Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәлил әсирлектә көрәшкән, без — келәмдә». Елның беренче көрәш ярышында кем отты?

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш ярышы тәмам. Биектауның кунакчыллыгы, иске кагыйдәләрнең ничек кадерле икәнлеге, Раил Нургалиевның рекорды, Җәлилнең дә көрәшче булуы — «Татар-информ» хәбәрчесе репортажында.

news_top_970_100
«Җәлил әсирлектә көрәшкән, без — келәмдә». Елның беренче көрәш ярышында кем отты?
Энҗе Габдуллина

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел өченче тапкыр Биектауда үтте. 50дән артык команда, 400ләп көрәшче бил алышты. Бүтән спорт төрләрендә бу кадәр катнашучы булмый дип беләм. Моның ничек күп икәнен менә болайрак итеп аңлатып карыйм әле. Беренче әйләнеш иртәнге тугыздан кичке алтыга хәтле барды. Ике сәгатен чигерсәк тә, бу сигез сәгать дигән сүз. Иң масштаблы турнир шул бу.

14е көнне ярышны җомга намазына туктатып та тордылар. Бик матур һәм бик күркәм күренеш булды монысы. Афәрин!

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры — ул яңа сезонны башлап җибәргән беренче ярыш та. Шул исәптән бу турнирда узган елга нәтиҗәләр дә ясыйлар. Иң яхшы көрәшче, иң яхшы хөкемдар, иң яхшы тренер һәм башка номинацияләрдә бүләкләделәр. Ачылыш тантанасына Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде. Иң-иңнәрен Марат Готыф улы үзе бүләкләде.

2019 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Теләче районы өчен чыгыш ясаучы Ренас Кәлимуллин, Әлмәт командасыннан Искәндәр Мортазин һәм Биектау өчен көрәшүче Раил Нургалиев танылды.

Муса Җәлил турнирында теләгән һәр көрәшче катнаша ала. Алар Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә була ала. Мәсәлән, быел Төмәннән Турал Азимов, Удмуртиядән Галләмов Нәргиз, Шабаев Илмир килгән иде.

Равил Хәйруллин: «Җәлил әсирлектә көрәшкән, без — келәмдә»

Быел Бөек Җиңүгә 75, ТАССРга 100 ел. Муса Җәлил турнирының ачылыш тантанасы да Җиңү белән бәйле иде. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең шәхесен тирәнтен ачуга ирешкәннәр оештыручылар. Шундый даталар белән туры килүе дә символик булды.

«Муса Җәлил әсирлектә көрәшкән, ә без келәмдә көрәшәбез. Иң мөһиме: безнең көрәш дусларча», — ди Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Плетцензее төрмәсенә, Муса Җәлилне җәзалаган урыннарга барырга туры килде. Капкадан керүгә үк күңелгә шом керде. Без шул гильотиналар торган урынга кердек, чәчәкләр куйдык. Шулай ук анда элмәкләр дә бар иде. «Болар нәрсәгә?» — дип сорадык. Әгәр гильотина ватылса, аларны көттереп торып булмый бит инде, шул элмәкләргә асып куялар икән.

Фашизмның оясында фашистларга каршы көрәшеп, илгә тугъры булып калган, герой исеменә лаек булган Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган турнирга килмәгән командаларга минем әйтер сүзем юк. Ничек инде шундый каһарман милләтәшебезнең истәлегенә үткәрелгән ярышка килмәскә була? Нинди кешеләр болар? Әгәр шунда фашизм җиңгән булса, СССР нинди хәлдә калган булыр иде. Безне кешегә дә санамаган булырлар иде, — диде Равил Гарифулла улы.

«Көрәшмичә җиңеп чыгучыны мин көрәшчегә санамыйм»

2019 елны Татарстан һәм Россия чемпионатында көрәшнең миллилеген сызып ук атканнар иде. Моңа халык түзмәде, билгеле. Танк белән өстеннән чыктылармыни — иң кадерле милли көрәшне билбауга әйләндереп куя яздылар. Дөресрәге, куйганнар иде инде. Тик Татарстан көрәш федерациясенең Президиум утырышында элеккеге кагыйдәләргә кайтырга кирәк дигән карар чыгарылгач, үпкәгә саф һава тулган кебек булды. Дөрес, бу Татарстанда үткән ярышларга гына кагылачак. Тик шулай да, бер дә юк түгел.

Муса Җәлил турнирында да шул элеккеге көрәш кагыйдәләре буенча көч сынаштылар. Үзебезнеке бары үзебезчә инде. Инде алым ясарга курыккан көрәшчеләргә җан кергән диярсең. Курыкмыйлар бит, рәхәтләнеп күтәрәләр, баш очыннан әйләндереп салалар. Искиткеч! Күпме гомер «накрывание» дигән нәмәрсә белән баш катырдылар. Муса Җәлилдә инде «яшел киемле көрәшче кисәтү алды, кызылы алды, аннары тагын яшеле алды да, аннары кызылы алды. Хәзер кем җиңәр? Кызылы кисәтү алырмы, яшелме?» дигән фаразларга урын калмаган иде. Көрәштеләр! Тагын бер кат искиткеч!

Көрәшнең халыкка ошаганы, ошамаганы шунда ук сизелә аның. Ошатмый икән, җиде катлы итеп сүгеп атырга да күп сорамый тамашачы халкы. Ә бу юлы «ай молодец» дигән сүзләр дә, каты итеп кул чабулар да ешрак булды. Халык күп нәрсә белән килеште.

Инде ничәмә-ничә еллар бер генә ярышны да калдырмыйча карап барган җанатарлар белән сөйләштем. «Кагыйдәләр элеккечә, шуңа көрәшне каравы рәхәт» диделәр алар.

Күп еллар Әтнә, Арча, Казанның Мәскәү районы командалары өчен чыгыш ясаган, күп мәртәбә Сабантуйлар батыры, өч тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда ирләр арасында берничә мәртәбә призер, ветераннар арасында ике тапкыр беренчелекне яулаган Марсель абый Хәйдәров элеккеге кагыйдәләргә кире кайтуны бөтен халык хуплады ди.

Ярышларны, Аллага шөкер, калдырырга тырышмыйм. Чөнки монда килеп үзеңне башкача хис итеп, гел уңай эмоцияләр генә алып кайтып китәсең. Җанатарлыкка күчкәнемә биш-алты ел гына әле. Көрәшне яратам, көрәштән калганым юк, көрәшне үстерергә тырышам.

Берара көрәшнең кагыйдәләрен үзгәртеп, каршылыклар туган иде. Халык ошатмады, көрәшчеләр ошатмады. Көрәшнең яме бетте.

Ул кагыйдәләргә бөтен кеше каршы чыкты.

Ул кагыйдәләргә бөтен кеше каршы чыкты. Бөтенләй кирәкмәгән нәрсә булды бит ул. Иң шәп көрәшче күтәреп алып, көндәше аның өстенә төшеп, беренчесе төшеп калган очраклар бик күп булды бит. Ничек инде алай? Бер көрәшче эшли дә эшли, баллар җыя һәм соңгы секундларда, кисәтү алып, төшеп кала. Мин моны дөреслеккә бөтенләй туры килми дип саныйм. Көрәшмичә җиңеп чыгучыны мин көрәшчегә санамыйм. Минем яраткан, яратмаган көрәшчем юк. Ул келәмгә чыккан икән ул матур көрәш күрсәтергә тиеш.

Әлеге турнирда элеккеге кагыйдәләрне кире кайтардылар, без көрәшкән замандагыча хәзер. Күреп торасыз, тавыш та юк, халык тыныч. Элеккеге кагыйдәләргә кире әйләнеп кайтуны без бик хуплыйбыз, — диде Марсель абый.

Марсель абый быел да ветераннар арасында булган көрәшкә чыкты. Яшь егетләр кебек келәм уртасына чыгып басарга үзләрендә көч тапкан абыйларга сокланам мин үзем.

Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Илшат Галимуллинны иң хисле җанатар дип әйтәләр. Ул сызгырганда көрәш барган бина чатнап куя икән, ди. Илшат абый инде 22 ел җанатар функцияләрен тугъры башкара, «берәр ярышны калдырсам, йоклый алмыйм», — ди.

