50 яшен тутырган Илфат Камалиев тормышындагы иң якты мизгелләр
Кариев театрында Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик!» дигән спектакле чыкты. Төп рольне Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев башкарды. Спектакльдән соң журналистлар, артистлар белән бергәләп, Илфат Камалиевның сәхнә юлы турында сөйләште.
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры ул көнне гөрләп торды. «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик!» спектакленә ярты «Татмедиа» журналистлары килгән иде! Премьерадан соң таралышырга ашыкмадык – спектакль турында сөйләштек, һә-ә-м, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлеген исәпкә алып, аның коллегалары сюрприз әзерләгән иде – артистның тормышындагы иң истә калган вакыйгаларны үзеннән сөйләттерде.
Һинд биюе яки җавапсыз мәхәббәт
– Шушы җөмләне ишеткәч, уегызга нинди вакыйга килде? – дип сорау бирде кичәнең алып баручысы, актриса Альбина Гайзуллина.
– 1985 ел, 5нче сыйныфта укыган чак. Беренче тапкыр «Танцор диско» фильмын карадым. Фильмга гашыйк булдым! Малайлар белән пародияләр ясап, Митхун Чакроборти булып кыланып, бию хәрәкәтләрен кабатлап йөри идек. Класста Айсылу исемле сыйныфташыбыз бар, ул бик тә һинд кызына охшаган. Зур тәнәфес җитте. Кем – кайда, Айсылу белән дус кызы арткы партада ашап утыралар. Классташым Марат урындыкны алды да Митхун Чакроборти булып бии башлады. Моны күрдем дә, «әй, алай түгел ул, менә болай ул!» дип, партага менеп басып: «Ай эм э диско дэнсэр! О-хо-хо! Ай лав ю, Айсылу!» – дип җырлап, хәрәкәтләнә башладым.
Айсылу, мескенкәем, кызарып чыкты, аннан соң безнең дуслык та бетте. Яшь чак, юләр чаклар!
– Габдулла Кариев театрына килгәч тә, иң беренче мәхәббәт ролен Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова белән уйнагансыз! «Мәкер һәм мәхәббәт» спектакле, – дип дәвам итте Альбина Гайзуллина.
Гөлнара Абитова шундук аңлатма кертте:
– Ак вуаль астында без Илфат белән мәхәббәт аңлашып, үбешергә тиеш идек. «Болар чынлап үбешмиләр бит! Алгы рәтләрдә утырган тамашачы барысын да күрә» – диделәр. Без ул вакытта яшь. «Юк, үбешмибез», – дибез. Ренат Мирзахәсәнович карап торды да: «Үбешәсез», – диде. Үбештек инде! Спектакльнең иң матур урыны булды ул.
Бу вакытта Илфат булачак тормыш иптәше Энҗе белән сәхнәдә үбешмәгән иде әле, иң беренче минем белән үбеште! Әле һаман да үбешәбез! – дип горурланып әйтте ул.
Илфат Камалиев, яшьлек хатирәсенә бирелепме, хатыны Энҗе Камалиевадан тарсынмыйча, тагын бер кат үбешергә тәкъдим итте:
– Әйдә, үбешеп күрсәтикме?! – диде юбиляр.
Юморны аңлаган кеше аңлый, Илфат абый да бу сүзләрен уйнап кына әйтте булса кирәк. Аны-моны уйлап тормыйча, актерларга кушылып, тамашачылар чырык-чырык көлеп, шатырдатып кул чаптык та киләсе темага күчтек.
«Пафф! Аттым!»
Бу сүзләрне күреп, барлык артист да авызын ерып, куян тоткан сымак: «Ә-ә-ә-ә!» – дип сузып җибәрде. «Галиябану» спектаклен искә төшерүләре икән. Хәлил булып уйнаган Фәнис Кәлимуллин сөйләргә кереште:
– «Галиябану» спектакле бара. Мин – Хәлил, Илфат – Исмәгыйль. Спектакльнең финалын һәрберегез яхшы белә: Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Пистолеттан ата. Пистолет кайчак бик яхшы «ата», кайчак атмыйча да торды.
Спектакль бара. Илфат артта, пистолеттан «атканын» көтеп торам. Көймәгә килеп җиттек, ә ату һаман ишетелми. Аякны күтәреп, көймә эченә атлап кердем.
– Мин сүгенеп беттем инде! – дип кушыла Илфат Камалиев.
– Юк бит, атмый! Инде көймәгә икенче аякны да куеп бастым, пистолет һаман атмый. Берзаман: «Пафф! Аттым!» – дигән тавыш ишетелде. Булды, аңлашылды, моның пистолеты атмаган, дим. Ә уенны дәвам итәргә кирәк. Шулай итеп, бу пистолеттан шулай «атты»!
