Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумгач, балалары каршында суга агып киткән хатын табылган

Хатынның мәетен бәкедән 1 км ераклыкта тапканнар.

news_top_970_100
Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумгач, балалары каршында суга агып киткән хатын табылган

Ленинград өлкәсендә Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумганнан соң, агым алып киткән хатын мәетен тапканнар. Аны ире таныган инде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хатын балалары каршында батып үлгән иде. «Аны ире таныды», — дигән агентлык әңгәмәдәше.

Мәет бәкедән 1 км чамасы ераклыктагы бистәдә табылган.

  • Җан өшеткеч фаҗига: Крещение көнендә 39 яшьлек хатын баласы каршында батып үлгән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100