Кечкенәдән көрәшеп үстек. Муса Җәлилдә спортфакта укыган чакта катнаша идек. Отып булмады, әлбәттә, тик призлы урынга керә идем.

22 ел җанатар булып йөрим инде. Бөтен ярышка да барам, берсен дә калдырган юк. Берәр ярышны калдырам икән, кешечә йоклый да алмыйм мин. Узган ел Актанышта узды Муса Җәлил турниры, анда да бардык, юл ерак дип тормадык.

Быелгы Муса Җәлил турниры иң беренчесе. Иң мөһиме: биредә элеккеге кагыйдәләрне кире кайтардылар. Көрәшне каравы шундый рәхәт, шундый күңелле. Үзгәреш күзгә кереп тора. Бер көрәшче дә алым ясарга куркып тормый. Күтәрәләр, атасы кеше ата, ятасы кеше барыбер ята инде. Искиткеч дөрес менә бу көрәш.

22 ел җанатар булып йөрим дисез. Шушы 22 ел эчендә иң истә калган вакыйга бармы?

Күңелгә кереп калган бер вакыйга бар. Ул вакытта «Ак Барс» көрәш сарае юк иде, «Баскет-холл»да булды. Чаллы егет Гыйлаев Айрат белән Балтачтан Хәйретдинов Айдарның көрәше иң истә калганыдыр да инде. Ул көрәшне сөйләп-аңлатып бетереп булмый, аны күрергә кирәк. Язмалары булырга тиеш аның. Чын татар көрәше, татарның тормышын күрсәткән искиткеч көрәш булды ул, — диде Илшат абый.

Салкын канлы хөкемдарлар

Тамашачыларның «яратмаган» кешеләре — хөкемдар халкы. Һәрбер кеше үзенчә хаклы дисәләр дә, хөкемдарларга көрәшмичә җиңеп чыгучыга караганда да ныграк «эләгә» кайчак. «Әле дә түзәләр инде, берәр кызурак канлысы булса, келәмнән чыгып, теләсә нәрсә кычкырып утыручыга берне бәрер иде», дип утырам инде мин үзем. Чын. Хирурглар кебек салкын канлы булырга тиештер дә инде ул хөкемдарлар.

Турнирның баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов хөкемдарлар турында:

Һәрбер җанатар каршы булган саен һәр адымны тикшереп торсак, бу көрәш бер айда да бетмәс иде. Монда бары тик югары категорияле хөкемдарлар гына эшли. Без аларга ышанабыз. 2013 елда татар-башкорт көрәше дигән исем «көрәш»кә генә калды, шундый исемдәге федерацияләр ачылды. Көрәш бөтенроссия реестрына керде һәм ул безнең көрәшчеләребезгә Татарстанның гына түгел, Россиянең спорт осталары дигән исем бирә торган федерациягә әйләнде.

Үзем дә 40 елдан артык хөкемдар булып эшләдем. Тик шуңа да карамастан, 2013 елдан без категория алып бардык. Беренче ике елда өченче категория, ике елдан икенче, аннары беренче категорияле хөкемдарларга әйләндек. Хәзер Россия дәрәҗәсендәге белгечләребез бар. Шушы этапларны үтмәгән хөкемдарлар монда берничек тә эләгә алмый.

Хәзер шунысы да куандыра: шушы елларда гына көрәштән киткән, заманында матур көрәш күрсәткән егетләребез дә хөкемдарлык итәргә килеп керә алдылар. Бу безнең көрәшнең, хөкемдарлыкның киләчәге бар дигән сүз.

Ел азагына «Иң яхшы хөкемдар» дигән исемне ничек алырга?

«Аппеляционное жюри», хөкемдарлар коллегиясе рәисе дигән кешеләр бар. Шулар белән берлектә һәрбер ярыштан соң һәрбер хөкемдарга билге куела. Ел буена кем күбрәк, кем яхшырак хөкемдарлык иткәнен шушы билгеләргә карап билгелибез. Ул билгеләр мәктәптәге кебек инде, бердән алып бишкә кадәр, — дип аңлатты Фәрит Шәйхетдинов.

