Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Африка чумасы табылган: мал-туарга, кешеләргә нинди куркыныч яный?

Спас районында шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы ачыкланган. Болгар, Приволжский һәм Ржавец бистәләрендәге барлык дуңгызларны җыеп яндырачаклар. Дуңгызларда табылган Африка чумасы ихатадагы башка хайваннар һәм кеше өчен куркынычмы? Белгеч бу сорауга җавап бирде.

news_top_970_100
Татарстанда Африка чумасы табылган: мал-туарга, кешеләргә нинди куркыныч яный?
Денис Бунтуков, "Татар-информ" архивы

Районның ветеринария берлеге җитәкчесе Булат Шәкүров әйтүенчә, диагноз кичә куелган. Шәхси хуҗалыктагы бер дуңгыз үлгән булган, аның пробасын Казанга анализга җибәргәннәр. Шуннан диагноз расланган – Африка чумасы. Чир Приволжский бистәсендә табылган. Бистәдән биш чакрым ераклыкта урнашкан торак пунктлары да куркыныч янаган зонага керә. Өч торак пункттагы барлык дуңгызлар юк ителәчәк.

Өч мең килограм дуңгыз үләксәсе яндырылачак

Без ветеринария-санитария чараларын башладык. Чир табылган шәхси хуҗалыктагы хайваннарны алдык. Дуңгызларны препарат ярдәмендә йоклатабыз һәм соңыннан махсус мәйданда яндырабыз. Приволжскийдан биш чакрым ераклыкта урнашкан торак пунктлар да куркыныч зона дип санала, шуңа күрә андагы барлык дуңгызлар юк ителәчәк. Бүгенге көндә Приволжский һәм Ржавец бистәләреннән дуңгызларны җыеп чыктык, – диде ул.

Аның сүзләренчә, йоклатылган дуңгызның авырлыгы үлчәнә. Бу – хуҗасына компенсация бирелсен өчен эшләнә. Җитәкче сүзләренчә, ул компенсация базар бәясеннән чыгып санала һәм акчалата бирелә.

Фото: © Абдул Фархан, «Татар-информ» архивы

«Мал хуҗасы шул мәгълүмат белән таныша һәм имза куя. Приволжский бистәсендә 8 хуҗалыктан 23 баш дуңгызны алдык, аларның гомуми массасы 2 546 кг булды. Ржавец бистәсендә 7 хуҗалыкта 23 баш дуңгыз булган, аларны да җыеп алдык. Аларның якынча авырлыгы – 500 кг», – дип аңлатты ул.

Районда дуңгызлар бары тик шәхси хуҗалыкларда гына булган, зур дуңгызчылык комплекслары һәм фермерлар юк.

«Кешеләр һәм башка хайваннар өчен Африка чумасы куркыныч түгел»

Татарстан Министрлар Кабинетының Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина сүзләренчә, дуңгызларга Африка чумасының кайдан йогуы әлегә билгеләнмәгән, тикшерү эшләре бара, ди ул.

Районда дуңгыз асраучыларга терлекләрне ирекле йөртүгә чыгармаска, профилактика чаралары күрергә киңәш ителә. Дуңгызларга бирелә торган ризык термик эшкәртү узарга тиеш. Шулай ук дуңгыз асраучы кешеләргә урманга бармый торырга киңәш ителә, чөнки авыруны тудыручы вируслар ияреп кайтырга мөмкин, – дип аңлатты ул.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ» архивы

Дуңгызларда Африка чумасының кайбер симптомнары: хайванның хәле булмау, колак, корсак, койрык тирәләре кызару, тәне зәңгәрләнү, тән температурасы күтәрелү.

Елена Ильина сүзләренчә, Африка чумасының вирусы бик чыдам. «Ул туфракта, суда ярты ел яши ала. Шулай ук дуңгыз продукциясендә яшәргә мөмкин. Кеше һәм башка хайваннар өчен Африка чумасы куркыныч түгел, ул бары тик йорт дуңгызы, кабан дуңгызы, бәләкәй декоратив (мини-пиги) дуңгызларга йога», – диде ул.

Белгеч сүзләренчә, авыруның инкубация чоры да төрлечә: өч көннән алып ике атнага кадәр булырга мөмкин.

Соңгы тапкыр Татарстанда Африка дуңгыз чумасы былтыр июль аенда Яңа Чишмә районында табылган булган. Бер ел узды дигәндә, вирус республикада тагын килеп чыккан.

  • Африка чумасының беренче очрагы 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Инфекция кабан дуңгызларына таралган. Аннан соң инфекция Африканың башка илләренә һәм Сахарага тарала. ХХ гасыр урталарында Африка чумасы Португалиядә теркәлә. Бу Анголадан (Көньяк Африка) ит продукциясен кертү нәтиҗәсендә була.  Аннан соң чума Испания, Куба, Франция, Голландия, Мальта территориясендә табыла.
  • Россиядә, шул исәптән Украина, Грузия, Армения һәм Абхазиядә Африка чумасы беренче тапкыр 2007 елда теркәлә. 

Өстәмә белешмә: 10 августка мәгълүматлар: Приволжский, Ржавец, Болгар торак пунктларындагы барлык 123 баш дуңгыз да яндырылган. Дуңгыз үләксәләре авырлыгы барлыгы 8 999 кг булган: 

  • Приволжский бистәсе: 8 хуҗалыктан 23 баш дуңгыз - 2546 кг
  • Ржавец бистәсе: 6 хуҗалыктан 67 баш дуңгыз - 2467 кг
  • Болгар: 11 хуҗалыктан 33 баш дуңгыз - 3986 кг
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100