Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театрында «Җырлап яшик!» премьерасы: «Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдамый»

Кариев театры Татарстанның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлек юбилеена махсус язылган «Җырлап яшик!» дип исемләнгән спектакль чыгарды. Спектакльнең авторы – «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. Журналистлар күпләп җыелган премьерадан «Интертат» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
Кариев театрында «Җырлап яшик!» премьерасы: «Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдамый»
Абдул Фархан

Спектакльгә күзәтү: Спектакль ике пәрдәдән торса, уңышлырак булмасмы?

«Җырлап яшик!» – Рәмис Латыйповның сәхнәгә куелган беренче спектакле. Шулай да, драматург буларак беренче иҗат җимеше генә түгел. 2016 елда ул «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңү яулаган иде.

Премьера көнне ярты «Татмедиа» бинасы журналистлары җыелышып килде. Күз алдыгызга китерегез: Кариев театры фойесы. Спектакль башланырга ярты сәгать бар. Ишек бусагасыннан чәчәк бәйләме, бүләкләр, тортлар күтәреп, Рәмис Латыйповның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, аны хөрмәт иткән тамашачысы атлап керә. Өс киемнәрен салгач, пьесаның авторы янына барып, исәнләшеп булса да: «Премьераң белә-ән!» – дип котларга ашыга. Ә автор үзе дә күтәренке рухта: бер кече залга менеп төшә, бер кунакларны каршы ала, әңгәмә кора... Бу гадәти булмаган очрашу менә шундый җылы мохиттә, бик күп (аларны санап бетерерлек түгел!) журналист-коллегалар күрешүе белән башланып китте.

Сүзне озакка сузмыйча, спектакльгә күчик. Бәхеткә, минем премьерага икенче тапкыр килүем иде. Табадан гына төшкән спектакльнең беренче тапкыр тамашачылар хозурына тәкъдим ителешен күрдем. Дөресен әйтим, бер күргән спектакльне икенче тапкыр карыйсы килми. Бераз вакыт үткәч, карарга мөмкин, әйе. Шуңа күрә, спектакльдәге диалоглар, вакыйгалар агышы кичә булган кебек, ап-ачык хәтердә иде. Аның әле икенче ягы да бар: «бу – яхшы, бу эшләнелеп бетмәгән» дип, чагыштырырга нигез бар!

Спектакльне, әсәрне яхшырак аңлыйм дисәң, кат-кат укырга кушалар. Бу – минем өчен бик зур «плюс» булды. Исемдә калганнардан, спектакльнең соңгы вариантында үзгәрешләр кертелгән иде. Әйтик, Зәмзәмия ханымның «муниципалитет» сүзен әйтә алмыйча, ялгышып, хәрефләрен бутап әйтүе. Хәзер ул төгәл 2 тапкыр гына ялгышты, беренче тапкырында шул сүзне берничә тапкыр әйтә алмыйча, азапланып, эштән чыгып беткән иде – теңкәмә тиде.

Спектакльнең темасы – эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире. Пьесада гаилә кыйммәтләре, компьютер уеннары белән мавыгу, компьютерга бәйлелек (зависимость), якыннарыңны кадер-хөрмәтли белү кебек проблемалар күтәрелә. Минемчә, бу – мәңгелек проблема. Спектакль беркайчан да актуальлеген югалтмаячак дип, «йодрыкны өстәлгә сугып» әйтә алабыз.

Нәрсәгәдер бәйле кеше (наркотик, спиртлы эчемлекләр һ.б.) дә бу кадәр тиз генә начар гадәтеннән арына алмый. Алай гына да түгел, андый кешеләр үз-үзен үтерер дәрәҗәгә җитә, психологик тайпылышлары барлыкка килә, авыруга әйләнә. Компьютер уеннары – чыгарылма түгел.

Әти кешенең компьютер уеннары белән мавыгып, шунда көне-төне утыруы, уеннар белән җенләнүе, ахыр чиктә, реаль дөньяны да уен итеп кабул итүе, компьютерыннан һич кенә дә аерыласы килмәве – аның бәйле булуы турында сөйли. Наркоман сыман – көннән-көн күбрәк доза кирәк. Һәм ул туктый алмый... кебек. Әмма бу очракта Әхәтнең кыланмышлары бераз шик уята – бу чыннан да бәйлелекме, әллә инде гаиләсендә аңлау тапмаган ирнең шул рәвешчә кылануы: үзәгенә үткән хатыныннан, акча сорап тавыш чыгарган улыннан шушылай үзенчәлекле рәвештә үч алуымы? 

