Студентлар спектакле соңгы мәртәбә уйналды. Артыгына автордан рөхсәт юк
Казан театр училищесының IV курс студентлары Валентин Красногоровның «Жестокий урок» пьесасы буенча «Эксперимент. Тәҗрибә» спектаклен өченче – соңгы тапкыр күрсәтте. Курс җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Зөлфәт Закиров, автор белән озак сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, спектакльне 3 тапкыр күрсәтүне килешә алган. Әйе, нибары 3 тапкыр.
Спектакль Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында күрсәтелде. Залда, студентларның үз таныш-белешләреннән тыш, билет сатып алып килгән тамашачы да бар иде. Колакчыннар белән спектакль карап утыручы тамашачылар Красногоров фамилиясенә килүчеләр икән. Бу авторның Татарстанда беркайчан да куелганы булмаган.
Сүз уңаеннан, мин бу авторга бәйле бер генә әсәрне искә төшердем – 90нчы еллар башында чыккан, Ирина Муравьева төп рольдә булган «Эта женщина в окне...» фильмы. Әлеге фильм Красногоровның «У каждого своя звезда» пьесасы буенча төшерелгән булган икән.
Спектакль 1 сәгать 40 минутлап бара. Сәхнәдә 4 артист: Айрат Шамс, Инсаф Хәләүтдинов, Зәринә Сафина, Эльвина Кәримова. Аларның һәммәсе дә спектакльнең буеннан-буена диярлек сәхнәдә. Бу – «чыштыр-пыштыр» гына уйнаштырып чыга торган җиңел комедия түгел. Автор аны «драма» дип атаса да, «психологик триллер» дип атарга җөрьәт итәм.
Бу язмада спектакльгә бәя бирү, анализлау һәм эмоцияләрне чыгару каралмаган. Чөнки «Интертат»та бу хакта Раил Садретдиновның рецензиясе басылды – ул аның беренче тамашачыларыннан берсе булган.
Ә мин соңгы күрсәтелешендә булып, бу әсәр аша аны дөньяга чыгарган режиссер һәм студентларга күз салдым. Әйе, студентларның зур рольләрдән сыгылмаслык булып ныгып килүен күрсәтә алырлык әсәр сайланган. Сәхнәдәге 4 артистның һәрберсен төрле яклап күреп була.
Җәмәгать, студентлар спектаклен карауның үз тәме бар, карый белгән кешегә. Студентларның тәҗрибәсезлеген үзенчәлекле энергетика алыштыра, шул дулкынга бер эләксәгез, аерылам димә инде. Алардагы уңай амбицияләр дә, үзләрен күрсәтергә тырышу да гаҗәеп ихлас. Аларда штамплар юк. Дөрес, алар артында укытучы торуын тоемларга була.
Менә профессорны уйнаган Айрат Шамс. Сәер фамилиясе белән генә түгел, балаларча самими күзләре белән хәтердә кала торган чын татар егете. Үзенең каләме дә бар, ди – яза, ди. Һәрбер театр труппасында каләмле бер-ике артист була инде ул. Андыйлар труппа өчен аеруча кадерле.
Әйе, бу юлы аңа күзләре янып торган студентлар роле түгел, акыллы һәм тыныч профессор роле эләккән. Аңа үз персонажын сикергәләп-буталгалап-чәчелеп-акырып-бәрелеп түгел, эчке кичерешләр, эчке киеренкелек аша күрсәтергә туры килде. Эксперимент барганда ул тик кенә утыра, ләкин шул тик кенә утыруы белән дә, без профессорның барлыгын тоябыз – Айрат шуны тойдыра алды. Шашкан, маньяк галим, дип карап утырабыз-утырабыз да, кайчан чын йөзе ачыла дип, Айратка төбәләбез.
Менә студент Мишаны уйнаган Инсаф Хәләүтдинов. Кукмара районы егете. Озын буй, карап торышка юка гына җиңел гәүдә, шәфкатьле беркатлылык белән карап торган күзләр. Әйтерсең лә Миша роле Инсаф уйнасын өчен дип язылган инде менә.
Бай гаиләдә үскән Миша курсташы Кирага гашыйк. Сүз тыңлаучан, тәртипле, әйбәт егет. Психологиягә укыса да, алга таба, әтисе киңәше буенча, коммерция уку йортында укыячак һәм әтисе юлын дәвам итәчәк. Инсафка бу роле үзен төрле яклап иркен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ул гашыйк егет була ала, журналистларга интервью биреп кәпрәеп тә ала, экспериментта катнашып, сөйгән кызы күз алдында үзен матур булмаган яктан күрсәтеп югалып кала, елый, кычкыра... Әмма аның кыланмышы гайре табигый хәл түгел, профессор аңлатмасыннан күргәнебезчә, ул – күпләрнең берсе.
