Аксак Тимер&Туктамыш: Урта гасырның иң зур бәрелеше - Кондырча елгасы буендагы сугыш | intertat.tatar

Аксак Тимер&Туктамыш: Урта гасырның иң зур бәрелеше - Кондырча елгасы буендагы сугыш

Урта Азия дәүләте әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда дәүләте ханы Туктамыш арасында сугыш ни өчен тарихта онытылган? Урта гасырның иң зур сугышы булып саналып та, онытылган бу тарих турында Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев белән сөйләштек.

Илнур Миргалиев — Туктамыш хан һәм Аксак Тимер мөнәсәбәтләре турында диссертация яклаган бердәнбер галим.

  • Кондырча елгасы янындагы сугыш 1391 елның 18 июнендә, хәзерге Самара өлкәсенең Шентала районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300-400 мең, Алтын Урда - Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Төгәл мәгълүматлар юк, әмма шушы күрсәткечләр бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип атарга мөмкинлек бирә.
  • Бу сугышта кемнәр белән кемнәр сугышкан дигән сорау бик четерекле. XIV гасырда хәзерге заман күзаллавындагы милләтләр оешмаган була әле. Туктамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар - хәзерге Үзбәкстан җирлеге халыклары сугышкан дип әйтә алабыз.

Тарихчы безгә сугышның ни өчен тарих битләреннән сызып ташланганы һәм аның ни сәбәпле булуы хакында сөйләде.

— Чыганаклар җитәрлек булса да, Кондырча елгасы буендагы сугыш вакыйгалары әле ныклап өйрәнелмәгән. Сугыш Россия тарихы кысаларына кертелмәгән, мәктәп дәреслекләрендә дә юк ул. Самараның үзендә дә сугыш турында бармак белән санарлык кеше генә белә. Ул, һичшиксез, татар халкының да тарихы булып тора, — дип аңлатты Илнур Миргалиев.

  • Туктамыш хан (1340 еллар — 1406) — Алтын Урда ханы, сәяси чуалышлардан соң Алтын Урданы 1380 елда тулысынча берләштергән хан.
  • Әмир Тимер (Аксак Тимер, Тамерлан) — (1336-1405 еллар). Урта Азиядәге Чагатай дәүләте әмире. Урта Азия, Иран җирләрен басып ала, Алтын Урда, Төркия, Сүрия, Ирак, Һиндстан илләренә бәреп керә. Тимурилар династиясен кора, аның нәселе Һиндстанда Бөек монголлар дәүләтен кора.
  • Туктамыш-хан — Аксак Тимер мөнәсәбәтләре. Аксак Тимер белән Туктамыш-хан 1385 елда сугыш башлый. Башта сугыш Урта Азияда барса, соңыннан Алтын Урда җирлегендә бара. Иң зур бәрелешләр: 1391 ел — Кондырча елгасы янында һәм 1395 ел — Терек елгасы янында Аксак Тимернең җиңүе белән тамалана.

«Туктамыш хан таркалып барган Алтын Урданы торгызмакчы була»

— Туктамыш хан белән Аксак Тимер бәйләнешләре турында сөйләгәндә, ике дәүләтнең вәзгыятенә, булачак сугышлар алдындагы тарихына күз салырга кирәк.

Дәүләт башында Чыңгыз хан нәселе торган Чыңгыз дәүләтләре XIII гасырның беренче яртысында корыла башлый. Алар XIII гасырның икенче яртысында төзелеп бетә һәм алар Евразиянең күп өлешен кул астына ала. Шулай итеп, элекке дәүләтләр системасы җимерелеп, яңа империяләр барлыкка килә.

Алар арасында товар әйләнеше маршруты, ягъни трансконтиненталь сәүдә юллары салына. Ул безгә «Ефәк юлы» дип тә билгеле. Бу юл Чыңгыз дәүләтләре аша бөтен Евразияне берләштергән һәм бердәм дәүләт контролендә булган. Шуңа күрә, анда салымнар да аз алынган, ефәк юлында сакчылар торган, анда йөрү куркынычсыз булган.