Пьеса ахырында Әхәтне бәйлелектән коткару чарасын табалар: аны җиңел генә уеннан чыгаралар. Хатыны аны кочаклап, балалары белән «ретро туй» үткәрергә сүз бирешәләр. Монда хатын танырга теләмәгән яки кирәк дип санамаган кыйммәтләр дә кинәт беренче урынга чыга.

Яшьләрнең, фикерләрен 360 градуска «борып», спектакль ахырында «ретро туй» үткәрергә ризалашулары, баш геройның хатыны кинәт кенә тыңлаучан, игътибарлыга әйләнеп, иренә ягымлы сүзләр әйтеп, тавышын күтәрмичә сөйләшүе сорау тудырды. Кем әйтмешли, фикер әле үзгәрергә мөмкин булса да, кешенең холкын үлгәч тә үзгәртеп булмый, диләр. Әмма спектакль башында үзен дорфа тоткан хатынга бу вакыйгалар бик каты тәэсир иткән, дип аңларга кирәк. 

Һәр тамашачы үзенчә кабул итә, шуңа да төрле кешедә төрле фикер булырга мөмкин. 

Автор сүзе: «Булганның кадерен белеп, бәхеттән рәхәт табып яшәүчеләр сирәк»

Артистлар яңа гына табадан төшкән «Җырлап яшик!» премьерасын уйнап, бер йотым су эчеп өлгергәннәрдерме-юкмы, киемнәрен дә салмыйча, каршыбызга чыгып утырды. Сәхнә арты – бөтенләй үзгә дөнья. Журналистлар белән артистлар күзгә-күз калып сөйләште, көлеште, котлашты. Һәм, ниһаять, сүзне авторның үзе – Рәмис Латыйповка бирделәр. Ул спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов, артистлар һәм килгән кунакларга рәхмәтен әйтте. Спектакльдән соң очрашуда, аннары соңрак «ВКонтакте»да туры эфирда автор тамашачыларның һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

– Пьеса язарга дигән тәкъдимне Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов сентябрьдә әйтте. Октябрьнең уртасында беренче вариант язылды. Темасы, баш геройның кем икәне (халык артисты Илфат Камалиев), жанры билгеләнгән иде. Режиссер белән бергә әллә 4, әллә 5 тапкыр «сүтеп җыярга» туры килде. Мин тәкъдим иткән пьеса 2 пәрдәдән торды. Аннары, эш барышында, шушы соңгы версия туды. 

Баштан: «Язам, язам!» – дип алындым. Бераздан: «Шундый зур җаваплылык алдым. Пьесаларым сәхнәдә чыкканы булмады бит!» – дип уйлап, кот калмады. «Нәрсәгә алындым? Барып чыкмаса, нишләрмен? Нишләдем мин?» – кебек сорау арты сорау туды. Артка чигенергә урын калмаган иде инде. Ничек булганын тамашачы бәяләр. Әле кыйнамадылар (көлә).

Миңа шундый ышаныч белдергән өчен, Кариев театры баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповка, юбилеен ышанып тапшырган өчен Илфат Камалиевка, журналистларны бирегә җыеп, шушындый очрашу уздырган өчен Кариев театры җитәкчелегенә һәм сезгә – ихтирам күрсәтеп театрга килгән хөрмәтле коллегаларыма зур рәхмәт! 

Спектакльне беренче тапкыр караганда… карый да алмадым: «Минем исем белән барамыни бу?» – дигән уй булды күңелдә (көлә). Бу – минем холкым белән бәйле, чөнки хәтта үзем язган кайбер мәкаләләремне дә чыккач укый алмыйм. «Болай итәсе калган, фәлән урында дөрес язмаганмын кебек», – дип уйлыйм. Беренче тапкыр спектакльне менә шулай – «күзне уч белән каплап» дигәндәй карап утырдым. Хәзер кабул иттем.

Пьесамның финалы башкачарак иде, «хэппи энд» финалларын яратып бетермим, вакыйгалар үстерелешен башкачарак күргән идем. Режиссер белән эшләү барышында соңгы вариантны кабул иттек.

Компьютер уеннарын уйнаганым бар. Аның бернинди мәгънәсе дә юк. Компьютер уенында җиңдең дә, шуннан нәрсә була? Ни генә булса да, бернинди нәтиҗәгә ирешмисең.

Киленнең кисәк кенә үзгәреп китүенең сәбәбен сорадылар. Мин, кеше үзгәрергә мөмкин, дип саныйм. Булачак ире гаиләсендәге үзгәрешләрне күреп, кеше «тукта әле», дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Тәнкыйтьчеләр белән дә килешәм – кеше тиз арада үзгәрә алмый, спектакльдә ул шулай күренә. Кичереш кирәк булгандыр...

