Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада янгын: «Өйдән чыкканда өстемдә бер кат халат иде...»

27 июль төнендә чыккан янгында Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Корбановлар гаиләсенең йорты һәм каралты-курасы янып беткән. Күршеләре - Ганиевлар гаиләсенең мунча, абзар, гаражы көлгә әйләнгән. Шөкер, корбаннар юк.

news_top_970_100
Кукмарада янгын: «Өйдән чыкканда өстемдә бер кат халат иде...»
Фотоларны Корбановларның туганнары Алсу Хамматова җибәрде

Бәла сорап йөрми, диләр. Корбановлар гаиләсенә дә көтмәгәндә килә ул. 27 июль төнендә чыккан янгын Миләүшә апа һәм Фәнзил абыйны бернәрсәсез урамда калдыра, орынып торган күршеләре — Ганиевларның каралты-кураларын да көлгә әйләндерә. Бәхетләренә, аларның торыр урыны исән-сау кала — «кызыл әтәч» өч балалы гаиләнең йортына «кунарга» өлгерми. 

«Карап торып яндырдым гомер иткән йортымны»

Корбановларның гаилә башлыгы — Фәнзил абый колхозда тимерчелектә эшли. Миләүшә апа гомере буе колхозда терлекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Гади хезмәт белән көн күргән, мал-мөлкәтне бөртекләп җыйган гаиләнең бөтен булганы санаулы минутлар эчендә тораташ янып, көл була. 

Янгынның чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Корбановларның терлек абзарында башланган дип кенә фаразлана. Электр чыбыгыннан чыкканмы, башка сәбәп булганмы, анысы билгесез.

Миләүшә апа күз яшьләрен тыеп тора алмый. «Урамга чыкканда өстемдә бер кат халат иде. Карап торып яндырдым гомер иткән йортымны», — дип үкси хуҗабикә. 

Аның сүзләренчә, хуҗалыкта янгын төнге унике тулганда башланган. Абзарларны ут ялмап алганны беренче булып тормыш иптәше күреп алган. 

Фәнзил өйнең яңа төзелгән өлешендә тәрәзәне ачып йоклый. Шарт-шорт килгән тавышка уянып киткән. Байлангарда яшәүче 84 яшьлек әниебезне, авырып торгач, үзебезгә алып кайткан идем. Без аның белән түр якка яттык. Берзаман ирем безнең янга кереп «янабыз» дип кычкырды. Карасам, бөтен печәнлекне ут чорнап алган. Урамдагы төтенгә һәм кызулыкка чыга торган түгел. Иптәшем башына куртка уратып, әнине көчкә алып чыгып китте. Ә мин әле абзар гына яна, төтен шуннан керә дип уйлыйм бит. Һаман эчкә кереп документларны эзлим. Илнар исемле бер егет кереп: «Миләүшә апай син дә янасың, мин дә янам, өегез гел утта бит инде, әйдә чыгабыз», — дип җитәкләп алып чыгып китте. Ул арада өйне дә ут чорнап алган икән.

Күршеләргә чыгу белән Казандагы малаема шалтыраттым. Ул бер сәгать эчендә кайтып җитте. Юлда Питрәчтәге энесенә дә хәбәр иткән, — ди Миләүшә апа. 

Йорт-җирне карау татар халкының канында инде ул. Авыл халкы күршесеннән калышмаска, кунак-мазар килгәндә йөзенә оят килерлек булмасын дип тырыша. Корбановлар да соңгы елларда өйне төзекләндерүгә бик күп көч куйганнар. 

Бөтен җирне яңарткан идек. Моннан берничә ел элек йорт кырыена кирпечтән өстәмә өлеш төзеп куйдык. Малай өйләнәсе булгач, йокы бүлмәләре, бәдрәфләр ясадык. Яңа телевизорлар, кер юу машинасы, келәмнәр янды… Узган ел гына яңа тәрәзәләр куйдырган идем. Кредитлар алып, мунчаны яңадан төрдереп, эчен-тышын яңарткан идек. Йорт та, абзар-кура, келәт, мунча көлгә әйләнде. Әле ярый әнием исән-сау калды дим, аңа шөкер итәм. 

Ирем әнине алып чыкканда аның бу хәлләрне күреп аңы китте. Аллаһка шөкер, ашыгыч ярдәм килеп җитеп, әнине тиз генә хастаханәгә алып киттеләр. Мине авыл фельдшерыбыз уколлар ясап, кеше хәленә китерде.  

Йортыбыз дөрләп янды… Урамга чыгып карап тордым. Күршеләрем: «Миләүшә апа, барма, үләсең», — дип култыклап тотып тордылар. Ничек йөрәк түзсен шуңа…Үз күзләрем белән карап яндырдым. 

Ирем Фәнзил бу хәлләрне бик авыр кичерә. Тора да елый, тора да елый. Кан басымы да күтәрелде. Аңа борчылырга кушмыйбыз. «Әти, борчылма», — дип малаем да тынычландыра, — ди Миләүшә апа.

«Янгын сүндерүчеләр озак килде…»

Корбановлар гаиләсе авыл халкына рәхмәт сүзләре әйтеп бетерә алмый. «Нигезебез тулы кеше. Өмә ясадылар. Кайсы кирпеч ташый, кайсы төи. Йорт урынын чистартырга булышалар. Авыл советы һәм колхоздан да бик нык ярдәм иттеләр. Эшмәкәрләр, кибет тотучылар картабызга ярдәм акчалары күчерде. 

Туганнарым, күршеләрем ташламый. Мунчалар ягып керттеләр, ашарларыбызга пешерәләр», — ди ул. 

Корбановларның йорттан читтә урнашкан бер иске гаражлары, Ходай рәхмәте белән сакланып калган. Туган-тумачалары шунда диваннар, өстәлләр куеп, газ плитәләре урнаштырып, гаиләгә вакытлыча яшәп тору урыны әзерләгән. 

Миләүшә апа әйтүенчә, бүген күчереп салу өчен бер йорт табылган. « Аны хуҗалары үзебез торабыз дип салганнар иде, яшәмәделәр. Ирем белән туганнары барып, эче-тышы бик әйбәт дип кайттылар. Колхоз рәисе шул йортны алырга булышабыз дип өметләндерде», — ди хуҗабикә. 

Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый диләр. Ләкин туганнары әйтүенчә, каралты-кураның тулысынча ут әсирлегендә калуында кеше факторы да күпмедер роль уйнаган. Алар Кукмарадан чакырылган янгын сүндерү машиналарын бик озак килде дип саный. 

«Янгын сүндерүчеләр ашыгыбрак килсә, абзарлар янса да, йортны коткарып калып булыр иде. Үзебезнең авылдагы янгын сүндерү машинасы, тракторлар гына сүндерә алмады шул. Инде кайчаннан бирле яңгыр яуганы юк. Ел бик коры килде. Печән болай да бик тиз яна бит. Әле ярый мал-туарны чыгарырга җитешкәннәр. 3 үгез, сарыклары әлегә колхоз фермасында яшәп торачак.

Бу хәсрәткә апай белән җизни бик бетереште. Аларның сәламәтлеге өчен дә борчылабыз», — ди Миләүшә апаның сеңлесе Чулпан ханым. 

«Абзар дөрләп янды, сүндерерлек түгел иде»

Янгын Корбановлар хуҗалыгын юкка чыгаруга күршедәге Ләйсән һәм Шамил Ганиевлар хуҗалыгына үрли. Санаулы вакыт эчендә аларның да хуҗалыгы ут эчендә кала. Бәхетләренә, янгын сүндерү машиналары килеп җитеп, йортларын ут телләреннән саклап калганнар. 

«Мунчабыз, абзар, гаражлар янып бетте. Күршеләр белән араларыбыз бик якын иде, тиз арада шулардан күчте. Абзар түбәсе тулы салам, кипкән печән. Дөрләп янды, аны сүнедерерлек тә түгел иде инде. Әле ярый мал-туарларны чыгарырга өлгердек. Өч бала тәрбияләп үстерәбез. Иң олысына — 17, уртанчысына — 14, кечкенәсенә — 9 яшь. Аларны укытасы, кеше итәсе бар. Хәзер каралты-кураларны торгызырга да күпме көч һәм акча кирәк булачак», — дип кайгыра Ләйсән Ганиева. 

Ганиевларның йорт-җирләре иминиятләштерелгән булган. Шуның күпмедер акчасы чыгар дип өметләнәләр. Ә Корбановлар соңгы берничә елда йортны иминиятләштермәгәннәр икән.

«Инде исән-сау яңа йорт җиткереп керә алсак, бөтен каралты-кураны иминиятләштерер идем, сәдака гына булып барыр иде», — дип азарына Миләүшә апа.

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Маликов та зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәген ышандырып әйтте. «Безнең авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Бүген мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык авыл халкыннан да акча җыярга чыгып китте. Кайберәүләре турыдан-туры зыян күрүчеләрнең карталарына күчерәләр. Бездә халык бик ярдәмчел. Андый авыр вакытта бер-берсен ташламыйлар. 

«Урал» колхозы бик нык ярдәм күрсәтә. Колхозның әле беркемне дә урамда калдырганы юк. Октябрьгә кадәр ике ай срок бар. Шул вакыт эчендә ничек тә торырлык йорт җиткерергә ярдәм итәчәкбез», — ди авыл советы башлыгы. 

Салкын көзләргә дә озак калмады. Бүгенге заманда өй җиткерү, аның җиһазлау өчен бик күп матди чыгымнар сорала. Корбановлар һәм Ганиевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз.

Реквизитлар:

Корбановлар: Сбербанк 4817 7602 8217 8569 (Карта Миләүшә Фәрхетдиновна исемендә)

Ганиевлар: Ак Барс 4000 7934 7744 3958 (Карта Ләйсән Рәшитовна исемендә)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100