Ул вакытта Америка ачылмаган, диңгезләр аша Һиндстан, Кытайларга йөри алмаганнар әле.

XIV гасырның икенче яртысында Чыңгыз дәүләтләре җимерелә башлый. Беренчедән, Урта Азиядә Чагатай дәүләте, Иранда илханлылар дәүләте бүлгәләнеп бетә, Кытайда Юань империясе җимерелә. Дәүләтләр бүлгәләнгәч, сәүдә юлларындагы куркынычсызлык та бетә, кәрваннарны талыйлар, икътисади яктан вәзгыять катлаулана.

Дәүләтләр арасында проблемалар туа. Бу вакытта Алтын Урда гына бердәм дәүләт булып тора, әмма 1360-1370 елларда Алтын Урдада сәяси кризис барлыкка килә. Сәбәбе — Чыңгыз, Батый ханның варислары бетә. 1359 елда Бәрдибәк хан вафат булганнан соң, аның нәселеннән беркем дә калмый.

Әмма Җүчи нәселенең (Җүчи - Чыңгыз ханның улы, Батый ханның әтисе) башка тармакларының токымнары исән була. Тукай (Тукай - Чыңгыз ханның оныгы, Җүчинең улы) һәм Шибан (Шибан – Чыңгыз ханның оныгы, Җүчинең улы) нәселләре дәүләт өчен көрәшә башлый. Көрәшү белән генә булмый, аларны барысы да — дәүләтнең барлык идарәчеләре, калган чыңгызлар кабул итәргә тиеш. Көрәш 20 елга якын сузыла. Бу дәүләтнең тормышы өчен уңай тәэсир итми.

Алтын Урда территориясеннән Ефәк юлының төньяк юлы үткән була. Көньяк юлы булганлыгы да мәгълүм, ул Алтын Урдага керми, Кытай якларыннан Урта Азия, Иран, Төркия аша Европага сузыла.

Алтын Урдада сәяси проблемалар башлангач, көньяк юл беренче урынга чыга. 1370 елларның икенче яртысында Алтын Урданы берләштерү турында корылтайлар оештырыла, яңа ханнар алга чыга. Шуларның берсе — Туктамыш хан. Ул шәхес буларак кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Әмирләр дә аны яклаган.

Ул халыкка һәм элитага илне берләштерү фикерен тәкъдим итә. Туктамыш Алтын Урданы Үзбәк, Җанибәк ханнар идарә иткән вакыттагы кебек көчле итмәкче була. Аны күтәреп алалар.

«Аксак Тимернең Туктамыш ханга булышуы турында күпертеп сөйли алмыйбыз»

Туктамыш хан Урус хан (1372-1375 елларда Алтын Урда ханы) белән сугыша һәм шунда яралана. Яралангач, аны Аксак Тимер янына (ул вакытта Аксак Тимер Азиядә хакимлек итә) алып китәләр. 1378 елның кышын ул анда үткәрә.

Аксак Тимерне мактап язган тарихи әсәрләрдә «Әмир Тимер аңа бик игътибар итте, булышты», — дип әйтелә. Башка чыганакларны да карасак, бу вакытта Аксак Тимер үзе дә көчле дәүләт эшлеклесе булмый әле. Ниндидер ярдәм күрсәтелгәндер, әмма ул вакытта Туктамышның киләчәге билгесез була. Шуңа Аксак Тимернең булышуы турында күпертеп сөйли алмыйбыз.

Соңыннан Туктамыш Алтын Урданы берләштерә, дәүләт көчәя. Төньяк Хәрәземдә (хәзер Төркмәнстан территориясендә Көһнә Үргәнч дигән шәһәр) коңгыратлар дигән нәсел идарә иткән. Туктамышның әнисе коңгыратлардан була. Ул Алтын Урда җирләренә кергән. Сәүдә юлы шуннан үткәч, аны Аксак Тимер дә үз кулы астына алырга тырыша. Шул ук вакытта Туктамышның да ул җирләрне аңа бирәсе килми.