– Сәхнә артында Фәнис безгә карый. Ни көләргә, ни еларга белми. Коелыплар төште! – диде артистның коллегалары.
«Син миңа кияүгә чыгу турында үзең килеп әйтәчәксең әле!»
Илфат абый уйга чумган арада, аңа хатыны Энҗе Камалиева ярдәм итә торды.
– Илфатлар гаиләдә ике малай – аның бертуган абыйсы бар. Өйләнешкәч тә, Илфат гел: «Безнең нәселдә шулай. Кызлар булмый, гел малай туа», – дип, теләмичә генә әйтте. УЗИдан карагач, кыз була, диделәр. Илфатка бу турыда әйтмәдем. «Кәефне бетерәсең килми, шуңа күрә әйтмисең», – ди бу.
5 март, иртәнге 6.00. Мине кинәт кенә бала тудыру йортына алып киттеләр. Илфат мине носилкада алып бара. Акушеркалар: «Моның хатыны бала табар, иренә «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга кирәк булыр», – диләр. Илфат бик каты курыкты, ап-ак булды. Илүсә кызыбыз туды.
...Илфат белән 1994 елда таныштык. Шундый ук чибәр, күзләре зәп-зәңгәр, үзе гитарада уйный, җырлар яза! «Җырлап яшик» спектакле – берникадәр безнең гаилә турында.
Мин «кәҗәләнеп» тә йөрдем, ни сәбәпледер, Илфатны үпкәләттем дә.
– Әнисе мине 7 тапкыр үлемнән коткарды, – дип сүзгә кушылды Илфат абый.
– 1995 елда театр көллиятен тәмамладым. 8 елдан соң гына кушылдык. Илфат миңа: «Син бары тик миңа гына кияүгә чыгачаксың», – дип әйтә. Ә мин аңа: «Мин гомердә дә сиңа кияүгә чыкмыйм!» – дия идем. «Син миңа кияүгә чыгу турында үзең килеп әйтәчәксең әле!» – диде Илфат.
2003 ел. Театрда Яңа ел кичәсе. Илфат янына бардым да: «Илфат, әйдә, өйләнешик инде», – дидем. Ул миңа: «Тагын 10 елдан соң гына әйтерсең, дип уйлаган идем», – ди. Безнең мәхәббәт тарихы шундый, – ди Энҗе Камалиева.
«Кино төшерәм, дип шашкан вакытлар бар иде»
– Моннан 15 ел элек ипотекага фатир алдык. Илфат мине балалар белән җитәкләштереп урамга һава суларга чыгарып җибәрә, ә үзе сценарий язарга утыра. Фатирның штукатуркасы коелып бетте, ә Илфат кино төшерергә тотынды! – дип сүзне башлап җибәрде Энҗе апа. – Без ремонт ясыйбыз, Илфат иҗат белән шөгыльләнә. Сүгәм Илфатны: «Синең бер тиен акчаң да юк, ничек кино төшермәкче буласың? Баштан акча эшләргә кирәк!» – дим. Отпуск акчасын ремонтка дип көтеп торган идем, ул аны фильм төшерүгә тотты. Шулай итеп, «Корыч» фильмы туды. Сценарий авторы, режиссеры – Илфат Камалиев үзе!
– Кино төшерәм, дип шашкан вакытлар бар иде. Үзебезнекеләрне күрсәтәсе килде. Шуннан бер-бер артлы иҗат җимешләре туды. Барлыгы 5 фильм төшердем, 8 спектакль куйдым, – дип кушылды Илфат абзый.
«Иҗат дия-дия, трай типкән вакытлар булды»
Һәр кешенең йөрәгендә, күңелендә үкенечләре була, Илфат Камалиев җан ярасы булган үкенече турында сөйләде:
– Әти-әнием исән-сау булса, эх, яхшы булыр иде. Аларның кадерләрен белмәдем – шуңа гына үкенәм. Чаллы театрына киткән чаклар искә төшә. Әниләр Дөбъязда калды. Шуннан соң, әни үлеп китте. Аннары әти чирләде. Иҗат дия-дия, трай типкән вакытлар булды.
– Миңа калса, Фатыйма апа белән Дамир абый күкләрдән Сезне карап, сокланып, бәхилләп ята торганнардыр, – дип кушылды Альбина Гайзуллина. – Фатыйма апа белән таныш идем, ул – минем татар теле укытучым. Бөтен кеше дә укытучы була алмый, ул – Ходайдан бирелгән укытучы иде. Чәчләре куе, күзләре зәңгәр иде. Йомшак тавыш белән сөйләшер, беркайчан ачуланмас иде, – диде ул.
