news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Судьба человека»: Айдар Җәббаров, Эмиль Талипов һәм курчаклар

Казанның Муса Җәлил урамында кайчандыр ЗАГС булган бина хәзер «Демидов утары» дип аталган театр мәйданчыгы буларак шәһәргә хезмәт итә. Шушы көннәрдә биредә Айдар Җәббаров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов белән «Судьба человека» моноспектаклен чыгарды.

news_top
«Судьба человека»: Айдар Җәббаров, Эмиль Талипов һәм курчаклар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
  • «Судьба человека» – күренекле совет язучысы Михаил Шолоховның 1956 елда язылган хикәясе. 1959 елда аның буенча Сергей Бондарчук үзенең дебют фильмын төшерә. Төп рольне үзе башкара.

Айдар Җәббаров «Демидов утары»нда өченче спектаклен чыгарды. Беренчесе – Евгений Водолазкин әсәре буенча «Музей» трагикомедиясе. Рольләрнең берсен Диана Сәфәрова башкара. Спектакльнең икенчесе – океанограф һәм язучы Станислав Курилов тарихы буенча «Побег» спектакле. Биредә Курилов ролендә Искәндәр Хәйруллин уйный, калган башка рольләр белән аңа Лилия Нурель ярдәм итә. Бу спектакль чыкканда әле Искәндәрнең тамашачысы аншлаг белән йөри торган «Сөяркә»се юк иде (Туфан Миңнуллин әсәре буенча театрның Шәрык залында Илгиз Зәйниев куйды). Театрда Искәндәр гел сәхнәдә булып торган спектакль юк та иде, ялгышмасам. Шуңа да Айдарга рәхмәтле була-була карадык Искәндәрнең (моно)спектаклен.

Бу юлы Айдар Җәббаров «Демидов утары»на Эмиль Талиповны китергән. Камал театрында Эмиль да аз. Әйе, Айдар чыгарган «Казанга Тукай кайткан», «Көл», «Хуш, авылым!», Илгиз Зәйниев хани заманнарда чыгарган «Мәхәббәт FM» һәм башкалар бар. Барыбер аз инде, аз.

Шушы гаҗәеп актерны Айдар Җәббаров рус телле театрга чакырган, һәм 2 талантлы татар егете Шолохов әсәренә алынып, менә дигән моноспектакль чыгарганнар.

«Халык язмышын кеше язмышы аша күрсәтергә мөмкин. Без Андрей Соколов язмышы турында сөйләрбез», – ди Айдар Җәббаров тавышы спектакль башланганда, һәм тамашачы 1 сәгать 40 минут, суларга да онытып, Андрей Соколов тарихын карады.

Каршыбызда телогрейкалы, бүрекле, мыеклы Эмиль Талипов басып тора. Декорацияләр дә катлаулы түгел: калын такталардан дивар ясалган. Такта стена алдындагы җыйнак кына мәйданчык – Эмиль Талиповның «эш мәйданчыгы» – сәхнәсе. Такталарны «каерып» ачып, Эмиль кирәкле реквизитларны ала, шулар аша кешеләр белән аралаша: дуслары белән «салып» утыра, хатыны белән әрләшеп ала, шунда кереп, сатлыкҗанны бәргәләп чыга…

Вакыйгалар сугыш кичкән фронтовикның нәни Ваня белән мәш килүеннән башлана. Әкренләп, геройның үз язмышын сөйләвенә күчә. Бу спектакль турында язганда, сюжетны сөйләсәң-сөйләмәсәң дә, спойлер дип борчыласы түгел, чөнки мәктәп программасына кергән әсәр. Төп герой Андрей Соколов тыныч кына яшәп ята: клубта тыйнак кына кызны сайлап, аны егетеннән тартып ала, өйләнә, дуслары белән кич утыргалап кала, 3 балалары туа. Менә сугыш башлана. Соколовка повестка килә. Хатыны Иринаның бу хәбәрне кабул итүе, аларның вокзалда хушлашуы… Хушлаша белмәвенә фронт юллары буйлап үкенүләре… Әсирлекләр аша үтеп, мәхшәрләрне кичеп, героебыз исән чыга. Әмма аның йортына бомба төшеп, хатыны һәм 2 кызы һәлак булган икән. «Мин 2 ел үлеләр белән сөйләшеп йөрдеммени?» – дип үз-үзенә сорау бирә боларны ишеткән фронтовик. Үзе теләп сугышка киткән улы 9 май көнне Берлинда һәлак була… Әмма тормыш дәвам итә. Йортсыз-җирсез ятим бала Ванюшаны очратып, шушы балага: «Мин – синең әтиең», – ди...

Айдар спектакльне курчаклар ярдәмендә куйган. Ягъни, Эмиль Талиповка курчаклар ярдәм итте. Хатыны да, Ваня да, дуслары, дошманнары да курчаклар иде – тирәлегендәге кешеләрнең барысын да курчаклар уйный. Курчакларны Анна Зиннәтуллина һәм Валерий Антонов йөртте. Валерий актерга карамыйча уйнаса, Анна Зиннәтуллина һәр курчак йөзен үзенә күчерде кебек, әллә үз йөзен – курчаккамы?

Эмиль башкаруында рус агаеның сөйләшен дә, хәрәкәтен-гамәлләрен дә, уйларын, сөенеч-юаныч-үкенечләрен дә, мәхәббәтен-нәфрәтен дә күрдек. Курчаклар белән сөйләште, тәгәрәде, шуышты, гармунда да уйнады…

Шунысы кызык – спектакльне кабул итүгә килгәндә, тамашачы нигездә җенесе буенча икегә бүленде. Сүз дә юк, хатын-кыз Эмильны ярата, әмма бу моноспектакль аның харизмасына корылган әсәр түгел иде, әлбәттә. Тамашачы алдында Эмиль югалып, бары тик Соколов кына калган иде.

Ир-ат башкача кабул итте, дөресрәге, кабул итеп бетерә алмады кебек шикелле. Чөнки Шолоховның бу әсәре буенча төшерелгән «Судьба человека» фильмы – балачагы совет чорына туры килгән һәр ир-атның хәтер төпкелендә сакланган шедевр-фильмдыр, балачакның матур ностальгияседер. Шуңа күрә алар, телиләрме-теләмиләрме, фильм белән чагыштырырга мәҗбүр булдылар. Һәм күп очракта ностальгия җиңәргә дә мөмкин. Әлбәттә, Эмиль алдына ностальгия белән көрәшү бурычы куелмаган.

Михаил Шолоховның сугыш чоры прозасына Эмиль Талипов белән Айдар Җәббаров бүгенге көн күзлегеннән карадылар. Сугыш авырлыкларын кичеп, югалтуларны кичереп тә, сынмаска нәрсә ярдәм иткән, ул ничек кеше булып кала алган? Бу спектакль – язмыш турында уйланырга бер этәргеч. Кеше язмышы белән кем идарә итә? Кеше үземе, әллә өстәнме? Режиссер тавышы да шуңа ишарә бугай…

  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар