175нче гимназиядә булган фаҗига турында шигырь язганнар
«Шигырьне елый-елый яздым», — ди автор.
Чистай районының Йолдыз бистәсендә яшәүче укытучы Альмира Шәрифуллина Казанның Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175нче гимназиядә булган атыш турында шигырь язган.
«Шигырьләрне йөрәгемә үткән темалар булганда иҗат итәм. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч үк, елый-елый шигырь яздым. Җитешмәгән урыннары да бардыр. Мин шагыйрь түгел бит. Һәлак булганнарга дога булып барып ирешсен», — диде ул.
Үзе укытучы булгач, бүгенге фаҗигадә һәлак булган, зыян күргән укытучыларга «коллегам» дип дәшә.
Вәхшилекнең чиге юк шул!
Ни булды бу дөньяга?!
Казанда атыш ачканнар,
Вәхшиләр бер мәктәптә.
Дөнья рәхәт, дөнья киң бит,
Ни җитми сиңа кеше?
Кан коймасаң Рамазанда,
Юкмы соң бүтән эшең!
Йөрәк әрни, елыйм менэ…
Үзәккә үтте хәбәр.
Ничек түзәр әти-әни
Килсә кайгылы хәбәр?
Сабыйлар әрәм булдылар
Гает килеп җиткәндә!
Шаһит дәрәҗәсен биреп,
Аллаһ кертсен җәннәткә!
Коллегам да бигрәк жәл бит,
Калгандыр сабыйлары,
Күркәм сабырлык сорыймын
Нык булсын туганнары!
Кайда тәгәри бу дөнья!
Ник уйланмыйсың, кеше?!
Тәмугъ — җәннәт арасында
Эленеп тора эшең?!