Илфат Камалиевның улы бар?!
– Үземнең улым дисәң дә була, гел минем кулда үсте. Ул – Энҗенең сеңлесенең малае була, – дип аңлатып үтте Илфат абый. Балдыз малае! Балдыз үзе дә кичәгә килгән иде: Эльвира ханым да сәхнәгә чыгып, Илфат – Энҗе Камалиевларга рәхмәтен әйтте.
– Безнең җизнине уч төбендә генә йөртергә кирәк! Минем малайга хәзер 18 яшь, ул 7 яшеннән җизнигә «әти» дип әйтә. Аларның үз серләре бар. Илфат гастрольдән кайта – Данил өчен аның кесәсендә бүләге була. Алар үз телләрендә аңлаша. Җизнәм, мин сиңа бик зур рәхмәтле! Менә Илфатның өченчегә малае бар... – диде Эльвира ханым.
Махсус кунак – «Айфара»!
Алмаз Шәрифуллинның катнашуы кичәнең соңгы минутларына кадәр сер булды. Күрәсең, Алмаз абый үзе дә катнашуын төгәл белмәгәндер. Чөнки спектакльне карарга өлгермәгән булып чыкты. Кичәнең «каймагында» гына сәхнә түренә сюрприз булып килеп керде. Алмаз Шәрифуллин, кунак булудан тыш, Илфат Камалиевның ерак туганы һәм авылдашы да икән. Бергә үскәннәр!
– Безнең яшь арасы – 3-4 ел. Бер мәктәптә укыдык. Күрше урамнарда тора идек. «Әйдә, бүген футбол уйнамыйбыз, музыка белән шөгыльләнәбез», – дип, агачтан төрле музыка уен кораллары ясый идек. Төймәләрен фломастер белән сызып, капрон җеп белән асып, синтезаторда, гитарада – «даңгыр-доңгыр», уйныйбыз, янәсе. Күрше Айратны барабанга утырта идек. Шулай итеп, болынга чыгып, фестивальләрдә «катнашып» йөрдек. Тау итәген табабыз да, менеп басабыз. Имеш, алдыбызда – дөнья кеше, стадион! Илфат чыкты да: «Привет, Польша!» – ди.
Бу урында бөтен зал егыла-егыла, эче катканчы көлде. Илфат абзый шулай Алмаз Шәрифуллинны фестивальләрдә катнаштырып, гитарада уйнарга өйрәткән.
– Музыкант булырмын дип, бер дә уйламадым, футболчы булырга хыялландым, – диде «Айфара» төркеме солисты. Соңрак Алмаз Шәрифуллин белән Илфат Камалиев сәхнәдә «жара» күрсәтте: «Веселые ребята» төркеменнән «Бродячие артисты» җырын башкардылар.
Алмаз Шәрифуллин янына килеп, фикерен сорамакчы булдым. Спектакльне карамаган булып чыкты! Ләкин спектакльне карарга сүз бирде.
– Дөресен әйткәндә, спектакльләргә йөрмим. Спектакльгә барсам, бик игътибар белән карыйм, миңа ул процесс ошый. Үземне кулга алып, театрга спектакль карарга гына бара алмыйм. Аннан соң, консерватория залына барып, тере оркестрның уйнавын тыңлаган юк, опера театрына барып, опера, балет караган юк. Спектакльләргә еш йөрмим, Казанда торсам да, 2-3 елга бер тапкыр барып карарга мөмкинмен. Соңгы караган спектаклем – «Дивана». Күрсәтәләр микән әле аны? Әле анда да өстерәп диярлек алып киттеләр, – диде артист.
«Еллар йомгагын сүтә-сүтә, гомернең үткәнен сизмичә каласың...»
...Алкышлый-алкышлый, көлешә-көлешә, Илфат Камалиевның серләр йомгагын да чиштек. Иманым камил, әле йомгак ахырына кадәр сүтелеп бетмәгән, авыз тутырып елмаеп искә алырлык вакыйгалар, мизгелләр бихисаптыр.
Менә шулай, еллар йомгагын сүтә-сүтә, гомернең үткәнен дә сизмичә каласың. Юбилярыбызның тормышы шушы серле йомгак кебек йомшак, дөньясы түгәрәк булсын. Бәхете ташып торсын! Киләсе юбилейларны да куанышып, спектакльләр куеп, бергәләп каршы алырга язсын иде!