Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һәр кешедә тиран утыра: Зөлфәт Закиров һәм аның студентларыннан куркыныч спектакль

Журналист Раил Садретдинов Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында студентлар белән куелган спектакль турында яза.

news_top_970_100
Һәр кешедә тиран утыра: Зөлфәт Закиров һәм аның студентларыннан куркыныч спектакль

Бер мизгелгә үзегезне укытучы итеп хис итегез. Сезгә электр креслосында утырган сүз тыңлаучан укучыга тиз арада Шекспирның 20 юллык шигырен өйрәтергә кирәк. Никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак. Укучының һәр хатасы өчен 20 вольт ток җибәрелә. 20, 40... 100... 300 һәм үлем. Беренче карашка, куркыныч нәрсәләр турында сөйлим. Бу юлларны укыганда күңелегездә мәрхәмәтлелек, электр тогы тоташтырылган креслога утырган укучыны жәлләү чаткылары дөрләп киттеме? Үзегезне беркайчан да, бернинди шартларда да үлемгә китерәчәк 300 вольт күрсәткеченә барып җитмәячәкмен, дип ышандырасызмы? Шулай бит? Әмма ашыкмагыз. Психологлар тарафыннан үткәрелгән дөньякүләм эксперимент 85 процент кешенең бик тиз арада һәм рәхәтләнеп 300 вольт күрсәткеченә барып җитүен дәлилли.

Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында Татарстанның атказанган артисты, педагог Зөлфәт Закиров үз курсы белән Валентин Красногоровның «Жестокий урок» әсәре буенча куелган «Тәҗрибә. Эксперимент» спектаклен тәкъдим итте. Авторның «Жестокий урок» пьесасы нигезендә без алдарак кына бәян иткән һәм халыкара резонанс алган шушы эксперимент ята. Тамашада курста укучы 13 студентның 4се катнашты.

Кем ул В.Красногоров?

Зөлфәт Закировның беренче казанышы, минемчә, Казан шәһәренең театр даирәсе өчен яңа авторны ачуында. Әлеге авторның Казанда беренче тапкыр куелуы. Автор турында берникадәр мәгълүмат биреп үтәргә кирәк, дип саныйм.

Белешмә: Валентин Красногоровка 88 яшь. Тумышы белән Ленинградтан, бүген дә шул шәһәрдә (Санкт-Петербург) яши. Балачагы сугыш чорына туры килә. Гаиләсе белән Себер шәһәрләренә эвакуацияләнә, соңрак Эстониядә институт тәмамлый. Техник фәннәр докторы Валентин Красногоров озак еллар химия технологиясе өлкәсендә эшли.

Язучылык талантын В.Красногоров үзендә 1960 елны ача һәм беренче пьесасын яза. Үз истәлекләрендә язганча, ул бу эшкә кисәктән алына – әдәби түгәрәкләргә йөрми, драматургия законнарын белми, театрда һәм редакцияләрдә танышлары булмый. Шулай булуга карамастан, һәрвакыт пьесалар укырга ярата. Совет проект учреждениесендә эшләү дәверендә биредәге битарафлыкка карата әйтер фикере формалаша, һәм ул кулына каләм ала, әмма пьесаның язмышы уңышлы булмый. Икенче әсәрен ул 1968 елда язып тәмамлый һәм 1976 елда куйдыруга ирешә. Бүген В.Красногоров – 60тан артык пьеса, күп кенә хикәяләр, повестьлар, драма һәм театр хакында хезмәтләр авторы. Автор барлыгы 800дән артык театрда куелган.

Курс җитәкчесе һәм режиссер Зөлфәт Закиров спектакльне сәхнәгә чыгару шактый зур тырышлык таләп итүен әйтә. Пьеса авторы В.Красногоров – үз әсәрләренең куелышына шактый таләпчән автор һәм әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе күңеленә ятмаганын үзе дә яшерми. Казан театр училищесы студентлары белән спектакль чыгару өчен дә З.Закировка «җиде пот тоз ашарга» туры килә: сәхнәдә кую өчен рөхсәт алырга, тәрҗемәне раслатырга, видеога төшереп җибәрергә һ.б. Автор спектакльнең исемен үзгәртүгә дә бик авыр ризалаша. Килешәсездер, «Жестокий урок»ның татарчасы – «Рәхимсез/мәрхәмәтсез/кансыз дәрес» шактый куркыныч яңгырый. Спектакль өчен «Тәҗрибә. Эксперимент» («Жестокий урок») дигән компромисслы юл табылган.

Нәрсә турында?

Әлеге тамашаның режиссеры буларак, Зөлфәт Закировның икенче зур казанышы – материалның актуальлеге. Бу – тамашачы залда калдырып кайтып китә торган спектакль түгел. Һәркемнең күңеленә тия, «чеметтереп» ала торган материал. Сәхнәдә күргәннәр, ишеткәннәр әле бик озак вакыт җибәрми, уйландыра.