Бәйрәм булса, шундый булсын

60 кг үлчәү авырлыгында Яр Чаллыдан Исхаков Ришат чемпион калды. Аның җиңүен шулкадәр көткәннәр булса кирәк, җиңеп чыккач, аны тренеры үзе дә бер күтәреп салды. Җиңүне болай бәйрәм иткәннәрен күргән юк иде әле. Сикерәләр, сальто эшлиләр, кычкыралар, сәҗдәгә китәләр — болары гадәти хәл. Чаллылар бәйрәм булса, шундый булсын дигәннәрдер, әйеме.

70 кг үлчәү авырлыгында чемпион булып Теләчедән Динар Кәримуллин калды. Иң кискен алышларның берсе өченче әйләнештә Динар Кәримуллин белән Ислам Фәләхов очрашуы булгандыр. Икесе дә көчле әзерлекле, тәҗрибәне дә байтак кына туплап өлгергән көрәшчеләр. Алыш икесенең дә икешәр кисәтү һәм 6:6 исәбе белән тәмамлана. Чиста вакыт бетәргә берничә секунд кына калгач, Динар ике баллык алым ясый. Менә шушы алымы аны дүртенче әйләнешкә чыгара да инде.

80 дә гадәттәгечә Ренас Кәлимуллин беренчелекне яулады. Бу аның Муса Җәлил турнирында инде бишенче җиңүе. Ренасның Айрат Гыйлаевны куып тотып, уникенче тапкыр чемпион булуын да күрергә язсын!

Искәндәр, молодец!

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы көрәшче» исеменә ия булган Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин 65 кг үлчәү авырлыгында быел өченче урынга калды. Дүртенче әйләнештә аны Балтач көрәшчесе Илназ Миңмуллин өч кисәтү белән җиңеп чыга. Ул алыш эмоциональ яктан авыр булды. Исәп Мортазин файдасына 3:2 булып барганда ул, өченче кисәтүен алып, җиңелергә мәҗбүр була. Бу бәя белән килешмичә, команда вәкилләре бугазга бугаз килеп бетте. Хәтта Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга кызыл карточка да бирделәр. Тик алыш балтачлар файдасына тәмамланды.

Искәндәр молодец ул дип Россия беренчелегеннән соң бер язган идем инде. Бер молодец кеше гомер буе молодец инде ул. Иң мөһиме: мактый торгач, күз генә тидермәсәм ярый. Бу юлы да, җиңелүен аңлап, хөкемдарлар белән талашып, тавышланып йөрмәде (ә бит андый хәлләр буа буарлык булды инде). Шунда ук көндәше белән күреште. Хәтта аның кулын да өскә үзе күтәрде. Җиңелә дә белергә кирәк шул.

Чистага атучы Башкортстан егете

75 кг үлчәү авырлыгының финалы көчле булды. Әлмәттән Марат Кәримов белән Теләче өчен көрәшүче Артур Зөлкәрнәев соңгы көчләренә кадәр тартыштылар. Хөкемдарларның җыелып «кино караулары» да еш булды. Азакка таба исәп 6:6га әйләнде, шуңа өстәп, икесенең дә икешәр кисәтүе бар. Тик шунда Зөлкәрнәев, ярышның агымын бөтенләй икенче якка борып куеп, Маратны чиста алым белән җиңеп чыкты. Гади телдә аны «чистага атты» диләр. Кыскасы, Теләче Әлмәтне чистага атты да чыгып китте. «Эпичный конец».

«Ринат улым, түз!»

90 кг үлчәү авырлыгында Балтачның легендар көрәшчесе Ринат Хәйретдинов та көрәште. Ул шулай ук Балтач командасының баш тренер вазифаларын да башкара. Дүртенче әйләнештә Хәйретдинов Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин белән күреште. Менә ичмасам Балтачлылар җан атып та карады! Чиста вакыт бетәргә 13 секунд калганда икесенең дә икешәр кисәтүе бар һәм исәп Хәйретдинов файдасына 3:2 булып бара иде.

Шунда бер абзыйның тыныч кына итеп «Ринат улым, түз!» дигәне истә калды. Ринат түзеп кенә калмады, хәтта бер балл да алды. Сәмигуллинга автомат рәвештә кисәтү бирделәр.

