйнатылу проблемалы хәл түгел дип саный, әмма «машина кирәгрәк» җөмләсен аерым интонация белән басым ясап әйтте:

Бүләккә көрәшергә ярыймы, дигән сорау булса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) Мәккәнең иң көчле кешесе Рукана белән очраша. Рукана аның белән көрәшергә тәкъдим итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны җиңә бара. Рукана тәкә бирә. Шуннан соң, Рукана ислам динен кабул итә, ә аның тәкәсен ул кире кайтара. Моннан чыгып, бүләк өчен көрәшергә яраганлыгын аңлыйбыз.

Сарык белән чагыштырганда, бүгенге көндә машина кирәгрәк. Бүләкне жирәбә белән уйнату мәсьәләсенә килгәндә, ул динебездә юк, шуңа күрә сорауга җавап бирә алмыйм.

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин тәкә белән беррәттән кыйммәтле бүләк бирергә кирәк дип саный:

Жирәбә белән бүләк уйнату — тыелган эш түгел. Ул барыбер кемгәдер төшәргә тиеш бит. Әмма кайбер кеше шундый сүзләр әйтә: «Тәкә биргәндә хәер бар, ә жирәбә белән машина уйнатканда хәер юк», — ди. Әмма шуны аңларга кирәк: сарык яисә тәкә элекке вакытларда зур бүләк булып саналган. Бүгенге көндә аның кыйммәте кимеде, ләкин традиция кала бирә.

Мин моны Англиядәге телефон будкалары яисә әле дә үз урынында утырган Англия Королевасы белән чагыштырыр идем. Будкалар тора, тик бер кеше дә аның белән кулланмый. Бу да шуның кебек: баш батырга тәкә бирү — традиция, без аны саклап калырга тиеш. Бәлки, шул ук вакытта тәкә белән бергә кыйммәтлерәк бүләк бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Татарстанда татар көрәше «кара каплан» дип аталган спорт төренә таянып торгызылачак

Камил хәзрәт Сәмигуллин әзер китаплар, видеодәресләр булмавын әйтте:

«Кара каплан»ның исеме генә бар. Без аны төрки халыкныкы дип әйтә алабыз, ләкин аны нәкъ менә татарның мирасы буларак торгызырга кирәк. Аның берничә алымы бар, калганын язма истәлекләргә таянып, кагыйдәләрен кире кайтарып була, осталарыбыз бар. Башкортлар, казахлар, хәтта төрекләр дә «кара каплан» турында хәбәрдар. Спорт төре буларак, ул дөньяга танылмаган.

Иске китапларыбызга таянсак, татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани «кара каплан» турында сөйли. Кызганыч, XVIII–XIX гасырдагы кылычларыбыз сакланып калмаган. Димәк, татарларга кылыч куллану тыелган. Ирләребез бар икән, ирлегебезне күрсәтергә тиеш, җырлап-биеп йөрергә генә димәгән. Көрәшне «кара каплан”га таянып торгызсак, кызыклырак булыр иде.

Эшлекле төркем оешачак, без бүген үз фикерләребезне яңгыраттык. Мәсәлән, татар кылычы булган икән, димәк, ул кулланылырга тиеш. Музейларда карасак, анда ике кылычның кына сакланып калганын күрәбез. Бу теманы кузгатканбыз икән, казаклар, руслар да: «Бездә мечь, Илья Муромецларыбыз бар», - дип әйтергә мөмкин. Ә татар халкында алар кайда? Камыр Батыр гынамы?

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә, Шиһабетдин Мәрҗани дә көрәшкән

Камил хәзрәт әлеге мәсьәлә ни өчен Диния нәзарәте тарафыннан күтәрелгәнен аңлатты:

Мөфтияттә эшләүчеләр, мин үзем дә атнасына өч тапкыр көрәш белән шөгыльләнәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) көрәшкәч, без дә көрәшәбез. Аннан соң, Шиһабетдин Мәрҗани дә бөек имам булуына карамастан, бик мәшһүр көрәшче булган.

Кызганыч, көрәшкә йөрүчеләр бик аз. Ни өчендер яшьләргә ул кызык түгел. Безнең динебез — яшәү рәвеше. Пәйгамбәребезнең (с.г.в): «Көчле мөселман зәгыйфь мөселманга караганда Раббыбызга якынрак», — дигән бер хәдисе бар. Дин яныннан караганда да, без көчле булырга, кеше белән көрәшә белергә тиеш. Көрәшкә әзерлекләр бүгенге көннән башланды», — диде Камил Сәмигуллин.

Татар көрәше кайсы ягы белән аерыла яки Россиянең иң авыр көрәшчесе кем?

Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов көрәшне бергәләп үстерү һәм регионнар белән хезмәттәшлек итүдә ярдәм кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Татар конфессияләреннән тыш, безгә Төмән өлкәсендә яшәүче көрәшчеләр дә керә. Алар – рус егетләре, татар көрәшенә грек-рим көрәшеннән күчтеләр һәм Россия чемпионатларында лидер булдылар. Мондый мисаллар күп. Грек-рим көрәше белән татар көрәшендә алган база — бер үк.