Бүгенге тотрыксыз заманда, дөньяның төрле кыйтгаларында хәрби конфликтлар дөрләгән, әледән-әле терроризм актлары булып ятканда, көндәлек тормышта, социаль челтәрләр аша булсынмы, мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек мисаллары белән күзгә-күз очрашып торганда, бу явызлыкларның тамыры, сәбәпләре, бәйләнешләре турында ешрак уйланасың. Сәхнәдә нибары 4 студент-актер уйнаган тамаша сине спектакль дәвамында киеренкелектә тота, һәм башта бер сорау әйләнә: «Ә мин бу вазгыятьтә үземне ничек тотар идем икән?»

Шунда ук балачак, студент еллары мизгелләре искә төшә. Сәхнәдә студентлар тарафыннан экспериментның өстә яткан, тамашачыга нык тәэсир иткән күренешләре, минемчә, баласы 1нче сыйныфка барган һәр гаилә өчен типик ситуация. Мәктәптә укый башлагач, әниегез белән өйрәнгән беренче шигырегез искә төштеме? Сез әле укый-яза белмисез, хәреф танымыйсыз, әдәби уку дәресенә 2 дүртьюллык өйрәнеп килергә кирәк. Гөнаһ шомлыгына, өй эше шактый соң, йокларга ятар алдыннан гына искә төшә. «Ике»ле алдыртасы килми бит, эштән арып-талып кайткан ата-ана баласына шигырь ятлата башлый. Нәкъ эксперименттагыча. Никадәр тизрәк тәмамласак, шулкадәр яхшырак. Гадәттә бу процесс елау, ярсу, ә кайбер очракта балага «берне биреп алу» аша бара. Нигә без шушы вакытта читтән карап, үзебезгә бәя бирә алмыйбыз? Ни өчен таләп ителгән нәтиҗәләргә күп очракта мәрхәмәтсез юллар аша ирешелә?

Укыту, белем бирү, педагогика процессында кул уйнатуга карата фикерләр психологлар арасында да төрле. Кемдер моны педагогиканың аерылгысыз өлеше дип саный, янәсе, кайбер очракларда сүз тыңлату бары тик кул күтәрү ярдәмендә генә мөмкин. Бүген, әлбәттә, заманалар башка: укытучы балага бармак белән чиртү түгел, кыек караш та ташлый алмый.

Совет педагогикасында тәрбияләнгән безнең әти-әниләр мәктәптә уку елларын бүген шактый күңелле итеп искә ала, юкса үзләренә, дөрес җавап бирмәсәң яки дәрестә шаулашып утырсаң, акбур, линейка, кыңгырауның «очканын» күрергә туры килсә дә. Хәер, безне дә «әни суккан җир җәһәннәмдә янмый ул» дип үстерделәр. Таяк белән тәрбияләү ысулының тамырлары шактый тирәндә. Борынгы заманнарда ата-ана баласын мәдрәсәгә китергәндә дә хәлфәгә: «Ите – сиңа, сөяге – миңа», – дип әйтә торган булган бит. Еш кына үзем дә, өлкәннәрнең: «Чыбыклаган тун җылы була», – дигәнен искә төшерәм.

Инде студент елларында да, семестр дәвамында бик тыныч, тәртипле йөргән укытучының зачет-имтиханнар җитүгә кинәт тиранга әйләнүе турында төрле имеш-мимешләр ишетергә, кайбер очракларда шундый хәлләргә юлыгырга туры килде. Чынлап та, әхлаклы һәм амораль гамәлләр арасында чикне табу – бигрәк тә педагоглар өчен үтә дә актуаль мәсьәлә.

Сәхнәдә барган киеренке вакыйгалар мине спектакль дәвамында шундый уйларга этәрде һәм хатирәләрне кузгатып җибәрде. Бу спектакльне, минемчә, пединстиутның һәр студенты карарга тиеш.

Сәхнәдә барган экспериментның беренче катламы һәркемгә аңлаешлы һәм якын булса да, аның төп асылы бары тик тәҗрибә тәмамлангач кына билгеле була һәм анда катнашкан Кира белән Михаил өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә зур ачышка әверелә. Профессор Кольцов бу турыда экрандагы махсус рәсемнәр, инфографика аша күрсәтеп сөйли. Рәсемнәрнең берсендә Казанның 175нче гимназиясендә булган мәгълүм фаҗига да чагылып үтә. Әйткәнебезчә, җәмгыятьтә арта барган мәрхәмәтсезлек һәм рәхимсезлек очраклары психологларны әлеге күренешләрнең асылын аңларга этәргән экспериментка сәбәпче булган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, террористларның һәм зур рәхимсезлеккә баручыларның күбесе – сүз тыңлаучан, тыныч, намуслы кешеләр. Алар гаиләләрен, хайваннарны ярата, Моцарт музыкасын тыңлый...

