Кондырча сугышы бәхәсе: Туктамышны татарның киләчәген юкка чыгаручы дип карап буламы? | intertat.tatar

Кондырча сугышы бәхәсе: Туктамышны татарның киләчәген юкка чыгаручы дип карап буламы?

1391 елның 18 июнендә Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда дәүләте ханы Туктамыш арасында Кондырча елгасы янында көч алыша. Евразиянең иң канкойгыч сугышы турында инде язган идек. Татарстан галимнәре Самара, Үзбәкстан һәм Беларусь төбәкчеләре белән шушы сугыш хакында бәхәсләште.

Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган түгәрәк өстәл «Русь. Берләшү чоры» фестивале кысаларында үткәрелде. Уйлап карыйкчы, Русь берләшкән, ә Алтын Урда, Урта Азия дәүләтләре кая киткән? Фестивальгә мондый исем бирү берьяклы булган дигән фикердә татар тарихчылары…

Түгәрәк өстәл, ялкынлы дискуссия Старый Буян авылында оештырылды. Бу авыл Кондырча елгасы янында урнашкан. Сугышның да шул җирләрдә узуы бик мөмкин, әмма бу хакта ышанычлы әйтүе кыен — бу җирләрдә экспедицияләр үткәрелмәгән.

«Аксак Тимер гаскәрләре тукталган урынга хач куйганнар»

Самара өлкәсендә туган якны өйрәнүче Александр Назаров безне Кочкар авылы аша алып барды. Авылның атамасыннан ук күренгәнчә, төрки сүз, хәзер дә монда татарлар яши, мәчет бар. Авыл эчендә «Монда Аксак Тимер гаскәрләре тукталган», — дигән язу тора иде. Аны үтеп китеп, авыл артындагы сөзәк тауга мендек.

Тау биек, әмма сөзәк булып тоелды. Назаров әйтүенчә, тауның чокырланып торган өлешендә Аксак Тимер гаскәре тукталган булган. Әмма бу фараз гына. «Самара җирлегендә Аксак Тимер гаскәре укларының очлары табылган. Димәк, сугышның Самара җирлегендә булганлыгын гына әйтә алабыз», — диде ул.

Таудагы бер ташка элмә такта беркетелгән. «Монда әмир Тимер гаскәре тукталды», — дип язып куелган. Шуннан ерак түгел агачтан ясалган зур гына хач кадап куелган. Имеш, бу тарихи урын, шуңа күрә шулай билгеләгәннәрдер инде, дим. Шунысы аңлашылып бетми: мөселман динен тоткан Урта Азия әмире урнашкан гаскәр урынына ни өчен хач куйдылар икән? Хәер, «ни өчен» сүзе артык булыр, Алтын Урда дәүләте заманнарында яшәмибез лә.

Тарихчыларыбыз бу җирләрне аркылыга-буйга карап чыкты. Уйлашканнан соң, Аксак Тимернең нәкъ менә шушы урында тукталу версиясе дөрес булырга мөмкин, дигән фикергә килделәр. Вакыт күп түгел, түгәрәк өстәлдә көтәләр иде безне. Шунда ашыктык.

Түгәрәк өстәл утырышы

Тәртип буенча Алексей Мартынюк, Илнур Миргалиев һәм Искәндәр Измайловтан соң чыгышны Тэймур Галимов дәвам итәргә тиеш иде. Әмма, ни өчендер, тәртипне үзгәртергә булдылар. Чараның ахырында гына чыгыш ясарга тиеш булган Самара язучысы, РФ Язучылар берлеге әгъзасы Дмитрий Агалаковка сүз бирелде.

Түгәрәк өстәлнең иң ялкынлы-контрастлы чыгышларының берсе иде ул. Шуңа да, оештыручылар Дмитрий әфәнденең чыгышын алдан белеп микән, аңа сүзне алданрак бирергә уйлагандыр. Татарстан тарихчылары ул әйткән фикерләрне йөрәкләренә бик якын алды булса кирәк, сүз артыннан сүз китте… Тарихчылар бәхәсләшү генә түгел, мәйданга чыгып, сугыша башлар төсле тоелды миңа.