Мәскәүдә, нигездә, Түбән Новгород якларыннан күченеп килгән татарлар яши. Шуңа күрә аларда татар көрәше башкачарак тәкъдим ителә: бездә ул классик стильдә — аяк катнашыннан тыш барса, Түбән Новгород һәм Мәскәү Сабантуйларында аяк хәрәкәтләрен дә кертеп көрәшәләр.

Татар-башкорт көрәше — иң гаделе. Монда кешене аркасына салганчы, баштан көндәшеңне көч белән күтәреп, аннан соң кагыйдә буенча рөхсәт ителгән бер алым белән егарга кирәк. Татарстанда билбау көрәше дә үсеш алган, ул «алыш» дип аталган кыргыз милли көрәшеннән килгән. Анда билбау бушрак бәйләнә һәм аяк хәрәкәтләре дә рөхсәт ителә. Бу икесе ике төрле спорт төре, бутарга ярамый.

Россиядә иң көчле көрәшче — Ульяновскидан рус егете Сергей Павлик. Ул 187 килограмм авырлыкта. 2013 елгы Универсиададан башлап, аның әле беркемгә дә җиңелгәне юк диярлек.

Гомумән, Халыкара аренада татар көрәше 42 илдә бар. Быел без көрәш буенча Дөнья кубогы ярышын уздырмакчы идек, пандемия булу сәбәпле, аны киләсе елга күчерәбез, - диде Равил Ногманов.

«Кара каплан»ны онытуыбыз кем өчендер, бәлки, файдага гына булгандыр…»

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин фикеренчә, яңа уен төрләре уйлап тапканчы, булган мирасны кире кайтару отышлырак.

Бер әйтемдә: «Җиңүчене хөкем итмиләр», — диелгән. Бүгенге тема да юкка чыккан сәнгатьне торгызуга багышлана. «Кара каплан» дигән спорт төрен онытуыбыз кем өчендер, бәлки, файдага гына булгандыр. Татар яисә башкорт көрәшчесен күз салдына китерегез дигәндә, милли костюм киеп биегән ир-ат күз алдына баса. Тарихка күз салсак, безнең якларда иң батыр һәм иң яхшы сугышчылар булган.

Яңаны уйлап табасы урынга, искене торгызырга кирәк. Мәсәлән, Башкортстанда җәядән ату популярлашып килә. Башка регионнар белән чагыштырып, анализ ясагач, шунысы ачыкланды: башкаларда бу күрсәткеч 300 кешедән артмый, бездә исә бер ел эчендә 300 кешедән артып китте һәм хәзер меңнән артык кеше җәядән ата белә. Бу сан көннән-көн арта бара. Бу — генетик яктан халыкның тамырларында булган шөгыльләрен искә төшерү.

Шул ук ат йөреше дә активлашып китте. Халык ат сатып ала, ферма тота. Шушы шөгыльләр халыкка ошый, - диде Айнур хәзрәт Биргалин.

«Кара каплан»ның тарихы турында

«Кара каплан» сугыш сәнгате вәкиле Искәндәр Галиуллин тарихка тукталып алды һәм «Кара каплан”ның мәгънәсен аңлатты:

«Кара каплан» — «кара леопард» дигәнне аңлата. Аның башлангычы исламга кадәрге чорга барып тоташа. Мәгънәсенә игътибар итсәк, ул нәзакәтьле, тиз, яшерен хәрәкәт итүче хайван икәнен аңлыйбыз. Шуңа да безнең сугышчылар, леопард кебек, транс халәтенә керә алган. Искәртеп үтим, «кара каплан» рус сугыш сәнгатендә милли компонент буларак кертелгән.

Без еш кына «дала» дияргә яратабыз. Әмма Болгар бабаларыбызның Төньяк Кавказдан күтәрелеп чыкканнарын онытырга ярамый. Анда туганнарыбыз бар, аларны «балкар», диләр. Татар яисә башкорт кешесе Кабардино-Балкариягә бара икән, бернинди тылмачсыз алар белән ирекле рәвештә аңлаша ала. Болгарлар һәм балкарлар — бер үк халык.

Балкарларның кием киеп ярыша торган көрәшләре бар. Шуннан чыгып, «кара каплан» — күптөрле ярыш, дигән нәтиҗәгә килдем. Көрәшкә эләгер өчен, катнашырга теләүче сайлап алу этабында көч, җитезлек буенча узарга тиеш булган. Стилистик яктан, ул дзюдо һәм самбога охшаган. Әмма бертигез очко булган очракта, көрәшчеләр өс киемнәрен салган һәм көндәшен тотып, күтәрә алучы җиңүче булып саналган, - диде Искәндәр Галиуллин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100