Эльвина Кәримова студентка Кира ролен башкара. Кызга бай гаиләдә туган Миша гашыйк. Әмма Кира үзе профессорга гашыйк. Экспериментта катнашкан өчен аңа төрле перспективалар вәгъдә ителсә дә, хәтта үзе яраткан профессорның «сөяркәсен» җәзалап үч алу мөмкинлеге булса да, Эльвина моңа бармый. Ул эксперименттан баш тарткан мизгелдә, без барыбыз да үзебезне шул Эльвина итеп тоябыз. Без дә туктар идек, дибез. Һәрхәлдә, мин үземне Эльвина урынында тойдым кебек.
Профессорның ассистенты Алиса ролендәге Зәринә Сафинаны икенче бер спектакльдә кыланчык кыз ролендә күргәнем бар иде. Сылу гәүдәле, күзләреннән балаларча шуклык җуелмаган кызчык әле ул. Дөрес, әлеге спектакльдәне киеме аның матур буй-сынының бөтен нечкәлекләрен күрсәтми, артистка күзләрен дә «сүндергән». Әллә акча, әллә фән хакына эксперимент корбаны булырга ризалашкан кызны уйный ул.
Сәхнәдәге һәр артист турында да бары тик уңай сүзләр генә яза алам. «Юрганны үзләренә тартмыйча», гаҗәеп ансамбль тудыра алган студентларга да, укытучыларына да рәхмәттән башка сүз юк.
Зөлфәт Закиров: «II курста укыганда, әлеге 4 студентым белән әкият куярга килешкән идек. Ләкин, төрле техник сәбәпләр аркасында, ул материал чыга алмады. Студентларымның нәрсәдер кую теләге калды, бик озак әсәр эзләдек һәм Красногоров әсәренә тукталдык. Драматург Питерда яши икән, аның белән элемтәгә чыктым. Автор, әлбәттә, акча сорады. Мин, студентлар куя, дип аңлатырга тырыштым. Акча каян килсен инде безгә?! Спектакль бит балаларның үз эшләрен күрсәтеп, үзләрен режиссерларга тәкъдим итү өчен куела. Автор үз әсәренә җаваплы карый: тәрҗемәне дә, видеоны да соратып алгач, 3 тапкыр уйнарга рөхсәт бирде. Без ничек сөйләштек – шулай эшләдек, ул соңгы тапкыр уйналды.
Балаларның бу материалны җибәрәсе килми. Мин аларны да аңлыйм. Чөнки бу әсәр белән балаларның үзләрен күрсәтәсе килә. Студентларны карарга әле Чаллы театрыннан, Әлмәт театрыннан килергә тиешләр. Минзәлә театры да, Әтнә театры да кызыксына. Фәрит Бикчәнтәев та «киләм» дигән иде. Туфан Имаметдинов та күрмәде әле...»
Алга таба студентлар нишләр – билгесез. Һәрхәлдә Красногоровның «Жестокий урок» пьесасы буенча «Эксперимент. Тәҗрибә» исеме белән куелган спектакль башка күрсәтелмәячәк.
Зөлфәт Закиров, авторга ул сораган гонорарларны табыштырып, алга таба күрсәтү яклы да түгел. Чөнки автор үзгәртүләр керттерергә теләми. Менә шундый дилемма.
Сүз уңаеннан, курс җитәкчесенең төркемдәге кызлар белән аерым спектакль дә чыгарасы килә икән. Чөнки кызларны театрлы итәсе бар бит – театр җитәкчеләре һәм режиссерлары, ярминкәгә килгән кебек, аларны карарга киләчәк. Сер түгел – хәзер иҗади уку йортларында хатын-кыз заты күбрәк. Димәк, конкуренция дә зуррак.
Татар театрлары өчен быел Казан театр училищесында 4 егет, 9 кыз диплом алып чыгачак. Егетләрнең икесе – Айрат Шамс белән Инсаф Хәләүтдинов – Кариев театрында хезмәт итә, икесе «Созвездие – Йолдызлык»та эшли икән – Зөлфәт Закиров әйтте. Әлеге спектакльдә Кира ролен уйнаган Эльвина Кәримованы Тинчурин театры эшкә алган. Курсның иң чибәр кызларыннан берсе Зәринә Сафина әле театрларда түгел.
Хөрмәтле театр җитәкчеләре, сезгә яшь, чибәр һәм талантлы актриса кирәк икән, Зөлфәт Закиров курсында укыган Зәринә Сафинага игътибар итергә киңәш итәм.
«Тәҗрибә. Эксперимент» спектакленең соңгы мәртәбә күрсәтелүе кызганыч...
Курста талантлы артистлар тагын да бар, ди, аларын Зөлфәт куйган башка спектакльләрдә күрербез.