Пьесаның идеясе турында. Тынычлык, гаилә бәхете ул – сәламәтлек кебек: булган чагында кадерен белмисең, гел шулай булыр кебек. Юкка чыккач кына кадерен белә башлыйсың. Минемчә, булганның кадерен белеп, бәхеттән рәхәт табып яшәүче кешеләр сирәк. Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдамый, дигән әйтем дә бар бит. Минем әйтәсе килгән фикерем шул – кеше, булганның кадерен белеп, шөкер итеп яшәсен иде. Бу хакта соңгы еллардагы вакыйгаларга нисбәтле рәвештә дә әйтеп була: югарыга карап фикер итеп, түбәнгә карап шөкер итеп яши белми күпчелек кеше. Рәхәттә яшәгәндә, күп кеше үзенең дә, тирә-ягындагыларның тормышын үзе авырайта. Әгәр бер генә булса да кешегә сабак бирердәй, уйланырдай әсәр булса, мин шат булыр идем. 

Бер пьесам куелды да, драматургия жанрына күчтем дип әйтә алмыйм. Үземне даһи драматург дип санамыйм. Мин 2016 елда «Яңа татар пьесасы»нда җиңдем дә, канатланып китеп, күп итеп пьесалар яза башладым. Кайбер режиссерларга җибәрдем, ләкин кабул итмәделәр. Шуннан соң пьесалар язудан туктадым. Проза язуга керешкән идем… Менә Ренат Мирзахәсәнович тәкъдименнән соң, тагын пьесалар да язарга кирәк, дигән фикергә килдем. Куялар икән бит!

Кадерле коллегаларыма, туганнарыма, театр тәнкыйтьчеләренә хөрмәт итеп килгәннәре, матур теләкләре өчен зур рәхмәт! Спектакль ошарга да мөмкин, ошамаска да мөмкин. Мин үз спектаклемне мактап, бигрәк тә хурлап утыра алмыйм, миңа аңа бәя бирүе бик кыен. Бәяне башкалар бирсен – нинди булса да, мин аны кабул итәм.

Иң мөһиме: халык театрга йөрсен, артистларны белсеннәр, алар танылсын, журналистлар белән аралашсын – артист турында сөйләп, язып торсалар гына, ул чын йолдызга әйләнә. Мондый очрашулар булса, театрларыбыз да танылыр. Хөрмәтле артистлар да журналистларыбызны танып белсен. Калган театрлар да язучылык белән шөгыльләнгән коллегаларым иҗатына игътибар итсен иде – бәлки, аларның да әсәрләрен сәхнәдә куярлар. Шул иде максат. Әгәр кешеләрне аз гына булса да бу комедия белән уйландыра, үзебезнең кимчелекләребездән көлдерә, театрга кызыксыну уята, артистларга гашыйк иттерә, журналистларда «язсаң була икән» дигән фикер уята алсам, мин бик шат, – диде Рәмис Латыйпов.

«Татар-информ» коллективыннан котлау: «Барыбызга да канат куеп, күтәреп җибәрә!»

Бу кадәр хөрмәтләп чакыруы өчен, «Татар-информ» коллективы белән, котлау сүзләрен әйтеп, җитәкчебезгә «Җырлап яшик!» дигән торт бүләк иттек.

Тортны Алена Низамова күтәргән, аның янында – Гөлүзә Ибраһимова

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә хәбәрләр чыгаручы мөхәррир Гөлназ Әхтәмҗанова:

– Сезнең талантлы, күпкырлы шәхес икәнегезне белә идек. Бүген Сезне яңа яктан – драматург буларак ачтык. Әлеге спектакль яңалык булыр, дип ышанабыз. Чын күңелдән котлыйбыз!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Хафизова:

– Рәмис Латыйповны ихластан барыбыз да яратабыз. Аның сәхнәдә җырлап яшәгәнен чын күңелдән ышанып карап тордык. Коллективта да безне җыеп, кайсын җайлап, кайсын майлап, җырлатып, агентлык эшчәнлеген алып бара. Беркайчан да безне ачуланмый, кычкырмый. Рәмис – кешелекле кеше, һәрберебезгә бөек кешеләргә караган кебек карый. Барыбызга да канат куеп, күтәреп җибәрә. Театрны да без бик яратабыз, шуңа күрә ихластан сөенәбез!

– Мине болай зурлаганыгыз өчен, сезне Аллаһы Тәгалә зурласын! – диде Рәмис Латыйпов.