Туктамыш — чыңгызлар, Аксак Тимер барласлар нәселеннән. Ул хан да булмаган, ул бары тик гаскәр башлыгы булып кына саналган. Дәүләт башлыгы булмаса да, дәүләтне ул тоткан.

«Туктамыш бу сугышка әзер булмый, чөнки Аксак Тимер кинәт кенә бәреп керә»

Туктамыш Алтын Урданы берләштергәч, Аксак Тимер берничә тапкыр Хәрәземне алырга бара, коңгыратларны әсир итеп үтерә. Соңыннан Иран территориясенә кереп, көнчыгыш Ефәк юлын контрольгә алырга тырышуы Туктамышка ошамый. Шушы гамәлләре өчен Туктамыш Аксак Тимерне яратмый. Шәхес буларак та аңа карашы тискәре булганын аңлыйбыз.

1385 елда ике дәүләт арасында сугыш башлана. Моголистан дәүләте (хәзерге көньяк Казахстан һәм Кыргызстан җирләре) җирлегендә Камаретдин дигән бер идарәче, шулай ук Ирандагы кайбер идарәчеләр (мәсәлән, сәрбадарлар башлыгы) Туктамыш яклы була. Алар хәтта Туктамыш исеменә хөтбәләр укый, акчалар суктыралар. Туктамыш чыңгыз нәселеннән булгач, үз лидерлары кебек кабул итәләр.

Туктамыш шулай ук көнбатыш Иран өчен көрәшне алып бара. Үз контроленә алырга, ягъни Аксак Тимерне анда кертмәскә тырыша. Чыганакларда анда аның илчеләрен Аксак Тимернең мыскыл иткәнлеге турында сөйләнелә. Туктамышның бу сәясәте Аксак Тимернең максатлары белән капма-каршы килә.

Туктамыш Сәмәрканд, Бохара, Ташкент шәһәрләрен камап ала, анда гаскәрләр җибәрә. Туктамыш белән Аксак Тимернең сугышы алты ел дәвам итә. Аксак Тимер Туктамышның төрле илләр белән берләштерү эшләрен алып барганын аңлый, шуңа күрә сугышны Алтын Урда территориясенә күчерергә тели һәм анда берничә тапкыр бәреп керү турында план кора.

Беренче баруы 1391 елның язында була. Аксак Тимергә юл күрсәтүче буларак Идегәй йөри. Туктамыш бу бәрелешкә әзер булмый, чөнки Аксак Тимер кинәт кенә бәреп керә. Бу хакта ул Литва кенәзе Ягайлога язган хатында әйтә. «Без белми калдык. Белгәч кенә гаскәр җыйдык», — дип яза ул.

Идегәй хезмәтчеләреннән ике кеше — Алтын Урда татарларының үз иленә дошман явы килгәне турында хәбәр бирәселәре килә. Юлда алар Аксак Тимердән качып китә һәм тизрәк Туктамыш ханга барып әйтәләр.

Туктамышка гаскәр җыярга җиңел булмый, бөтен гаскәрне җыеп өлгерә алмый ул. Күбрәк сул кул гаскәрләрен җыя. Сатлыкҗаннар яу кырын ташлап киткәч, кешеләре дә аз кала. Хыянәт җиңелүгә төп сәбәп була.

«Туктамыш Идел янына кадәр килгәч, Аксак Тимерне тулысынча юк итәчәгенә ышана»

Аксак Тимер Алтын Урдага каршы 1391 елның гыйнвар азагында кузгала. Ул дала аша үтә. Туктамыш Аксак Тимер гаскәре килгәнен белеп, далада үләнне яндыра. Көн дә дошманга күренеп алалар, әмма сугышка кермиләр. Беренчедән, Туктамыш хан гаскәр җыярга тели. Икенчедән, Аксак Тимер гаскәре дала аша күбрәк үтеп, көчсезләнәчәге турында уйлый. Өченчедән, Идел янына кадәр килгәч, аны җиңеп, дошман гаскәрен тулысынча юк итәчәгенә ышана. Аксак Тимер дә моны аңлый, шуңа күрә ул тизрәк Туктамыш гаскәрен туктатырга тырыша. Үзенең авангардын җибәрә. Сугыша башлагач, гаскәр туктап калырга тиеш була.

