«Тормыш күрми киткән балалар» — һәлак булган сабыйларга багышланган шигырь
Фаҗига булган гимназия каршындагы мемориалга һәлак булучыларга багышланган шигырь китергәннәр.
Казанның 175нче гимназиясе янындагы мемориалга әле дә чәчәкләр китерәләр. Халык мәктәп каршына туктап, елый-елый дога кыла. Чәчәкләр арасында уенчыклар, кайгы уртаклашу сүзләре, фаҗигадә һәлак булучыларга багышланган шигырьләр дә бар.
Йөрәгемнең күз яше
Күңел елый бүген, күкләр елый…
Ишетүгә ачы хәбәрне.
Әй син, җирем, ничек күтәрдең соң
Таш бәгырьле җансыз адәмне?!
Якты язда җиңү көне белән
Атлап килде изге Рамазан…
Ак хыялга төренеп яши идек,
Тормыш башланган күк яңадан.
Таң атмыйча гына — батты кояш,
Җиһан япты якты нурларын…
Мәңгелеккә алды Җир куены
Бер гөнаһсыз кызын, улларын…
Бу халәттә ничек егылмыйча,
Сыгылмыйча ничек каласы?
Нинди явыз кырау сукты сине,
Нишләдең син адәм баласы?
Нинди фикер сине үзгәртте соң?
Кемнәр керде синең аңыңа?
Яшәмәсәң — мең яшәмә син!
Ник кагылдың кеше җанына?
Күпме язмыш өзелде…
Утта яна ата-аналар.
Йөрәкләрдә сыкрар яра булып,
Тормыш күрми киткән балалар…
Күтәр, илем, хаклык байрагыңны!
Манып аны изге антыңа.
Яшәү биргәч, гомерен дә бирче
Сине сөйгән газиз халкыңа!..