Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева ире Камилгә багышлап яздырган җырын тәкъдим итте

Җырчы, ниһаять, үзендә әлеге җырны яздырырга көч тапкан.

news_top_970_100
Винера Ганиева ире Камилгә багышлап яздырган җырын тәкъдим итте
Солтан Исхаков

«Моңая, юксына күңелем,

Камилем, Камилем, Камилем».

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева мәрхүм ире Камилгә багышлап әнә шундый үзәк өзгеч җыр яздырган.

«Вафатыннан соң Камилгә багышлап җыр язып биргәннәр иде. Берничә тапкыр студиягә барып карадым, әмма әлегә ул җырны башкарыр халәттә түгелмен», — дип сөйләгән иде бер интервьюда Винера Ганиева.

Җырчы, ниһаять, үзендә тормыш иптәше турындагы җырын яздырырга көч тапкан. Аның көен Резидә Әхиярова, сүзләрен Наил Касыймов иҗат иткән.

Моңсу җыр инстаграмда утыручыларның да йөрәк яраларын яңарткан. Бик күпләр үзләренең дә фани дөньядан киткән якыннарын искә алган.

«Бик сагышлы җыр, еламыйча тыңлап та булмый. Ходай сезгә сабырлыклар бирсен»;

«Винера апа, Ходай сабырлык бирсен үзегезгә. Сез барыбер бик бәхетле хатын-кыз. Яраткан эшегез бар, һәркемгә дә насыйп булмаган, үзегезне өзелеп яраткан акыллы кеше белән гомер кичергәнсез. Саклагыз үзегезне, без сезне яратабыз»;

«Бигрәк авыр җыр язганнар. Бөтен кайгыларымны яңартты. Мин дә пар канатымны югалттым», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100