«Нугайларның татар этногенезында катнашы зур»: «Татарлар» Нугай Урдасына багышланды
Нугайлар — шул ук татарлармы? Аларның Урал буйларындагы роле нинди? Казан ханлыгы яулап алынганда нугайлар ярдәмгә килгәнме? Бу хакта тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков һәм Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Татарлар» тапшыруында сөйләде.