Үзен тарихчыдан бигрәк, язучы дип таныштырган Дмитрий Агалаков, Шәрәф әд-дин Йәзди, Низам әд-дин Шәми һәм Аксак Тимернең автобиографиясенә таянып эш иткәненә басым ясады. Ул яңа чыккан «Ордынский волк. Самаркандский лев» дигән романында бернәрсәне дә уйлап чыгармавын, тарихи чыганаклар белән генә эш итүен сөйләде.

Дмитрий Агалаков: «Тарихта Туктамыштан да начаррак адәм актыгын күз алдына китерә алмыйм»

— Язучы, фактлар белән генә эш итүче тарихчылардан аермалы буларак, әсәрендәге геройларының психологиясен аңларга тырыша. Тарихта Туктамыштан да начаррак адәм актыгын (язучы аны «подонок» дип атады — авт.) күз алдына китерә алмыйм.

Аксак Тимер үзенең эшен дәвам иттерүче булып Җиһангир исемле улын күрә, ләкин улы үлеп китә. Улының үлемен ул кичерә алмый. Һәм шул чакта Туктамыш пәйда була, аңа ярдәм сорап килә. Аксак Тимер аны улы кебек кабул итә.

Туктамыш өчен нәрсәләр эшләгәне турында чыганаклардан укып белгәч, гаҗәпкә калдым. Аксак Тимер аңа бернәрсә дә кызганмый, байлык бүләк итә. Туктамыш исә бер генә тапкыр да рәхмәт әйтми.

1380 елда Дмитрий Донскойның Мамай гаскәренә каршы Куликово сугышыннан соң Туктамыш зур җирләргә ия була. Аннары ул Мәскәүне яндыра һәм, гомумән, бөек җирләрнең хуҗасына әйләнә. Шул вакытта ул күп тапкырлар үз гомерен коткарган кешегә һөҗүм итә башлый.

Алга таба Туктамыш биләмәләрне яулап алырга карар кыла. Туктамыш бер сугышны оттыра — аңа яңадан гаскәр бирәләр. Икенче сугышта да җиңелә. Ул бик начар гаскәр башлыгы була, гел җиңелеп бара. Болар турында Шәрәф әд-дин Йәздинең әсәрендә тәгаенләп язылган.

Туктамыш хан гаскәрләрнең бер өлешен Идел аша уздырган дигән сүзләргә бер тамчы да ышанмыйм. Бер дә әзерлексез гаскәрне елганың бер башыннан икенче башына күчерү зур хезмәт сорый.

«Туктамышны Аксак Тимергә каршы сугышка чыңгызи принцлар этәргән»

— Аны Аксак Тимерга каршы сугышка чыңгызи принцлары этәргән дип уйлыйм. Әгәр дә ул Аксак Тимергә каршы бармаса, ә илханнарның (Чыңгыз ханның оныклары) мирасын (Иран, Гыйрак, Төркиянең бер өлеше) тартып алса, бәлкем, аны үтерерләр иде. Мин төгәл әйтә алмыйм.

Туктамыш Аксак Тимер тоткан шәһәрләрне, җирләрне талый. Бохара, Сәмәрканд кебек зур шәһәрләр исән кала, ә калганнары Туктамыш кылычына һәм янауларга бирелә. Ахыр чиктә, Аксак Тимер мондый адәм актыкларын яңадан тәрбияләү мөмкин түгел икәнлеген аңлый.

Аксак Тимер Туктамыш белән сугышканда аны әсирлеккә алырга тырыша, әмма Туктамыш үзенең зур гаскәре белән кача. Барысын ташлап кача. Чөнки кайберәүләр качып китә, кайберәүләрнең юлларына ул үзе каршы төшә һәм, шул рәвешле, Идел буйлап ун меңгә якын мәет агып китә. Ә Идел елгасы сугыш булган урыннан 40 чакрым ераклыкта була. Бу урын зиратка әйләнә.