И сөенде балтачлар! «Безнең Ринат монстр! Тигр! Кара ничек җыртты теге егетне!» диештеләр. Тик Хәйретдинов ярымфиналда Алабуга көрәшчесе Илнар Галимовка җиңелде. Ә Илнар Галимов финалда Илмир Төхвәтуллинга оттырды. Шулай итеп, Казанның Яңа Савин районы өчен көрәшүче Балык Бистәсе егете Төхвәтуллин 90 кг үлчәү авырлыгында чемпион калды.

Муса да беренче, Раил дә беренче

«Манзара» премиясеннән соң Муса Галләмов белән Раил Нургалиевның көрәшүен халык тагын көтеп йөри иде. Тик Муса Җәлил турнирында алар икесе ике үлчәү авырлыгында көрәштеләр. Раил 100дә батыр булып калса, Муса 130 кг үлчәү авырлыгында чемпион калды.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: 100 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче Раил Нургалиев быел әлеге турнирны тугызынчы тапкыр отты. Нургалиев хәзер рекорд куючылар исемлегенә керде.

— Җиңүләр ансат кына бирелми. Беренчедән, үз өстеңдә эшләмәсәң, шөгыльләнмәсәң, җиңүләр килми. Икенчедән, гаиләң, хатының, балаларың, әти-әниең синең өчен җан атып тормаса, теләктәшлек күрсәтмәсә дә гел җиңеп булмый ул. Алар барысы да бәйләнгән. Дөрес энергетика булганда, шөгыльләнгәндә генә барысы да яхшы булачак, — диде Раил Нургалиев җиңүләренең серен чишеп.

Ә 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Зәй районы өчен чыгыш ясаучы Сергей Павликка тиңнәр булмады. Финалда ул Питрәч көрәшчесе Фәрхәт Фәйзулинны чиста алым белән җиңеп чыкты.

Кубок кабат Теләчедә

Теләче командасы чыннан да ныклы әзерлек белән килгән иде. Мин гел бер нәрсәгә игътибар итәм: Теләчедән көрәшчеләр генә түгел, җитәкчеләр дә җыелып килә. Районның спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов: «Кубокны алып килүен килдек, кире алып кайтып китәсе килә бит» дип көрәшчеләр яныннан китмәде дә. Әле турнирның беренче көнендә Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов та бар иде. Минем белән килешерсез дип уйлыйм: көрәш ярышларына район башлыклары би-и-ик сирәк кенә килештерә ул. Хәтта спорт өчен җаваплы кешеләр дә килмәскә мөмкин. Моны көрәшкә кул селтәү дип кабул итәм мин. Районда көрәш үсеше өчен алар җаваплы бит.

— Спорт спорт инде ул. Соңгы елларда Республикада көрәшкә игътибар артты. Бер районның да артта каласы килми. Безнең көрәш хәзер Республика дәрәҗәсендәге көрәш кенә түгел бит ул. Ул хәзер илкүләм, дөньякүләм спорт төре. Шуңа күрә монда профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән көрәшчеләр катнаша, барсының да отасы килә. Узган елгы уңышны кабатлыйсы килә, тик спорт спорт инде, — дигән иде Нәҗип Нәкыйп улы.

Теләче көрәшчеләре моны ишетте булса кирәк. Кубокны ничек алып килгәннәр, шулай алып та кайтып киттеләр.

Ә икенче урында — Әлмәт, өчтә — Зәй районы командалары.

Бөке бетәр, көрәш бетмәсен!

Быелгы Муса Җәлил турниры шаулап-гөрләп узып китте. Оештыру ягыннан да, көрәш ягынннан да төртеп күрсәтерлек яман нәрсәләр булмады. Ә шулай да микрофон тотып утыручы хөкемдарларның сөйләме дә аңлашылса, яман каты күңелле булыр иде.

Машиналар турында әйтми булмый инде. Чөнки ул көрәш сөючеләрнең теңкәләренә тия торган бер коточкыч зур проблема. Биектау ерак түгел, Казаннар да өелеп килә. Шуңа күрә Биектау урамнарында бераз бөке дә булып алды хәтта. Мин моңа сөендем генә, димәк, халык көрәш карарга йөри. Бөке үз вакыты белән бетә ул. Анысына гына түзәргә була, көрәш бетмәсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100