Аксак Тимер Җаек елгасын кичкәндә Туктамыш аңа һөҗүм әзерли. Аксак Тимер шуңа да (Идегәй кисәткән булса кирәк) җайсыз яктан китеп, мөмкин кадәр төньякка үтеп керә һәм Җаек елгасының башка урыныннан үтә.

Аксак Тимер Җаек елгасын үткәч, турыга Иделгә таба килә башлый. Ул вакытта Самара өлкәсе Алтын Урданың Болгар олысына керә.

«Туктамышны гаскәрләре сата, хыянәт итә»

Туктамышның уң як, сул як һәм төп гаскәрләре ярымай формасында, «уратып алу» тактикасы белән, Аксак Тимернең гаскәре «керпе» тактикасы нигезендә корылган була. Аксак Тимер гаскәрен җиде өлешкә бүлә. Араларга җәяүле укчы гаскәрләр куя.

Туктамыш Аксак Тимер гаскәрләрен уратып алгач, аны берничә әмире сата, хыянәт итә. Билгеле, бу алдан ук сөйләшенгән эш була, шул исәптән Идегәй тарафдарларыныкы да. Дошманны уратып алган вакытта хыянәт итәләр. Таралган гаскәр белән идарә итү мөмкинлеге югала. Туктамыш уртада тора, Аксак Тимер төп һөҗүмне шунда юнәлтә. Татар гаскәре тар-мар була, тарала башлый.

Кондырча сугышыннан соң 1392 елда Туктамыш Литва идарәчесе Ягайлога язган хатында: «Минем берничә әмирем мине сатты, Идегәй дигән сатлыкҗанны Аксак Тимергә җибәрделәр, ул алар сүзенә ышанып, илебезгә бәреп керде һәм ул кешеләр сугышкан вакытта бәрелеш урынын калдырып киттеләр», — дип яза. Алтын Урдада каршылыклар тулысынча бетмәгән була шул. Бүгенге көндә дә без аңлап бетерә алмаган шәхси каршылыклар да була.

Сугыш авыр бара, бик күп гаскәрнең, әмирләрнең үлгәнлеге турында әйтелә. Туктамыш гаскәренең бер өлеше белән Иделне кичеп чыга һәм төньякка — урманлы якларга китте, дип әйтелә. Безнең уебызча, Туктамыш хәзерге Татарстан, хәтта Казан якларына качкан булырга тиеш. Стратегик яктан Урта Идел бик җайлы бит, урманнар, калалар бар, көч тупларга менә дигән урын.

Аксак Тимер Туктамышның тиз арада гаскәр җыячагын аңлый. Шуңа күрә кире борылырга карар бирә. Аксак Тимер Алтын Урданың көнчыгыш өлешен көчсезләндермәкче була. Сул кул гаскәре күбрәк күчмәннәрдән торган була, шуңа күрә ул халыкны кырдырта, үзенә күп итеп әсирләр җыйдырта. Шуннан соң Аксак Тимер акрын гына Алтын Урдадан килгән юлы белән Сәмәркандка кайтып китә.

«Туктамыш чигенергә уйламаган, җиңәм дип белгән»

Әйткәнемчә, гаскәр гыйнвардан башлап җәй башланганчы килә. Кондырча елгасы янына килеп җиткәч, Аксак Тимер Туктамышны туктата ала. Ул туктап, сугышырга мәҗбүр була.

Гаскәри тактикадан караганда, каршысында — сугышырга килгән дошман гаскәре, артта — Идел елгасы. Идел елгасының уң ягы таулы. Иделне кичеп чыгу да җиңелләрдән булмый. Өстәвенә, Сок, Кондырча елгалары да якын- тирәдә була. Чигенгән вакытта гаять җайсыз урыннар, әйтерсең, бары тик һөҗүм итү урынын гына сайлаганнар, чигенүне планлаштырмаганнар.

Туктамыш чигенергә уйламаган, җиңәм дип белгән, дип уйлыйм. Иделнең икенче ягында - Алтын Урданың зур шәһәрләре, әлбәттә, Туктамышның Аксак Тимерне Иделнең уң ягына чыгарасы килмәгән.

Туктамыш белән Аксак Тимернең сугышы турында Шәрәф әд-дин Йәзди, Низам әд-дин Шәми кебек язучылар яза. Рус, гарәп һ.б. чыганакларда да бу сугыш турында мәгълүмат бар. Шуңа күрә сугыш турында мәгълүмат күп.

Кызганыч, сугыш булган урыннар археологик яктан бөтенләй тикшерелмәгән әле.

«Туктамыш башка дәүләтләр белән берләшү җаен карый»

Бу вакыйгадан соң Туктамыш Алтын Урданы яңадан үз кулы астына ала, яңадан гаскәр җыя. «Аксак Тимергә мине саткан, хыянәт иткән кешеләрне Аллаһ ярдәме белән кулыбызга төшердек һәм без аларны җәзаладык», — дип яза Туктамыш Литва кенәзенә. Бу вакытта Аксак Тимер Хәрәземне яулап ала, аны тулаем җимерттерә. Хәтта шәһәр өстенә басу ясап, тары чәчтерә.

Бу Аксак Тимер белән яңа сугышлар булачагын аңлата. Моның өчен Туктамышка яңа ресурслар кирәк була. Фра Мауро дигән кешенең картасында Аксак Тимернең Кондырча елгасы буенда 18 гаскәр башлыгы үлеп калганлыгы күрсәтелә. Аксак Тимер дә бу сугышта гаять күп сугышчыларын югалта дип әйтә алабыз. Алтын Урда сугышчыларыннан күпме югалту булганлыгын белмибез.

Туктамыш башка дәүләтләр белән берләшү җаен карый. Гарәп елъязмачысы Ибн Тәгриберди язуынча, Туктамыш Аксак Тимергә каршы гаскәри берлек кора. Аның составына алты дәүләт керә. Килешүне 1394 елда имзалыйлар.

1395 елда Аксак Тимер яңадан Алтын Урда җиренә керә, берлек Аксак Тимергә каршылык күрсәтергә өлгерми кала. Соңыннан Аксак Тимер мәмлүкләрдән кала бу берлеккә кергән илләрне барысын да җимереп бетерә. Бу вакыйга Терек елгасы буендагы (Төньяк Кавказда) сугыш дип йөртелә.

Нәтиҗә: Аксак Тимер 1395-1396 елларда Алтын Урданың төп шәһәрләрен яндырып үтә. Соңыннан Алтын Урда җимерелгәннән соң, дәүләт ханлыкларга бүлгәләнә, көчсезләнә. Рус кенәзлеге беренчелеккә чыга башлый.

Аксак Тимер Алтын Урданы җимермәсә, дәүләт нинди булыр иде?

Әйтүе авыр. Туктамыш кебек көчле идарәче булганда ул тиз генә җимерелмәс иде. Җимерелсә дә, ул әле күп еллар бердәм дәүләт буларак яшәвен дәвам итәр иде, бәлки. Әмма «бәлки» белән яшәп булмый.

Татар тарихында бу сугыш бик әһәмиятле һәм фаҗигале вакыйга, милли тарихыбызның авыр сәхифәсе итеп карыйбыз.

Испан сәяхәтчесе Руи Гонсалес де Клавихо Аксак Тимер белән күрешеп сөйләшкәне турында яза һәм Туктамышның Аксак Тимергә каршы торган иң көчле идарәче, аңа каршы гаскәри берлекне әйдәп баручы булуын әйтә. Туктамыш — дөньякүләм сәясәт алып барган татар ханы. Шуңа күрә без аны халкыбызга кайтарырга тырышырга тиеш. Ул безнең тарихи хәтердә ныклы урын алып торырга тиеш.