Аксак Тимернең гаскәре тагын да көчлерәк — тулаем үзәкләштерелгән була. Сугышчылары аңа берсүзсез буйсына.

Ике якның корал буенча көче бертигез була. Мин әсәремдә ике яктан да 200 мең сугышчы катнашканын яздым. Әмма Аксак Тимер гаскәрләре җиңеп чыга. Ул, гаскәр башлыгы буларак, бер башка югары була. Аксак Тимер үзенең «улы» — Туктамыштан йөз тапкыр акыллырак була.

Татарлар бу сугышка үзләре артыннан бик күп хатын-кызларны китергән. Бу, күрәмсең, күчмә халыкның синдромыдыр. Әгәр рус кенәзе сугышырга барса, ул үзенең хатын-кызын һәм балаларын өйдә калдырыр иде. Ә Туктамыш барысын да үзе белән өстерәп йөргән. Тарихчы Лев Гумилев бу турыда: «Чагатайлар әле күп көннәр урманнарда татар кызларын тоткан», — дип яза. Яхшы әйткән.

«Туктамыш хан — Евразиядә татар халкының киләчәген җимерүче»

Татарстан тарихчылары докладчының сүзләрен тыныч кына, сабыр итеп тыңлап утырды. Алар, әлбәттә, язучының Туктамыш ханны «подонок» дип атавын хупламады. Алар шул ук мизгелдә язучыга каршы «чәчрәп» чыгарга, дәлилләр китерә-китерә «авызын йомдырырлык» сүзләр әйтергә әзер иде. Әмма сабыр, сабыр… Моны язучы үзе дә сизеп алды:

— Мин татар ягының миңа каршы икәнен аңлыйм. Шулай булырга тиешлегенә шигем юк, — дип куйды һәм чыгышын дәвам итте. — Туктамыш хан рус дәүләте өчен нәрсә эшләгән соң? Ул Евразиядә татар халкының киләчәген җимергән. Әгәр ул булмаса яки аның урынында акыллырак кеше булса, Аксак Тимер кыпчак җирләре, кыпчак даласында болай гына йөрмәс иде. Аксак Тимер: «Мин — ата, син — угыл һәм без бөек җирләр белән бергә идарә итәчәкбез», — дип, аерып карарга теләгәндер. Туктамыш моны аңламаган.

Аксак Тимер Россия язмышында зур роль уйный. Әгәр Аксак Тимер булмаса, Евразия территориясендә төп милләт руслар түгел, ә татарлар булыр иде. Ул вакытта рус кенәзлекләре Төньяк җирләрдә утыра. Алтын Урдага руслардан бернинди дә куркыныч янамый. Дмитрий Донской да фетнәче Мамайга каршы — Алтын Урда яклы сугышкан.

Аксак Тимер юлында очраган һәр татарны юк итә, Алтын Урда шәһәрләренә юнәлә һәм Алтын Урданы җимерә. Аксак Тимер рус халкы өчен хәлиткеч адым ясый: татар халкын юк итеп, Россияне бөек тарихи «сәхнәгә» чыгара.

Аксак Тимернең җиһад (ислам тәгълиматында дин өчен сугыш — авт.) белән йөри. «Зәфәр-намә»не укысагыз, анда автор гел «Аллаһ Әкбәр дип яңгырады», — дип яза. Аксак Тимер, әйтик, грузин халкын да ныклап кыра. Минемчә, грузиннар шулкадәр суелмаса, ул халыкның язмышы башкача булыр иде. Тау түбәләрендә качып яткан грузиннар гына исән кала. Ул хәтта ир-ат, хатын-кыз, балалар качып яткан тау кирмәнен дә яулап ала.

Ул үзен коточкыч тота, Алтын Урданы җимерә, ләкин шуның белән ул Россия (язучы Русь сүзен кулланды — авт.) өчен трамплин ясый.

