Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы табылган

news_top_970_100
Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы табылган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Спас районында дуңгызлар Африка чумасы белән авыру очрагы теркәлгән. Район халкына дуңгыз ите һәм терлек азыклары алудан тыелып торырга кушылган. Бу турыда «Новая жизнь» район басмасы хәбәр итте.

Спас районы башкарма комитеты башлыгы Валерий Осокин экстрен киңәшмә уздырган.

«Болгарда дуңгызларда Африка чумасы табылды. Шәхси хуҗалык хайваннары йогышланган. Әлеге вакытта терлекләр юк ителә, тикшерү бара», – диелә хәбәрдә.

Вирусның кайдан килүен ачыклау өчен, Казаннан комиссия килгән. Вирус кыргый хайваннардан күчкән, яки терлек азыгы белән кертелгән, дип фаразлана.

Дуңгыз асраучыларга терлекләрне ирекле йөртүгә чыгармаска, профилактика чаралары күрергә киңәш ителә.

«Терлекләрегез үлсә, үләксәләрен чыгарып ташламагыз. Ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Авыру дуңгызларны махсус рәвештә юк итү каралган, юкса вирус таралачак», – диелә.

Татарстанның Спас районы халкына дуңгыз ите алудан тыелып торырга киңәш ителә. Дуңгыз асраучылар азык алмый торырга тиеш. Йогышлы чир таралган чакта ит һәм терлек азыгы сату туктатылырга тиеш, дип хәбәр итте район басмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100