Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөенеп ят, җаным…» – Эльмира Сөләйманованың 51е туган көненә туры килгән

news_top_970_100
«Сөенеп ят, җаным…» – Эльмира Сөләйманованың 51е туган көненә туры килгән
https://vk.com/club32366179

5 февраль көнне Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова үзенең туган көнен билгеләп үткән булыр иде. Тик, ни кызганыч, Эльмирага үзенең 41 яшен якыннары белән сөенеп, бәйрәм табыны артында каршыларга насыйп булмаган шул. Туган көнендә Эльмираның 51ен уздырганнар.

«ВКонтакте»дагы үзенең вафатыннан соң да гөрләп торган төркемендә җырчыны тамашачылары искә ала.

«5 февраль көнне безнең күңел кошыбыз – Эльмирабызның туган көне. Исән булса, аңа 41 яшь тулыр иде.

Бүген – 51нче көне… Догада булыйк, дуслар, Эльмирабызга хәзер бары тик дога гына кирәк.

Мәрхүмәкәебезнең урыны җәннәттә булса иде, Раббым. Рухлары шат булса иде.

Туганнарына, гаиләсенә бары тик сабырлык телибез»;

«Эльмира, җаным, моңлы сандугачым. Урының җәннәт түрләрендә, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрең якты, ятар урының җылы, рухың шат булсын. Без сине сагынабыз, юксынабыз. Әнисенә, балаларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен»;

«Ожмах күбәләкләре гел яхшы хәбәрләр генә сибеп йөрсен, без сине онытмыйбыз», – дип язалар алар. 

Дусты Айсинә Биккинина Эльмираның төркемендә: «Туган көнең белән, җаным. 51 көн синең арабыздан киткәнеңә. Һәр кешенең сиңа атап кылган догалары кабул булсын иде. Сөенеп ят, җаным. Җырларың мәңге яшәсен», – дип комментарий калдырган. 

«Башыма сыймый, йөрәк илереп елый... Бүген туган көнең белән котлаган булыр идек үзеңне, бәгърем... «Рәхмәт, карчыгым», – дияр идең. Урыннарың җәннәттә булсын, алтыным», – дип яза Зөлфия Тимербаева дигән танышы. 

Җырларын яратып тыңлаучылар, туган көнендә татарча телеканаллар Эльмираның концертын күрсәтер, дип көткән булган. «Концертын куймадылар… Шушы төркемгә куйсагыз да ярар иде», – дип, кәнәгатьсезлек белдереп язган кешеләр дә бар. 

Эльмира Сөләйманова 16 декабрь көнне йөрәк өянәгеннән вафат булды. Җырчыны Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратына җирләделәр. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    купме тубэн сортлы жырчылар турында язырга була, попсовый бездарьлар болай да чуп улэне сыман басып бетерде татар доньясын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100