«Туктамышны кызганып та куям»

— Туктамыш коточкыч начар кеше булса да, аңа гел бәхет елмая. Ул бөтен бәла-казалардан котыла һәм исән кала, Аксак Тимер үлгәннән соң да бер ел яшәп кала. Безнең көнгә кадәр бер хат тарихы сакланган. Аксак Тимер авырып ятканда Туктамыш ханның илчесеннән хат ала. Хатта Туктамыш хан: «Кичер мине. Мине янәдән угылың кебек кабул итсәң иде», — дип яза. Бу сүзләр Аксак Тимернең күңелен әрнетә. Шулай да, Аксак Тимер аны акылына утырта.

Аксак Тимер үпкәсе шешеп, вафат була. Аның вафатыннан соң берничә ай үткәч, Идегәй үтерүчеләр яллап, Туктамышны үтертә. Мин аны бераз кызганып та куям, бу аның фаҗигале үлеме.

Мин тарихны матур әдәбиятка әйләндерәм, геройлар булып яшим. Аксак Тимер — башкаларны каты җәзалаган кешелекле кеше. Миңа ул шәхес буларак бик кызыклы тоелды, — дип тәмамлады чыгышын Дмитрий Агалаков.

Татарстан тарихчылары Агалаковка: «Сезнең әсәрегездә порнография килеп чыккан»

Һәм менә бу урында түземлек белән тыңлап утырган тарихчыларыбыз тирән сулыш алып куйды. Әйе, ниһаять, аларның җавап сүзләрен ишетер минутлар да килеп җитте. Сүзне тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев башлады:

— Мин аңлыйм, сез шундый жанрда иҗат итәсез инде. Бер вакыйга искә төште әле. Безнең институтка 10 ел элек бер режиссер килде. «Безгә шундый-шундый сюжетны төшерергә кирәк», — ди бу. Мин аларга сюжет язып бирдем. Ә ул «сюжетта эротика, секс һ.б. темалар кайда? Моны беркем дә карамаячак, кызыгы калмый», — ди. «Гафу, анысын үзегез өстәгез. Чыганакларда эротика турында язылмаган», — дип җавапладым мин аңа.

Дмитрий, Сез аңламагансыз. Туктамыш ханның «адәм актыгы» икәнлеген дәлилләр өчен, безгә чыганакларга төртеп күрсәтегез. Менә шул чакта кызык булыр иде. Менә монда да сезнең язган әсәрегездә шундый ук порнография килеп чыккан, — диде Илнур Миргалиев.

— Тарихчы, тикшерүче кебек, ул эзләнә. Мәсәлән, җинаятьче үз версиясен сөйли, үзен аклый, тикшерүче аңа гына ышанмый бит! Бөртөрле чыганакларны гына уку дөрес түгел. Сез укыган чыганаклар сугыш булып узгач, берничә елдан соң гына языла. Чыганаклардан күренгәнчә, Туктамыш Аксак Тимергә каршы сугыш башларга теләми. Ул аны ничек тә булса сузарга тырыша.

Алтын Урда тарихы буенча чыганаклар күп түгел. Ә менә госманлылар белән Аксак Тимернең бер-берсенә язган хатлары сакланган, мин аларны бастырган идем. Бу язышуны тагын бер кат укыгыз. Баязит та шулай ук Аксак Тимер тарафыннан алдана, нәтиҗәдә, сугышырга туры килә.

Аксак Тимер сүздә бер төрле булса, эштә ул башкача хәрәкәт итә, ягъни ул алдый. Аңлашыла, бу хәрби сәнгать. Шуңа күрә, тик Тимерне мактап язган бер-ике әсәргә генә таянып, Туктамыш начар, ә Аксак Тимерне әйбәт булган дип әйтү дөрес түгел. Тарих күпкә катлаулырак, — диде Миргалиев.

Дмитрий Агалаков каушап калуын яшерепме, Татарстан тарихчыларына тавышын күтәрде. Үзенең дөрес сөйләвен ул тагын бер кат дәлилләп карады. Алай да, барысын да «бу бит бары тик матур әдәбият» дигән сүзгә генә сылтап калдырды:

— Сез дөреслекне күрергә теләмисез генә. Чөнки үзегезгә кабахәт Туктамышны (язучы «последний мерзавец» дигән сүзне кулланды — авт.) уйлап тапкансыз һәм аннан герой ясагансыз. Менә бу, чыннан да, порнография була, — дип тузына-тузына җаваплады Дмитрий Агалаков.

Дмитрий әфәнде кызганнан-кыза барды. Алып баручы булмаса ул, мөгаен, туктый да алмас иде. Түгәрәк өстәлдә Татарстаннан тыш, Беларусь, Үзбәкстаннан да килгән вәкилләр бар иде. Тарихчыларны үпкәләтмәс өчен, «Патриотическая волна» патриот тәрбия бирү Фонды рәисе, алып баручы Александр Еремкин: «Әйдәгез тарихка субъектив карыйк», — дип аны бүлдерде.

Ярсыган һәм үпкәле карашлы язучыны тынычландыру өчен Самара өлкәсендә туган якны өйрәнүче Александр Назаров та: «Әлбәттә, әдипнең бурычы романны кызыклы, укылырлык итеп иҗат итү. Ә түгәрәк өстәлнең мәгънәсе — җәмәгатьчелекне кызыксындыру», — дип өстәде.

Тэймур Галимов: «Рус кенәзлекләре Туктамышны үзләренең патшасы итеп кабул итә»

Алга таба сүз Тарих фәннәре кандидаты Тэймур Галимовка бирелде. Чыгышын башлаганчы яшь галим Дмитрий әфәнденең сүзләренә битараф калмыйча, аңа үзенең фикерен әйтте:

— Әйе, ниндидер низаглар булган. Татар яулары рус кенәзлекләрен кризиска кертте, дигән фикерегез белән килешә алмыйм. «Ой, ли!» — дип әйтер идем. 1223 елда ук рус кенәзлекләре кризиска дучар ителә. Ватып-җимерергә бернәрсә дә калмый. Рус кенәзлекләре күрше-тирәдәге рус кенәзләре тарафыннан таланып бетә.

Куликово сугышы турында хис-тойгыларсыз гына сөйлик. Мәскәү татарларга каршы. Кызык… Әмма нинди татарларга каршы ул?

Әйдәгез, тарихны төгәл тикшерик. Кайбер территориаль сепаратистлар белән көрәш була. Борынгы рус кенәзләре ягыннан карасаң, алар өчен Мамай — сепаратист, ә Туктамышны алар үзләренең патшасы итеп кабул итә.

1382 елда Туктамыш Мәскәүне яндыра дисез икән, беренчедән, ул Мәскәүне тулысынча яндырып бетерми. Анда бик куркыныч вакыйгалар була. Ике ел дәвамында Туктамышка үч алырга кирәк була… Гаҗәп. Ниндидер бәхәс килеп чыгу белән, ике елдан соң вәзгыять кискен рәвештә үзгәрә, шул ук вакытта, кенәз Дмитрий Иванович Мәскәүдән кача.

Дмитрий Ивановичның Туктамыш белән низагка керергә сәбәбе булмый. Замандашлар гына төрле уйдырмалар чыгарып ята.

Әйдәгез, Духовная грамота (васыятьнамә) кебек тарихи чыганакка мөрәҗәгать итик. Анда: «Аллаһ Урданы үзгәртсә», — дигән гыйбарә бар. Һәм күпчелек тикшеренүчеләр шуның белән фразаны тәмамлый. Васыятьнамәдә конкрет әйберләрне тасвирлаганнар. Анда киләчәк буыннарга Алтын Урда белән ничек көрәшергә кирәклеге хакында бер сүз дә әйтелми. Бу да бик мөһим момент. Димәк, ниндидер мөнәсәбәт булган. Чыганакта салымны ничек бүләргә, кемгә түләргә, акчалар белән нишләргә кирәклеге турында языла.

Тарихи «штамп”ларны укып, кеше шуңа үз-үзен ышандыра, әле чынбарлыкка бернинди дә катнашы булмаган сүзләр өстәп җибәрә, — дип нокта куйды бу бәхәскә Тэймур Галимов.

Дмитрий Агалаков: «Сафсата сөйлисең бит!»

Түгәрәк өстәл утырышын алып баручы Александр Еремкин үзеннән өстәп әйткәннән соң, язучы әфәндебез тагын түзмәде, аңа җавапларга тотынды.

Александр Еремкин: Рус тарихчылары гарәп теленнән тәрҗемә ителгән чыганакларны бастырмый. Ул чыганаклар Алтын Урданың бөтен халкы, шул исәптән, рус кенәзләре өчен дә кагыла. Туктамыш хан Мәскәү янына килгәч, Дмитрий Донской Литва элитасын куарга ярдәм итүләрен сорый. Шулчак Туктамыш янына илчеләр чыга. Дмитрий Донской Мәскәүдәме, дип сорагач аңа «юк» диләр. Ул: «Бу явыз шәһәр икән. Яндырыгыз», — ди. Алар хыянәтче булдылар, дип языла рус елъязмаларында.

Дмитрий Агалаков: Нинди яхшы күңелле кеше сез, Саша! Епсель-мопсель! Сафсата сөйлисең бит.

Александр Еремкин: Мин дәүләтчелек ягыннан карыйм.

Дмитрий Агалаков: Син идиотизм ягыннан карыйсың!

Александр Еремкин: Юк, бу вакыйгаларга мантыйк ягыннан карарга кирәк!

«Туктамыш та, Аксак Тимер дә дәүләтләрендә төрле диннәрнең булуын хуплаган»

Тэймур Галимов түгәрәк өстәлгә дип әзерләгән чыгышын дәвам итте:

— Тарихи чыганакларда Аксак Тимер сугышчы, илбасар гына түгел, ә хәйлә һәм үҗәтлек белән гаять зур территорияләрне яулап алучы буларак та тасвирлана. Ул имамнарны да, шәехләрне үзе билгели торган була. Шул ук вакытта ул идарә иткән дәүләттә христиан диннәре дә, башкалары да хуплана.

Икенче яктан, шул ук принцип Алтын Урда ханнарының дини сәясәтендә дә булган. Чиркәү биләмәләренең үсүе, православие чиркәвенең барлыкка килүе күзәтелә. Болар барысы да Алтын Урда ханы ярдәме белән эшләнә.

Ислам динендә «чит дин» кебек проблемалар юк диелә. Исламда башка диннәргә карата каршылык юк. Ул да, Аксак Тимер дә — мөселманнар. Әмма бу Аксак Тимергә үзен зурларга һәм җәзаларга барырга комачауламый.

Нәкъ менә Аксак Тимер турында күбрәк чыганаклар кала да. Анда ул уңай тасвирланыла. Конфессиональара эчке бәхәснең дини нигезе юк. Бу бары тик идеологик формулировка. Бу урында мин Татарстанда төрле диннәр һәм төрле милләтләрнең X гасырдан артык бергә дус-тату яшәүләрен мисалга китерер идем.

«Самара халкы Кондырча елгасы буендагы сугыш турында белми»

Самара өлкәсе туган якны өйрәнүче Александр Назаров түгәрәк өстәлдә үзенең гипотезалары белән уртаклашты:

— Самара халкы Кондырча елгасы буенда сугыш булганлыгы турында белми. Алай гына да түгел, Россия фильмографиясендә, тарихчылар Кондырча һәм Терек елгасы буендагы ике сугышны бутыйлар. Россия Империясендә Русьның монгол дәүләте чоры мәсьәләләрендә бу тема тыелган була. 1832 елда гына, мәшһүр Тизенгаузен язуына ышансак, Алтын Урда турындагы документларны җыю турында конкурс игълан итәләр.

