news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә үлгән Айдар Якуповның туганы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде

Бүген Төркиядә диңгездә батып үлгән «Сәләт» иҗтимагый оешмасы лидерларының берсе Айдар Якуповның җидесе. Ул Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында 24 ноябрь көнне җирләнде.

news_top
Төркиядә үлгән Айдар Якуповның туганы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде

Айдарның җәсәден Төркиядән кайтару өчен дуслары акча җыюны оештырган иде. Айдарның туган апасы Фәйрүзә Якупова «Интертат» аша рәхмәтен җиткерә.

«Шул хәтле күп кеше килгән иде озатырга. Авыл халкы президентны озататкандагы кебек булды дип сөйли. 30дан артык машина санаганнар. „Сәләт“ төркеме Айдарның машинасын, өйдәге бөтен әйберсен җыеп алып кайтып тапшырды. Без матди ярдәм күрсәтүчеләргә, кайгыбызны уртаклашучыларга Аллаһыбызның рәхмәтләрен җиткерәбез», — диде Фәйрүзә Якупова.

Айдар турында истәлекләр «Интертат» язмасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар