Көрәшче Искәндәр Мортазин никах укыткан

Яшь пар никах фотоларын үзләренең инстаграм битендә урнаштырган.

Танылган көрәшче Искәндәр Мортазин никах укыткан. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Искәндәр «Гаилә. 26.06.20» дип язып, никахтан фотолар урнаштырган. Геолокация буенча Яр Чаллы шәһәрен дә билгеләп куйган.

Социаль челтәрдәге дуслары, яшьләрне котлап, бик күп теләкләр калдырганнар. «Котлыйбыз сезне! Бәхетегез гомерле, гомерегез бәхетле булсын!», «Күз тимәсен!», «Искитмәле матур һәм батыр пар. Бәхетегезне тапкансыз – саклагыз. Сөеп-сөелеп, рәхәтләнеп яшәгез», – дип телиләр язылучылары. 

Искәндәр сөйгәне Рузиләгә март азагында тәкъдим ясаган иде.