Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева: «Мине калдырып киткәненә бер ел була инде»

Җырчы мәрхүм иренә шигырь юлларын багышлаган.

news_top_970_100
Винера Ганиева: «Мине калдырып киткәненә бер ел була инде»
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык җырчысы Винера Ганиева мәрхүм тормыш иптәшен сагынуын шигырь юллары белән белдергән. Ул йорты фотосын куйган һәм янына Гөлнур Галимованың шигырен язган.

Инстачылар җырчыга матур теләкләр белдергән һәм күркәм сабырлык теләгән.

БЕР ЕЛ БУЛА ИНДЕ, БЕР ЕЛ БУЛА,

СИНЕҢ МИНЕ КАЛДЫРЫП КИТКӘНГӘ,

ҖЫЛЫ СҮЗЕҢ, НАЗЛАРЫҢНАН МИНЕ,

СӨЮЕҢНӘН МӘХРҮМ ИТКӘНГӘ.

НИЧЕК ИТЕП КИТӘ АЛДЫҢ СОҢ СИН,

БЕЛӘ ТОРЫП СИНСЕЗ СУЛГАННЫ,

ӘЛЕ ГЕНӘ КЕБЕК ИДЕ ДӘ БИТ,

ШУЛ КАДӘРЛЕ ГОМЕР УЗГАНМЫ?


МИН ИДЕМ УЛ СИНЕҢ СӨЙГӘН ГӨЛЕҢ,

СУСАП-СУСАП СИНЕ САГЫНГАН,

МИН ИДЕМ УЛ СИНЕ ӨЗЕЛЕП СӨЙГӘН,

СИН ДИП КЕНӘ КҮККӘ ТАБЫНГАН.


СИНСЕЗ КӨННӘР ЯКТЫ БУЛА АЛМЫЙЛАР,

СУЛЫШЫҢНЫ КИЛӘ ТОЯСЫМ,

БИК САГЫНАМ СИНЕ, БИК ЮКСЫНАМ,

ЙӨРӘКТӘГЕ СҮНМӘС КОЯШЫМ.


ГӨЛЛӘР ШИҢДЕ ИНДЕ СУЫК ҖАНДА,

АЙДА ЯЛГЫЗ ЙОЛДЫЗ АТЫЛГАН,

ӘЛЛӘ НИНДИ САГЫШ ЧОРНЫЙ ЖАННЫ,

БӘЛЛҮР ЙӨРӘККӘЕМ ВАТЫЛГАН.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100