news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камалга «Сөяркә» кайтты. Үзгәргән дә кебек, юк та кебек...

Камал театрында «Сөяркә» спектакле чыкты – безнең хәбәрчеләребез дә аның беренче тамашачысы арасында инде.

news_top
Камалга «Сөяркә» кайтты. Үзгәргән дә кебек, юк та кебек...
фото: © Салават Камалетдинов

Камал театры үзенең дөньяда аналоглары булмаган Көнчыгыш залында – «алтынланган» тәңкәле, әйләнмәле түгәрәк залында – классик куелыштагы беренче спектаклен чыгарды.

  • Яңа гына диплом алган кичәге студентлар белән анда «Мең дә бер кичә» спектакле (режиссер – Дана Афаунова) чыккан иде чыгуын. Әмма ул – Сабантуй мәйданында башта балалар һәм үсмерләр көрәшүе кебек. Саллы батырлар келәмгә соңрак керә.

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелган «Сөяркә» музыкаль драмасы – Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның Камалга әйләнеп кайткач бу вазифада куйган беренче спектакле. Ул Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыкны күздә тотып, шулай ук, түгәрәк сәхнәнең мөмкинлекләрен ачу өчен кызыклы әсәр буларак сайланган.

  • «Сөяркә» драмасы беренче тапкыр Камал сәхнәсенә Марсель Сәлимҗанов тарафыннан 1996 елда куела. «Мәхәббәт һәм диндарлык конфликты тамашачыларда ул вакытта бик күп сораулар тудырды, ул сораулар бүген дә актуаль. Спектакль авторлары кабат тамашачыны гади һәм катлаулы төшенчәләр турында уйланырга чакыра: ир белән хатын арасындагы мәхәббәт – нәрсә ул, мәхәббәттә гөнаһ була аламы, һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә туарга мөмкин булган башка бик күп сораулар...» – дип яза театр.

ххх

«Сөяркә» – театрны югары үрләргә күтәрә, аның үсеш юлында ниндидер кызыклы этап булган сәхнә әсәре түгел, әлбәттә. Әмма бу – тамашачы өчен сыйфатлы тамаша. Быел декабрь азагына кадәр спектакль 12 тапкыр күрсәтелергә планлаштырылып, билетлар барысына да сатылып беткән икән, театр тамашачысы күңеленә, дөресрәге, акча янчыгына туры юл табылган, димәк. Тамашачы «Сөяркә» белән әвәрә килгән арада, иҗат коллективы театрны югары үрләргә күтәрә торган проектлар буенча эш алып барыр.

ххх

Сөяркә темасы һәрвакыт актуаль һәм мәңгелек темаларның берсе булса да, пьесаның 90 нчы еллар әсәре булуы һәм аның шулай булып калганлыгы күренә. Әйе, текст кыскартылган һәм 90 нчы елларны хәтерләтә торган әйберләр кискәләнгән – монысын Илгиз Зәйниев әйтте. Хәер, режиссер тарафыннан зур бер үзгәреш кертелгән – спектакль хәзер русчага «Любовник» дип тәрҗемә ителгән. Моңарчы Камалда да, Башкорт дәүләт драма театрында да, хәзер Чаллы татар дәүләт театрында да ул «Любовница» буларак бара. Камал театрының әлеге спектакль куелу турындагы беренче хәбәрләрендә дә «любовница» иде, күрәсең, тора-бара үзгәреш кичергән.

«Сөяркә» – 10 ел очрашып йөргән ир-ат һәм хатын-кызның «Ярату – гөнаһмы?» дигән сорау алдында калуы. Дөресрәге, ир-атның үзенең сөяркә булуын аңлавы.

36 яшьлек укытучы Әнисә (Гөлчәчәк Гайфетдинова) белән 45 яшьлек эшмәкәр Хәбир (Искәндәр Хәйруллин) байтак вакыт очрашып йөриләр. Хәбирнең үзеннән 12 яшь өлкән хатыны бар, ул аның белән Әнисә кушуы буенча гына яши (сәер инде, әмма Туфан абый шулай язгач, димәк, шулайдыр). Әнисә ханым 10 ел Хәбир хисабына уңайлы шартларда яшәп ята, Хәбиргә хатыны белән аерылышмаска кушып, ул шул хатынга яхшылык кыламы? Үзе шул хатынны 47 яшеннән ирсез калдырган да (чөнки Хәбир хатыны белән йокламавын әйтә), яхшылык эшли, имеш. Вакытында аерылышкан булса, бәлки, ул ханым тормышын көйләп өлгерер иде – бай хатын бит, бүгенге технологияләр яшәртә дә, матурлата да. 10 ел чит кеше ирен «кулланганнан соң», Әнисәнең башына «никахсыз йоклау – зина» дигән уй кереп оялый. Ха, янәсе, моңарчы белмәгән, имеш, хәзер, әнә, бала табасы килә, аталы бала! Шуңа күрә интектерә инде мескен ирне.

Ярар, болары – мещани, гавамича (обывательләрчә) фикерләү булсын, ди. Спектакль бит тамашачы теманы үзенә яраклаштырсын, үзенчә фикерләсен, үз чишелешләрен тапсын, уйлансын, персонажлар белән күңеленнән сөйләшсен өчен эшләнә. Күрсәтелгән вакыйгалар буенча фикер алышуны тамашачыга калдырып, спектакльне тасвирлауга күчик.

Исемнең рус теленә тәрҗемәсе үзгәрүеннән үк күренеп тора – спектакль бу темадагы ир-ат турында. 10 ел ул үзен бердәнбер ир дип санап йөрсә, көтмәгәндә ул үзенең сөяркә булуын аңлый. Ул акча янчыгы һәм юаныч кына булган булып чыга түгелме? Һәм хат ташучы…

Шәхсән мин бу спектакльне моноспектакль буларак кабул иттем. Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин башкаруында моноспектакль.