«Спектакльгә зу-у-ур пьесаның 35 проценты гына керде»

Укытучының яраткан укучылары булган кебек, театрда да режиссерның яраткан актеры була. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның да шундый актеры бар. Ул – Илфат Камалиев!

– Һәр режиссер универсал артист турында хыяллана, – дип сүзен башлады Ренат Әюпов. – Иҗат юлымда шундый егет, артист туры килде. Илфат, чыннан да, универсал: җыр буенча да, пластика буенча да. Аллага шөкер, безнең иҗат дуслыгы – тандем барлыкка килде.

Режиссер артистны төрле яктан ачарга тиеш, бу – аның бурычы. Минем өчен Илфат төрле яклап ачылып бетте кебек. Илфат Камалиевның эчке тирәнлеген ачып бирер өчен әсәр эзли башладык. Шуннан, теманы билгеләдек. Мин аны Рәмис Латыйповка тәкъдим иттем. Ул бик рәхәтләнеп алынды, аннан соң миннән кача башлады. Колагыннан тотып, яздыртырга туры килде (шаяра). Бу пьесадан мин бик канәгать!

Белсәгез иде, ул күләмле әсәр язды, спектакльгә зу-у-ур пьесаның 35 проценты гына керде. Рәмиснең теле, каһкаһасе бик матур. Әсәрдәге әңгәмәләр, текстлары шундый көчле! Аның подтекстлары, икенче планнары, туры мәгънәви диалоглар һ.б. бик күп иде. Текстыңны кыскарткан, «кыркыган» өчен гафу итәрсең инде, Рәмис!

Соңгысы булмасын. Миңа калса, бу – татар драматургиясендә яңалык. Яңа автор туды, дип саныйм. Синең аркылы Илфат Камалиевның эчке күңеле, җыр байлыгы, иҗат юлы ачылды, – диде баш режиссер.

Спектакльдә Илфат Камалиев яшьлегендә язган җырларын башкарды. Һәм, иң соңгы җыр – «бис»ка – Рәмис Латыйповныкы иде.

– 1996 елда язган җырларымны да искә алдым. Берничә җыр язып, беренче татар дискотекасында чыгыш ясаган идек. Кызлар, хатыным Энҗе турында җырлар яздым... Сәхнә көч бирә, – дип кушылды Илфат Камалиев.

Энҗе Камалиева: «Бу әсәр – безнең гаилә өчен бүләк!»

– Бәхетле тормыш юлы үтелгән, – дип дәвам итте Энҗе Камалиева. – Театрга җитәкләшеп килеп кергәнбез, бергә укыганбыз, гаилә корганбыз, ике кызыбыз үсеп буй җитте. Бүгенге көндә матур театрда басып торабыз. Без – бик бәхетле артистлар. Беребез – Татарстанның атказанган артисты, икенчебез – халык артисты. Яшьлек вакытыннан җитәкләшеп барган бик тә талантлы режиссерыбыз Ренат Әюпов бар. Яшьләргә менә шушы бәхетне тоярга язсын. Ә бу әсәр – безнең өчен зур бүләк. Һәр артистның тормышында мондый бүләк булмый. Залларыбыз тулы булсын, – диде ул.

«Татар тамашачысы сатира аша ачып бирелгән әсәрләрне ярата»

Спектакльдә, коллега-журналистлардан тыш, театр критиклары да бар иде. Шундыйларның берсе – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов. Аның бу спектакльне беренче тапкыр каравы булса да, Рәмис Латыйповны драматург буларак ачуы яңа түгел:

– Премьера – автор өчен горурлык һәм җаваплылык. Спектакль заман рухында язылган. Ул аны тормышчан итеп, әйләнә-тирәбездә булган, күп тапкыр күренгән, ишеткән, күптөрле вакыйгалардан җыйган. Ватылган көзгенең кыйпылчыклары җыелган кебек: әйтик, ир белән хатын аңлаша алмый, «син пешмәгән» дип, хатын ирен түбәнсетеп яши, баласы һәм ире компьютер уеннарына кереп киткән. Алгы планга гаилә башлыгының уеннарга кереп китүе һәм шуннан чыга алмавы, якыннарына газап китерүе, гаилә таркалу, малаеның өйләнә алмавы һ.б. мәсьәләләргә килеп чыгу куркынычы чыгарылган.

Шуның белән бергә, телевизион формат буларак, Елена Малышева, аның кеше ышанмастай яңгыраган фикерләренә дә авторның усал гына сатирасы, юмор белән әйтелгән тәнкыйте күренә. Шулай ук, җирле башлык буларак, «муниципалитет» сүзе уйнатып әйтелә. Әлеге чит ил сүзенең телебезгә килеп керүе, Европага иярергә тырышуыбыз, аның формаль гына әйбер булуын автор тотып алган һәм аны фаш иткән, көлгән. Бу – без Европа тәкъдим иткән яшәү рәвешен кабул итә алмыйбыз, дигәнне аңлата.

