Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суга керүгә, агым алып китте». Хатыны видеога төшереп торган чакта ире бәкедә баткан

Иптәшләре бензин пычкысы белән тагын бер бәке тишмәкче була, ләкин булдыра алмый.

news_top_970_100
«Суга керүгә, агым алып китте». Хатыны видеога төшереп торган чакта ире бәкедә баткан

5 февральдә Украинаның Капуловка авылында 38 яшьлек ир-ат бәкедә батып үлгән. Әлеге мизгелне хатыны видеога төшереп торган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Дуслар төркеме җыелып, елгада бәке ясый. 38 яшьлек ир-ат шунда су коенмакчы була. Ул чишенә һәм солдат кебек туры басып суга чума. Агым аны шунда ук боз астына алып кереп китә. Иптәшләре бензин пычкысы белән тагын бер бәке тишмәкче була, ләкин булдыра алмый. Коткаручылар чакыралар.

Бу хәлне мәрхүмнең хатыны видеога төшереп тора. Ире баткач, хатын кычкыра, «әни» дип кычкырышкан тавышлар ишетелә.

Ир-атның мәетен ярдан 20 метр ераклыкта 4 метр тирәнлектә табалар.

  • Җан өшеткеч фаҗига: Крещение көнендә 39 яшьлек хатын баласы каршында батып үлгән
  • Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумгач, балалары каршында суга агып киткән хатын табылган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100