Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева: «Әле һаман да Камилне көтеп йөрим»

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева Инстаграм битендә ире Камил Фәйзрахманов вафат булганнан соң беренче постын куйды. Җырчы хәләл җефетен әле дә көткәне турында яза.

news_top_970_100
Винера Ганиева: «Әле һаман да Камилне көтеп йөрим»
Солтан Исхаков

Ходай бирсә бирсен иде, озын булган гомерне, күпме теләк теләсәк тә, язмышлар төрле-төрле. Дөньяның чигенә китеп югалды, бәгырем минем, җанкисәккәем, яратканым, бердәнберем. Нинди хәлдә икәнемне үз башлары аша узган кешеләр генә аңлый.

Рәхмәт барыгызга да кайгымны уртаклашкан өчен. Әле һаман Камилне көтеп йөрим, менә кайтыр кебек, — дип язган Винера Ганиева.

«Ходай ярдәменнән ташламасын Сезне, сабырлык иңдерсен үзегезгә, Винера Әхәтовна», «Камил абыйның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын», «Түземлек һәм сабырлык», — дип кайгы уртаклашкан халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100