Чыңгыз хан Харәзмне Җүчи белән Чагатай арасында бүлгәнгә күрә, Туктамыш хан Харәзмнең тулы хокуклы хакиме була. Ул Аксак Тимерне яулап алырга бармый. Минемчә, Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш башлануның бер сәбәбе — Харәзм мәсьәләсен хәл итү. Бу угыл һәм әти арасындагы мөнәсәбәтләр. Берсе, улы буларак, әтисенә мөрәҗәгать итә, икенчесе улына син миңа хыянәт иттең, дип әйтә. Бу хатлар хәрби яулар барышында языла.

«Аксак Тимер ни өчен урман буена барган? Ачтан үлмәгәннәрме?» — дигән сораулар туа. Минемчә, Аксак Тимер яуга барганда азык-төлекнең күпме кирәк буласын төгәл исәпләгән. Бер чыганакта Туктамыш һәр яз саен Олытау янына, ата-бабаларының зиратына килеп йөргән, диелә. Сугыш, бәлки, шунда башлангандыр. Бу хәзерге Тобольск шәһәре янындагы территория.

Миңа калса, сугышның финал урынын Аксак Тимер түгел, ә Туктамыш сайлаган. Туктамыш — ул җирләрнең хуҗасы, ә Аксак Тимер кунак кына.

Сугыш кайсы юнәлештә барган соң? Минемчә, Туктамыш хан гаскәрләре белән Самара өлкәсенең Кошка авылы янында туктаган булырга мөмкин. Ә сугыш кыры кайдадыр уртада булган. Һәлак булучылар күп булса да, бөтен мәетне дә Идел буйлап агызып җибәрә алмаганнардыр. Җирләүләр булуы ихтимал. Югалган курганнарны эзләүнең заманча ысуллары бар. Әгәр дә без моны ачыклый алсак, Кондырча елгасы буендагы сугыш турында башкача сүз йөртер идек.

Аксак Тимер Туктамышка каршы сугышка барганда ташка язып калдыра (тарихта Карсакпайская надпись дип йөртелә). Кыска вакыт аралыгында экспедиция оештырыла һәм Низаметдинның елъязмасында телгә алынган бу ташны эзләп табалар. Таш алты гасыр буе шунда ята. Аны 1937 елда табалар. Эрмитажга алып баралар, таштагы язуны укымакчы булалар. Ташны 50 ел дәвамында өйрәнәләр.

Туктамыш ханның канунлы эшенә каршы барганын аклау өчен булса кирәк, ташта: «Безне дога кылып искә алырлар», — дип языла. Ташның күчермәсен Самара җирлегендә кую мәсьәләсе каралырга тиеш. Минемчә, ул Самараның туган якны өйрәнү музеенда урнашырга тиеш. Бәлкем, Аксак Тимер урнашкан лагерь урынындадыр. Сугыш булган урын халык хәтерендә яшәргә тиеш, — диде Назаров.

Сугыш булган урынның бер версиясе

Түгәрәк өстәл утырышыннан соң кайтырга чыктык. Утырышны алып барган Александр Еремкин сугыш урынының бер версиясен сөйләде. Трассадан кайтканда ул юлның тауны кисеп салып чыкканнарын әйтте. Екатериновка авылына җитәрәк бер калкурак җирне күрсәтте: «Без кечкенә чакта, сул якта борынгы мөселман зираты булган, дип әйтәләр иде», — диде ул. (Ул күрсәткән калкурак җирдә хәзер яшь агачлар үсә). Калкулык янында кыр, юлның сул ягында Кондырча елгасы ага. Кондырча елгасыннан Сок елгасы ерак түгел урнашкан.

«Мондагы колхозчылар белән сөйләшкәнем булды. Кыр җирен эшкәрткәндә тимер калдыклары тапканнарын әйтте алар. Монда археологларны чакырып китерергә кирәк дип уйлыйм», — диде Еремкин.

Экспедицияләр, эзләнүләр, ә бәлкем, яңа ачышлар ясалыр. Тарихчылар киләсе елда да Самарада җыелып, конференция үткәрергә кирәк дигән фикер белән, аерылыштылар. Беренче адымнар булды, алдагысын тарих күрсәтер…