Беренче карашка, чыннан да мондый кешеләр җәмгыять һәм яшәеш өчен бернинди дә куркыныч тудырмый төсле, хәтта хакимият аларның күбрәк булуын тели. Безне гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, вузда тәртипле, әхлаклы булырга өйрәтәләр. Әмма кайчакта артык сүз тыңлау, буйсынучан булу үз-үзебезне белештермәс нәтиҗәләргә китерә ала... Эксперимент нәтиҗәләренең дөреслегенә ышану өчен, безнең күз алдында булган 175нче гимназия фаҗигасен искә төшерү дә җитәр. Башта җинаятьче турында да бернинди начар характеристика бирелмәде түгелме? Бар нәрсә белән тәэмин ителгән, тыныч йөргән егетнең шундый эшне эшләвенә бик авырдан ышандык. Профессор Кольцовның студентлары белән үткәргән тәҗрибәсе, аның бүгенге көнгә шактый аваздаш булуы бер генә тамашачыны да битараф калдырмый.

Без, еш кына, үз ялгышларыбызда башка кешене гаепләргә, җаваплылыкны аңа ыргытырга тырышабыз. Янәсе, синең аркаңда гына шулай булды, дибез. Ә гамәлләрне кылучы – үзебез.

Мәхәббәттән башка спектакль була димени?

Спектакльдә тагын бер сюжет сызыгы бар. Монысы – яшьләр өчен шактый якын һәм кызыклы. Мәхәббәт сызыгы. Михаил һәм Кира арасында зур социаль упкын ята. Студент егет Михаилның әтисе бизнесмен, ул бар нәрсә белән дә тәэмин ителгән гаиләдә үсә. Барыр юлы әллә кайчан сызылып куелган – әтисенең эшен дәвам иттерәчәк. Шулай да үзенә җаваплылык алудан курка. Экспериментта катнашырга ризалык биргәннән соң да, киңәш сорап, профессорның башын катырып бетерә. Аның, үзе теләгәнчә яшәүдән бигрәк, кемдер кушканга яшәве күренә.

Михаил ошатып йөргән кыз Кира юклыкта үскән. Ул үз юлын үзе ярып барырга мәҗбүр, ярдәм көтәр кешесе юк. Булачак тормыш иптәшен сайлаганда ялгышмау – һәр яшь кешенең зур теләге. Беренче карашка, Кира өчен Михаил – идеаль егет. Бар нәрсә белән тәэмин ителгән, аны сайлаган очракта, кыз балда-майда гына йөзәчәк, әмма Михаил тарафыннан тәкъдим булганнан соң да, ул җавап бирергә ашыкмый. Профессор Кольцов тарафыннан үткәрелгән эксперимент Кираның күп нәрсәгә күзләрен ача.

Актерлар турында

Спектакльдә театр училищесының татар төркемендә укучы 4нче курсыннан 4 студент катнаша. Курста алар барлыгы – 13. Спектакльдә Профессор Кольцов ролен уйнаган Айрат Шамс һәм Михаил ролендәге Инсаф Хәләүтдинов – Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры актерлары. Эш барышында Айратның тагын бер таланты ачылган. Ул пьесаны тәрҗемә итүче дә әле. Кира ролендә – Эльвина Кәримова, Алиса – Зәринә Сафина.

Мин студентларның уенын анализларга алынасым килми, һәм бу – аларга карата дөрес тә түгел. Алар әле нибары студентлар гына – ялгышырга, арттырып уйнарга яки уйнап бетермәскә хаклары бар. Ни дисәң дә, бу – өйрәнү процессы. Ләкин шунысын әйтми кала алмыйм: язын үзем караган диплом спектакльләрендә катнашкан студентларга караганда, Зөлфәт Закиров курсы студентлары сәхнәдә үзләрен күпкә иркен һәм табигый тота. Хәтта бер мизгелдә Михаилның эксперимент белән шактый мавыгып, азартка кереп китүенең шаһиты да булырга туры килде. Студент-актерларның шактый шомартылган дикциясе, дөрес посыл белән сөйләве шулай ук игътибарымны җәлеп итте. Ләкин зур монологлар белән эшләргә өйрәнергә кирәк әле. Бигрәк тә профессор Кольцовның (Айрат Шамс) эксперимент нәтиҗәләрен аңлату мизгелендә текстка батып калуы, аны механик рәвештә сөйләп бирүе күзәтелә. Ничек кенә булмасын, мин бу яшьләргә киләчәктә дә уңышлар телим.

P.S…

Текст ахырында шунысын әйтергә кирәк, студентлар әлеге спектакльне килешү нигезендә нибары 3 тапкыр күрсәтергә генә хаклы. Интернетта шактый эзләнсәм дә, хәзерге вакытта репертуарында әлеге спектакль булган театрны тапмадым. Спектакльнең темасы, идеясе беркемне дә битараф калдырмаса да, куелышы театр белгечләрендә шактый сораулар тудыра булып чыкты. Һәм ул спектакльнең этик ягына ягына карый. Өйрәнчек театрда узган премьерадан соң фикер алышу барышында театр белгече Айгөл Габәши сәхнәдән җәзалау күренешләре булуга, яшьләрне тискәре мисаллар белән тәрбия кылуга каршы катгый тәнкыйтен белдерде. Яшь актерларга һәм режиссерга уңышлар теләде. Режиссер һәм актер Зөлфәт Закиров үзе исә бу спектакльне курс белән диплом спектакле итәргә теләге барлыгын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100