«Көндәшең үлсә үлсен, син җиң, дияргә ярамый». Муса Җәлил турнирыннан ни көтәргә?

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры быел 57 тапкыр үткәрелә. Биш төбәк, 400ләп көрәшче, саллы бүләкләр һәм бушлай пылау ашау мөмкинлеге 14-15 февраль көннәрендә Биектауда булачак. «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә турнирга кагылышлы сораулар гына түгел, көрәштәге башка проблемалар да күтәрелде.
Көрәш=милләт Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры беренче тапкыр 1964 елда уздырыла. Хәзер әлеге турнир иң зур, иң көчле һәм иң титуллы ярышларның берсе. Шуңа күрә дә Муса Җәлил турнирын откан һәр көрәшче тарихка кереп кала.Турнирда ел саен 400гә якын көрәшче бил алыша. Быел тагын дүрт төбәк — Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Пермь өлкәсе турнирда катнашырга теләк белдергән. Турнир Республиканың төрле районнарда үткәрелә. Быел ул кабат Биектауга әйләнеп кайтты.Беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыга. Аннан соң күчмә кубок Буада да, Чистайда да була. Муса Җәлил турнирын Чаллы командасы — тугыз, Әлмәт — алты, Түбән Кама командасы биш тапкыр откан. Балтач командасы исә рекорд куеп, турнирны унөч мәртәбә ота.Әлеге ярышның төп әһәмияте — милләтне таныту. Ул юкка гына Муса Җәлил исемен йөртми. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да әйтеп үтте. — «Ватаным Татарстан» газетасында милләт темасы һәрвакыт төп тема булды. Ә көрәш — безнең милләтне саклауның төп чарасы. Ә Муса Җәлил — ул азатлык һәм батырлык символы. Быел әле Җиңүнең — 75, ә ТАССРның 100 еллыгы да. Турнир шундый зур даталар астында үтә, моның мәгънәви әһәмияте дә бар, — диде ул.Кагыйдәләр искечә! Ура!Көрәш буенча Татарстан һәм Россия беренчелегеннән соң кагыйдәләр белән бераз аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде. Тик Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин әйтүенчә, федерациянең Президиум утырышында кагыйдәләрне элеккечә, ә бәлки яхшырак та итеп үзгәртергә дигән карар кабул ителгән. Муса Җәлил турнирында нәкъ тә менә шушы кагыйдәләр буенча көрәшәчәкләр. Кыскасы: 1. Көрәшчеләребез элеккечә, үзебезчә футболка киеп көрәшәчәкләр (кимонолар Россия беренчелегенә калып торсын); 2. Көрәш ике минут бәйләмичә, ике минут бәйләп барачак. Соңгы 30 секунд — чиста вакыт; 3. Әгәр дә көрәшче көндәшен күтәреп, алым эшлим дигәндә икенчесе аның өстенә төшә, ягъни «накрывание» эшли икән, аста калганына кисәтү бирелмәячәк; 4. Әгәр дә ике тапкыр шушы хәл кабатланып, күтәреп алым ясарга теләгән көрәшченең өстенә икенчесе төшә, ягъни ике тапкыр «накрывание» алымы ясый икән, «накрывание» ясаучыга кисәтү биреләчәк. Раил нигә килмәгән?Матбугат конференциясендә көрәшче Раил Нургалиев та катнашырга тиеш иде. Тик ул килмәгән. Аны «Муса Җәлил турнирына әзерләнә» дип әйттеләр. Тик сәбәп ул гына түгел дигән сүзләр дә яңгырады. Чөнки «Манзара» премиясеннән соң интернет челтәрендә Раил яздырган аудиоязмалар тарала. Ул анда Мусаны отуы белән мактана һәм хөкемдарлар турында имеш-мимешләр әйтә. Шулай да, әйтеп үтәргә кирәк: Раил Нургалиев Муса Җәлил турнирында сигез мәртәбә җиңеп чыга.«Шәһри Казан» газетасы корреспонденты, спорт журналисты Фәрит Салиховның моңа бәйле рәвештә бирелгән: «Баш хөкемдар кем була? Анда Биектауның үз кешеләре генә булачакмы?» дигән соравына Хәлил Хәмит улы тулы итеп җавап бирде.— Без Равил Гарифулла улы белән һәр хөкемдарны карадык, сөйләштек. Әле кагыйдәләрдә дә бераз үзгәртүләр булды. Тәҗрибәле хөкемдарларны алырга тырыштык, яшьләрне дә керттек.