Компьютер уенына бәйле төрле ялганчылар, бушкуыклар, артист кыяфәтенә кергән аферистлар булып кыланучылар, күрәзәче булып акча эшләүчеләр һ.б. җәмгыятьтә тулып ятканлыгы күренә. Автор җәмгыятьтә булган дистәләгән проблеманы алып, бергә тупларга омтыла. Нигездә, спектакль буларак ул барып чыкты.

Билгеле, камилләштерү мөмкинлекләре бар. Үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әсәр тигез түгел. Бер яктан, анда әлеге тормыштагы вакыйга-күренешләрне сатира белән фаш итү омтылышы ясалса, икенче яктан, ул шунда ук реаль чынбарлыктагыча, турыдан-туры яшәеш проблемасына бәйле, борчылып, «җәмәгать, болай ярамый бит, без дөрес эшләмибез, әйдәгез, тукталыйк та бүгенге көнгә аек акыл белән карыйк» дип әйтә кебек.

Әлфиянең сәхнәгә өскә менеп, залга мөрәҗәгать итеп сөйләвен кара! Бу – үзенә күрә вәгазь төсен ала. Әле генә юмор, шарж дәрәҗәсендә җиткән сатира иде һәм монда дөрес, фәлсәфи яңгырашлы сүзләр килеп керә. Күпмедер дәрәҗәдә төрле жанрларның синтезы килеп чыккан. Пьеса буларак куелганда да без аны күрдек.

Әлфия берничә эштә эшләүче, иренә түбәнсетеп караучы хатын-кыз буларак ачылды. Ирен кимсетә. Аннан соң вакыйгалар ахырында: «Минем ирем – иң акыллысы, мин аны гына яратам», – дигән сүзләрне әйтүендә пафос, бераз гына ясалмалылык бар. Тамашачы аны сизеп утыра. Болай үзгәрү өчен, Әлфия күңелендә булган үзгәрешләр, аның күңел халәте, психологиясе ачылып бетмәдеме, сыеп бетмәдеме?..

Яшь парларның бирелеше каршылыклы фикер уята. Зөлфия белән Азат тормышны бөтен тулылыгында аңлап бетерми. Алар өйләнешүне башкалар алдында үзләрен күрсәтү, мактану дип кенә кабул итә. «Гаилә төзергә әзерме?» – дигән сорау туа. Кайвакыт кыланып китәләр: «мерседес», «айфон», үзләренең нинди хәлдә икәнлеген күреп, миллион ярымлык туй үткәрегез, дип таләп итүләре... Тормышта да без андый кешеләр белән очрашабыз. Автор аны максатчан рәвештә: «Арабызда мондыйлар бар, аларга игътибарны күбрәк юнәлдерергә кирәк», – ди. Әсәр ахырында яшьләр кинәт кенә үзгәрә, киресенчә, гадиләштереп, авылда, табигать кочагында, елга-күл буенда учак ягып, шашлык пешереп, күңелдә кала торган авыл туе рәвешендә туй үткәрергә телиләр. Нәрсә булды? Алар нәрсәдән үзгәрделәр? Ачылып бетми. Нәрсәдер төшеп калган кебек. Чөнки ниндидер йогынты ясарлык вакыйга булган.

Азат әтисенең халәтен күреп, уйланган булырга мөмкин, чөнки әтисенең атналар буе уеннар уйнап ятуы, әнисенең елап, зарлануы, туең булмый каламы, дип, куркулары Азатны хыялларыннан айнытырга мөмкин. Ә кыз? Зөлфиягә әле яңа гына әтисе «мерседес» алып бирде, ул дөньяның «арт ягына тибеп» яшәргә теләүче кыз булып күзалланды да, әсәр азагында кинәт үзгәрә...

Спектакльгә тамашачы йөрер, дип уйлыйм, чөнки ул комедиячел рухта. Татар тамашачысы сатира аша ачып бирелгән әсәрләрне ярата.

Пьесаның халык артисты Илфат Камалиевның 50 яшьлек юбилеена багышлап язылуын исәпкә алып, актерлар очрашуда шулай ук сюрприз әзерләгән: бергәләп, Илфат Камалиевның серләр йомгагын чиштек. Илфат абыйның тормышында булган иң истәлекле вакыйгаларны тагын бер кат үзеннән искә төшерттердек. Бу хакта да әле язарбыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Зур уңышлар телим!👍👏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100