  • Бераз читкә китеп, икенче бер спектакльне искә төшерим әле: Демидов утарында Айдар Җаббаров куелышында «История одного побега» дигән спектакль бара. Анда Искәндәр Хәйруллин башкаруында төп герой һәм Лилия Нурель башкаруында әлеге төп герой тирәсендәге персонажлар бар. Камал театрында «Сөяркә»нең яңа куелышын мин шундый ук моноспектакль формасында күрдем. Тегендә бер Нурель башкарганны монда күп «нурельләр» башкара. Фирая Әкбәрованың әбие дә, Алия Гарифуллинаның (Илүсә Камалиева) сәркатибе дә, Илнур Закировның шагыйре дә, Фәнис Сафинның хәзрәте дә һәм дә Гөлчәчәк Гайфетдинованың Әнисәсе дә төп геройны ачу өчен кертелгән икенче пландагы персонажлар кебек. Гөлчәчәк Гайфетдинова Туфан абый язган героиняга артык буяулар өстәмәгән, булганын уйнап чыкты.

Уйлап карасаң, әсәрдә дә бер уңай герой да юк, дисәм, күңеле керләнмәгән Рәмзия генә бар. Үзенең кайчан да булса кемнең дә булса корбаны булачагын сизенгән, әмма ул көнне чигерергә азапланган кыз бала.

  • Мин Рәмзия ролен 90 нчы елларда Эльвира Садриева уйнаганын хәтерлим. Бүгенге тамашачы аны бөтенләй белми. Ул Искәндәр Хәйруллиннар белән бергә Казан мәдәният институтының Театр бүлегендә Фәрит Бикчәнтәевның беренче группасыннан чыккан искиткеч талантлы актриса иде. Әмма театрда озак балкымады, Финляндиядә яшәүче татар егетенә кияүгә чыгып китеп барды.

Әсәрдә башка уңай герой юк. Хәтта хәзрәт тә. Фәнис Сафин 90 нчы елларда Туфан абый пьесага язган сүзләрне кабатлады да чыкты. Бәлки, ул чакта шулай сөйләгәннәрдер, белмим, хәзер, миңа калса, бик кызыклы, акыллы-белемле хәзрәтләр бар.

  • Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә (Гаяз Исхакый әсәер буенча Айдар Җаббаров куелышы) Динар Хөснетдиновның хәзрәтен генә искә төшерик. Менә шулайрак уйнарга кирәк хәзрәт ролен!

Икенче пландагы образларга, шул исәптән, Әнисә образына да артык тукталмыйча, Искәндәр Хәйруллинның Хәбиренә күз салыйк. Заманында бу спектакльдә Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллина һәм Фирдәвес Хәйруллина уйнаган. Мин Илдар Хәйруллин белән Фирдәвес Хәйруллина уйнавын караганымны хәтерлим. Фирдәвес Хәйруллинаның бу рольне гаҗәеп трагик итеп башкаруы турында тамашачы һәм белгечләр фикерләрен дә хәтерлим. Илдар Хәйруллин уены әле дә күз алдында тора. Ул чакта тандем уйналды, әлбәттә.

30 елдан соң хәзер бу рольдә аның улы Искәндәр Хәйруллин уйный. Әйткәнемчә, моноспектакль уйный. Аның герое Әнисәдән бигрәк, үзенең Әнисәне яратуын ярата бугай. Махсус эшләнмәсә дә, язмыш аны шушы вакыйгаларда хат ташучы иткән ләбаса. Сәгать ярым барган спектакльдә күзләрем Искәндәрнең һәр хәрәкәте артыннан калмыйча йөрде. Миңа барыбер иде – ул сүз сөйләп йөриме, сөйләмичә йөриме – аның һәр хәрәкәтендә Хәбир дигән ир-атның драмасы ята.

Спектакльнең жанры – музыкаль драма. Марсель Сәлимҗанов куелышында Салават Фәтхетдинов башкаруындагы җырлар яңгыраса, бүген Илгиз Мөхетдинов тавышы яңгырый. Тыңлап туеп булмаслык җырлар! Аларны Ренат Харис, Эльмира Җәлилова һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә Эльмир Низамов язган.

Спектакльнең хореографы – Сәлимә Әминова. Куючы рәссам – Булат Ибраһимов, яктылык буенча рәссам – Николай Романов.

Монда рәссамның вазифасы – үзенчәлекле локацияләрне спектакльгә яраклаштыру. Чөнки спектакльнең үзенчәлеге – локация. Түгәрәк сәхнәдә бар мебель – ятаклар (кровать һәм диван) булса, түрдә Хәбирнең эш кабинеты (озын эш өстәле). Персонаж кабинетка кергәч, зур тәрәзәләрнең пәрдәсе күтәрелеп, Казан күренеше ачыла. Әле якты. Икенче керешендә – эңгер-меңгер. Өченчесендә инде – кичке Казан. Хәбирнең җырлап барган тормышы кителеп, уйлары караңгыланганны шуннан да күрәбез. Әмма бу эффект без – беренче тамашачылар бәхетенә генә булды булса кирәк. Чөнки спектакль көндез дә күрсәтелә, димәк, Хәбир борчуларын тәрәзәләр кабатламый – караңгыланмый, кич тә күрсәтелә – Хәбир күңелендәге якты чакны да тәрәзәләр кабатламый.

Спектакль турында шулар. Билет алып өлгермәүчеләрнең аны 2025 елның азагына кадәр карарга кызыгып та, карый алмавы кызганыч инде. Ел азагына кадәр тагын 4 премьера көтелә. Театрда очрашуларга кадәр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар