Олыязда ике йорт янган: «Бер күлмәк белән урамда калдым» | intertat.tatar

Олыязда ике йорт янган: «Бер күлмәк белән урамда калдым»

Кукмара районы Олыяз авылында 20 август төнендә чыккан янгын ике йортны хуҗалыклары белән бергә тулысынча юк итә. Өченче йортның ишегалдындагы барлык каралты-курасы янып көлгә әйләнә. «Интертат» зыян күргән гаиләләрнең хәлен белеште.

Бу җәйдә Кукмара районы Олыяз авылын хәвеф-хәтәр бер дә читләп үтмәде. Июль ахырында «кызыл әтәч»нең авылның ике гаиләсен каралты-курасыз калдыруы турында язган идек. Инде 20 август төнендә тагын өч хуҗалык уттан каза күргән дигән начар хәбәр килеп иреште. Бу юлы янгын Рузилә белән Мулланур Сәлаховлар һәм Нурия белән Рафис Камалиев гаиләләрен кайгыга салган. Өченче хуҗалык — Җиһаншиннар гаиләсенең кайтып йөри торган төп нигезен көл иткән. Бәхеткә, корбаннар юк, йорт хуҗаларының барысы да исән-саулар. 

«Өйдән бер кат күлмәк һәм тапочки белән чыктым»

Рузилә апаны бертуган сеңелләреннән эзләп таптык. 77 яшьлек Рузилә апаны вакытлыча үз туганнары, 83 яшьлек Мулланур абыйны үзенекеләр сыендырган. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын Сәлаховларның мунча алдында торган иске суыткычыннан чыккан. Хуҗабикә башка көннәрдә кич белән ул суыткычны сүндереп куя торган була. Ә ул кичне үзен начар хис итә һәм суыткычны уттан аерып тормый.

«Шарт-шорт иткән тавышка уянып киттем дә, урамда нинди кызыл ут икән бу дип карап ятам. Бабаем торып ут яндырдымы икән, алай дисәң, нигә бу шул хәтле кызыл икән дип уйлыйм йокы аралаш. Торып тәрәзәдән карасам, ут бөтен мунчаларны, сарайларны чолгап алган. Бабай йоклап ята.

Башта аны уяттым. Янгын сүндерүчеләргә шалтыратам, алар алмый. Бабаем начар йөри инде хәзер. Тик басып торабыз икәүләшеп, нишләргә белмичә. Ул арада бик каты кычкырып, ишекне шакый башладылар. Әле ишекне дә ача алмый торам, шок халәтендә идем. Күрше йортта яшәүче бертуганымның малае Чаллыдан кайткан иде. Иң беренче булып шул килеп җиткән икән. „Ач, Рузилә апа, янып үләсез бит“, — дип кычкыра. Ничек кирәк, алай ишекне ача алдым. Бабайны да, мине дә чыгарып, күршеләргә кертеп куйдылар», — ди Рузилә апа. 

Йорт хуҗабикәсе үзе белән бернәрсә дә алып чыга алмаган. «Үлемтеккә дип бераз акча җыеп куйган идем. Аннары бу айның пенсиясен алгач, бернәрсәгә дә тотмыйча, түләүле табибларга барырга дип саклап тордым. Шул ун мең пенсиямне дә алып чыга алмадым. Югыйсә, ерак та түгел, баш очымда гына иде ул. Андый вакытта нишләргә кирәк икәнен аңлап бетермисең икән шул. 

Өйдән бер кат күлмәк һәм өйдә кия торган тапочки белән генә чыктым. Рәхмәт яугыры, авылыбыз халкы бик ярдәмчел безнең. Иртә белән үк сеңлемнең кызлары, күрше-күлән кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклар күтәреп килеп җиткәннәр. Авыл мәчетеннән дә ярдәм күрсәттеләр, туган-тумача да акчалата булышты», — ди Рузилә апа. 

Авыл халкы арасында Сәлаховларга: «Мунча яккан булгансыздыр, шуның күмереннән чыккан», — дип әйтүчеләр дә булган. «Мунча якмадык, кызым. Безнең малай Кукмарада яши. Һәр сишәмбе кайтып, мунча ягып, әтисен юындырып китә. Башка көннәрдә якканыбыз юк. Әле мунчаның идәне черегән дип, аларны да сүтеп ишегалдына чыгарып ташлаган иде. Мунча миченнән түгел, шул суыткычтан чыккандыр.

Йорт-җиребез дөрләп янды. Бөтен дөньялар кып-кызыл иде… Мунча янындагы салам эскертенә капканнан соң аеруча көчәеп киткәндер, дим.  

Янгын сүндерүчеләр бик озак килде. Безнең өске якта абыйның өе буш тора иде. Анда кызлары кайтып-китеп кенә йөриләр. Фәридәләрнең дә өе ярты сәгать эчендә юк булды», — ди хуҗабикә.

Сәлаховлар гаиләсенең йорты иминиятләштерелмәгән булган. Бик озак еллар иминиятләштереп килгәннәр дә, соңгы алты ел эчендә моны артык чыгым, артык мәшәкать дип исәпләгәннәр. 

Рузилә апа белән Мулланур абыйның бер уллары вафат. Икенче уллары, тормышы барып чыкмагач, әти-әнисе янына кайтып торган. «Безне саклап ятма, ир-ат гаиләсез яшәргә тиеш түгел, үз тормышыңны кор дигәч, Кукмарага киткән иде. Соңгы арада шунда фатир арендалап яшәде. Авылларга ипи ташучы шофер булып эшкә урнашты. Аның да кайтып йөрер йорты калмады хәзер. Бер генә ярдәм сорар, таяныр кешебез дә юк. Ирем белән икебез дә пенсионерлар. Минем пенсия ун гына мең, өстәвенә, үзем шикәр авыруы белән интегәм. Алты операция генә кичердем инде», — ди ул.

Сәлаховлар гаиләсе үзләренә авыл советының ничек булса да ярдәм итәчәгенә өметләнә. 

Олыяз авыл советына шалтыраткач, анда янган гаиләләр өчен халыктан акча җыю оештырылачагын әйттеләр. Шулай да янган хуҗалыкларга төп ярдәмне авыл советы түгел, ә «Урал» колхозы күрсәтәчәк. Июль аенда йорт-җире тулысынча янып беткән Корбановлар гаиләсенә дә колхоз 500 меңгә каралты-курасы төзек булган йорт сатып алып биргән. 

«Кышлык азык янгач, үгезне саттык»

Мизгел эчендә Сәлаховлар гаиләсенең каралты-курасын чорнап алган ут телләре күрше хуҗалыкларга да тиз үрли. Камалиевлар гаиләсенең гараж, мунча һәм сарайлары, сарай эчендәге кышлыкка әзерләнгән печән һәм икмәкләре янып беткән. Күршеләренең дөрләп янган мунчасын йорт башлыгы Рафис абый олы улы белән сүндерергә тырышып караганнар, файдасы гына булмаган. Ике кеше шундый ялкынны җиңә ала димени?! Бу хәвефне ишетеп, Казаннан Рафис абыйның уртанчы улы Илнур да кайтып җиткән. 

«Мин үзем авылда түгел идем. Мулланур абыйларның мунчасы янганны күреп, абый белән әти шлангтан су сиптереп сүндермәкче булганнар. Иртәнге 3ләр тирәсе булган, ялгышмасам. Янгынны күреп, авыл халкы бик тиз җыелган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бар халык чиләкләп су ташыган. Ләкин сүндерә торган булмаган, бу коточкыч корылыкка котырып янган, ничек сүндерәсең… Авылда бөтен кеше бер-берсенә орынып тора бит. Күршеләрдән бик тиз безнең сарайларга күчкән. Абый гаражның түбәсен ватып, өйгә шуннан су сиптереп торган. Шулай гына саклап калганнар йортны. 

Әтиләрнең кышлыкка дип асрый торган бер үгезләре бар иде. Ул артта бәйдә тора, шуңа исән-сау калган. Ләкин мал-туарга дигән барлык азык янып әрәм булды. Ашатырга әйбер булмагач, үгезне сатып җибәрергә туры килде», — дип сөйләде Илнур. 

Бәхетләренә, Рафис абый һәм Нурия апаның йорт-җире иминиятләштерелгән булган. «Кичә иминият компаниясе вәкилләре килеп карады, документларын тутырдык. Акчасы ничек чыгар инде», — ди Илнур. 

«Бурдан кала — уттан калмый», — ди халык. Бу янгыннар мал-мөлкәтне генә юк итеп калмыйча, аянычлы үлемнәргә китерергә дә мөмкин иде. Йорт-тирәсенә күбрәк игътибар бирсәк иде, аеруча бу аномаль кызу көннәрдә.

Зыян күргән гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр булса:

Камалиевларның карта номеры: 2202 2006 1599 3761 (Сбербанк, Илнур Камалиев исемендә)

Сәлаховларның карта номеры: 2202 2007 3494 0792 (Сбербанк, Мулланур Сәлахов исемендә)