«Раббым, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!»: фаҗига булган гимназиядән репортаж
Бүген Татарстан халкы өчен генә түгел, бөтен ил өчен тетрәндергеч вакыйга булды. 19 яшьлек Илназ исемле кеше Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче гимназиясендә атыш оештырды. Коточкыч фаҗига булган урында «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.