Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җан өшеткеч фаҗига: Крещение көнендә 39 яшьлек хатын баласы каршында батып үлгән

Ленинград өлкәсендә булган фаҗиганең видеосын нервлары нык булган кешеләргә генә карарга киңәш итәбез.

news_top_970_100
Җан өшеткеч фаҗига: Крещение көнендә 39 яшьлек хатын баласы каршында батып үлгән

Ленинград өлкәсенең Гатчина районында 19 гыйнвардагы Крещение бәйрәме фаҗига белән тәмамлана.

Выра авылында Оредеж елгасында чукыну өчен купель ясаганнар. Әмма купельне ясаучылар елгада көчле агым икәнен исәпкә алмаган. 39 яшьлек хатын баскычта тотынып төшми, мунчадан чугыга суга гына сикерә. Әниләренең купельгә сикергәнен баласы да карап тора. Хатынны боз астындагы агым ияртеп алып киткәне видеода ук күренеп тора. Аны ирләр коткармакчы була, әмма шул мизгелдә купель янында булган ир аны тотып кала алмый, калган ирләр соңрак кына килеп җитә.

Әнисенең су төбенә төшеп югалганын күргән бала «Әни-әни» дип өзгәләнә башлый.

Хатын Санкт-Петербургтагы төзелеш фирмасында юрист булып эшләгән. Аның иренә 50 яшь булган, экстрен хезмәтләрне ул чакырта. Бу купель «законсыз» булуы ачыкланган, чөнки аны биредә яшәүчеләр үзләре генә ясап куйган, анда коткаручылар һәм табиблар дежур тормаган. Купель рәсми исемлекләрдә булмаган.

МЧС хезмәткәре Александр Зуев әйтүенчә, елдага агым секундына 3 метр тәшкил итә, шуңа да аны агым алып киткән дип фаразлыйлар. Шулай ук мунчадан соң кисәк салкын суга сикергәч көзән җыерган булуы да бар дигән фараз да карала. Анысы экспертизадан соң билгеле булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100