«50 яшьтә хатын-кыз яши генә башлый»: тыйнак Гөлнара Абитованың шау-шулы юбилее
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова гөрләтеп 50 яшьлек юбилеен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында уздырды. Монда тыйнаклык, мәхәббәт аңлатулар, үрле-кырлы сикереп биюләр — бар да булды. Юбилей бенефисыннан репортаж «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина язмасында.