Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйе!» - көрәшче Искәндәр Мортазин йөргән кызына тәкъдим ясаган

Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин йөргән кызы Рузиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

news_top_970_100
«Әйе!» - көрәшче Искәндәр Мортазин йөргән кызына тәкъдим ясаган
@gimadievaar

Көрәшче Искәндәр Мортазин йөргән кызы Рузиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Яшь пар моның турында үзләренең инстаграм челтәрендәге битләрендә язып чыктылар.

Искәндәр Рузиләгә сюрприз ясаган. Ул ниндидер кичә барышында кызыл розалар гөлләмәсе тотып, кызның каршында тезләнеп, аңа тәкъдим ясый. Кыз «әйе» дип җавап бирә. 28 март көнне Рузилә үзенең инстаграмында чәчәкләр фонында йөзек кигән кулын фотога төшереп: «Әйе, әйе, әйе! Мин сине яратам!» – дип пост керткән.

1 апрель көнне: «27.03.2020. Ул көнне яныбызда булган һәр кешегә рәхмәт! @iskin_murtazin өзелеп яратам!» - дип язган Рузилә һәм видео урнаштырган. Искәндәр дә видеоны 1 апрель көнне кертеп: «27.03.20. Яратам сине, кызым», – дип язган.

Яшь парны комментарийлар язып та котлаганнар. «Котлыйбыз!», «Безнең килен, матуркай», «Без сезнең өчен шат», – дип язганнар инстадуслары.

Алып баручы Фәнил Вакказов та: «О, котлыйм, брат! Бу вирус нәрсәгә генә этәрми кешене! Туй көнен билгеләгәч, әйтерсең, язып куярмын!» – дип язган.

  • Искәндәр Мортазин – Әлмәт районы көрәшчесе. Ул 2019 елда Татарстанның иң яхшы көрәшчесе исеменә лаек булды. Шулай ук 2019 елда узган иң көчле көрәш турнирларында – «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында, Данил Галиев турниры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гамәлгә куючы ярышта, Татарстан һәм Россия чемпионатларында беренчелекне яулаган иде.  
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100