Раил Нургалиевның аудиоязмасына килгәндә, мөселман кешесе буларак, бер әйбер әйтәм. Кеше ялгышырга мөмкин. Бездә, мөселманнарда, шулай каралган: әгәр дә синең кардәшең ялгыша икән, аны яшерергә тырышырга кирәк, ул сиңа савап була.Раил төшергән инде кызык ясап. Мин дә карадым. Бер дә кызык, мәртәбәле нәрсә түгел. Раил ялгышкан инде. Икенче язмасында хөкемдарлар турында әйтә. Бездә беркайчан да андый хәл булганы юк. Үзем районнарда карап утырам көрәшне. Аны сез дә карап утырасыз. Нинди дә булса ярышта хөкемдарлар берәрсен махсус яклый дип уйламыйм. Бер келәмдә өч төрле районнан килгән өч хөкемдар эшли. Хөкемдар да ялгышырга мөмкин. Йә тәҗрибәсе җитмәгәндер, йә дөрес күрмәгәндер. Хәзер матбугат чараларына шул кызык, халыкка да кызык инде. Ә бит Раилнең җиңүеннән яңалык ясарга, аны популяр итәргә кирәк иде. Менә шунда көрәш, татар халкы көчле була. Аның сөртенгәнен күреп, шуны күтәреп, кызык ясап түгел.Без андый кешеләрнең ялгышын күтәреп, зурга җибәрәбез дә, аларның да бит хатыннары, балалары, әниләре бар. Алар турында да уйларга кирәк. Чабып барган ат та абына. Шушында нокта куйыйк, туктатырга кирәк моны, — диде ул.Ә турнирның баш хөкемдары — Фәрит Шәйхетдинов, аның урынбасары Әүхәт Мөхәммәдиев булачак.«Көндәшең үлсә, үлсен, тик җиң» дип көрәшергә ярамый!»Бер җыелгач, көрәштә булган тагын бер зур проблема — тәрбия мәсьәләләренә дә тукталып киттеләр.«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, спорт журналисты Илнар Хөснуллинның: «Бәлки шушындый хәлләр кабатланмасын өчен, тренерлар балл җыярга, җиңәргә, көндәшен уйламыйча да, «накрывание» эшләргә түгел, ә тәрбиягә өйрәтергә тиештер?» дигән тәкъдименә Хәлил Шәйхетдинов бер мисал да китерде.— Исемен әйтмим. 130 кг үлчәү авырлыгында көрәш бара. Бер танылган көрәшчебез көндәшен күтәреп алып, башы белән кадады. Ул аны махсус башы белән кадыйм әле димәде, тик шулай килеп чыкты. Кадады да, келәм буйлап, кулларын күтәреп, сикереп йөри. Мин шушы көрәшчегә шалтыраттым: «Ник син алай итәсең?» — дидем. Без гомер-гомергә көрәшкәндә көндәшебезнең өстенә төшсәк, килә идек, хәлен сораша идек, ярдәм итә идек. Көрәш гомер буе дуслаштыра-татулаштыра иде, хәзер бөтенләй ерткычланып барабыз.Ә шул башы белән төшкән малай кабыргасын, йә муенын сындырган булса? Хәзер бит «көндәшең үлсә, үлсен, тик син җиңәргә тиеш» дип көрәшәләр. Тәрбия җитеп бетми, — диде Хәлил Хәмит улы.Гөлнара Сабирова исә «Әгәр шәхес һәм тәрбия турында сөйләшәбез икән, әйдәгез хатын-кызлар көрәшен туктатыйк» дигән фикер белән дә чыкты. Илнар Хөснуллин утырган урыныннан: "Биектау районы Мүлмә авылына сәлам!" - дип, матбугат конференциясенә килгән Биектау районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаевка төрттереп алды. Хәлил Шәйхетдинова инде күп тапкырлар әйткән фикерен кабатлады: хатын-кыз көрәшергә тиеш түгел, бу - матур күренеш түгел, ул көрәшүчеләрне үзегезнең апагыз, әниегез дип хис итегез.Биектауда пылау белән сыйлаячаклар. Килегез!Быел акчалата бүләкнең дә күләме арткан. Турнирда беренче урынга ия булучыга 50 мең, икенче урынга — 30 мең, ике өченче урынга 15әр мең акча биреләчәк.Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирның ачылу тантанасы Бөек Җиңүнең — 75, ә ТАССРның 100 еллыгын күздә тотып уйланылган. Үз чиратында Биектау районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев халыкны бушлай пылау белән сыйлаячакбыз дип тә әйтте. Саллы тарихлы турнирда бары иң көчлеләр җиңүенә ышанып калыйк. Һәм, әлбәттә, егет булып калыгыз, егетләр!