Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватики, Лимон, Буын баттл: «Татмедиа»дан балаларга һәм яшүсмерләргә 32 яңа канал

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышында татар телен саклауга юнәлдерелгән программалар тәкъдим ителде. Шуларның берсе — «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Tatmedia junior проектлары. «Интертат» бу проектларга күзәтү ясады.

news_top_970_100
Салаватики, Лимон, Буын баттл: «Татмедиа»дан балаларга һәм яшүсмерләргә 32 яңа канал
Михаил Захаров

«Социаль челтәрләрдә балалар өчен татар мохите булдырырга кирәк»

Киләчәк турында уйласак, балаларга интернетта, социаль челтәрләрдә татар мохитен булдырырга кирәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шул фикергә басым ясады.

Ул бүгенге заман балаларының дөньяны телефон аша өйрәнүен искәртте. «Бүген балалар газета укымый, радио тыңламый, телевидение карамый, шуңа «Татмедиа» басмалары интерактив булырга тиеш. Бөтен журналларда QR-код аша видеога чыгарга була. Уеннар да телефон белән бәйле, — диде ул.

— Безнең бурыч — журналларда техник мөмкинлекләр булдыру. «Салават күпере» журналы нигезендә алты проект тәкъдим итәбез. Яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналының эшчәнлегенең 99 проценты Интернетта булырга тиеш. Унөч проект тәкъдим итәбез. Аларны төшерә башладык, You Tube, Инстаграм, Тик-токка куябыз. Мәсәлән, яшьләр үз районнары буенча экскурсия уздыра. Шигъри клиплар проекты бар, — диде ул.

Шамил Садыйков әйтүенчә, студентлар өчен «Идел» журналы да яңа проектларга күчә. «Яшьләр өчен төрле проектлар кирәк. Моның өчен җиһазлар җыю бара. Махсус медиа мәктәп булдырылды. Татар яшьләрен, актив балаларны эзләп табып, аларны яңа алымнарга, интернетта тарату технологияләренә, таргетингка өйрәтү һәм башкалар ниятләнә», — дип белдерде ул.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» проектлары

Татарстан Республикасы Дәүләт комиссиясенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары тарафыннан алты проект тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә ул проектларның кайберләре инде уңышлы эшләп килә, икенчеләре — әзерлек этабында. Алар турында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларның баш мөхәррире — Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Беләсем килә»

«Салават күпере» журналында без инде берничә ел «Беләсем килә» дигән сәхифә алып барабыз. Элек ул текст формасында журналга кертелсә, хәзер махсус видеочыгарылышлар рәвешендә журналыбызның YouTube каналында урын алды. Әлеге проект махсус нәниләр өчен эшләнде. Әйтик, журналның ноябрь саны кыргый хайваннарга багышланган иде. Анда нәниләр өчен махсус язылган әкият урын алды. Тәп-тәп исемле аю баласының бер дә йоклыйсы килми. Әнисе аюларның кыш көне йокларга ятуларын улына күпме генә аңлатып караса да, нәни Тәп-тәп аны тыңламыйча өненнән чыгып китә. Урманда ул кыргый хайваннарны: тиен, бүре, куян, керпе, төлкене очрата һәм аларның кышка ничек әзерләнүен белә.

Журналда һәр хайванның рәсеме һәм өч телдәге (татар, рус, инглиз телләрендәге) атамалары гына түгел, махсус QR-код та тәкъдим ителә. Бу код буенча үтеп, «Салават күпере»нең YouTube каналында һәр хайванга багышланган кызыклы видео карап була. Әлеге танып-белү юнәлешендәге видеолар сабыйларга кызыклы булыр дип өметләнәбез. «Беләсем килә» проекты баланы әйләндереп алган предметлар, хайваннар һәм кошлар, табигать күренешләренә, алар турындагы кызыклы фактларга багышланган видеоларны үз эченә алачак. Проект кысаларында дөнья күргән видеолар — сабыйлар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләре өчен дә менә дигән әсбап!

«Бәби сүз»

Балалар бакчасында УМК (уку-методик комплексы) программасы бар. Аның нигезендә төрле яшьтәге балалар белергә тиешле сүзләрнең саны билгеләнгән. «Бәби сүз» проекты бала белергә тиешле иң төп сүзләрне үз эченә ала да инде. Сүзләр төрле темаларга бүленеп бирелә: гаилә, хайваннар, кошлар, җиләк-җимешләр, көнкүреш җиһазлары, ел фасыллары, кием, ризыклар, саннар, төсләр, формалар һ.б. Барлыгы 24 тема өйрәнеләчәк.

Экранда рәсем күрсәтелә һәм шул рәсемне аңлаткан сүз, иҗекләргә бүленеп, дөрес басым белән әйтелә. Бала үзеннән-үзе сүзне кабатлый һәм аны истә калдыра. Бу видеоны яңа туган балага да куеп була, баланың әнисе савыт-саба юган вакытта да сабый яңа сүзләр өйрәнеп куячак.

«Күңелле әлифба»

«Салават күпере» журналының чираттагы проектында төп рольне дүрт яшьлек кыз — Зөбәйдә Гәрәева башкара. Зөбәйдә — Камал театры артисты Алмаз Гәрәевның кызы. Видеода әти белән кызның бергәләп әлифба өйрәнүләре күрсәтелә. Сюжет буенча әлифбаның һәр хәрефе йә качып киткән, йә сихерләнгән. Төп геройларга аларны коткарырга кирәк! Әлифбада 39 хәреф булганлыктан, проектыбыз да 39 тапшырудан торачак. Һәр хәреф анимацияләнгән, ул сөйләшә һәм хәрәкәтләнә. Шулай итеп, әти белән кыз һәр хәреф белән сөйләшеп, танышып чыгачак.

«Zoo-дөнья»

Әлеге проект «Сабантуй» журналы тарафыннан тәкъдим ителә. Ул смартфоннарын файдалы мәгълүмат табар өчен куллана алган, хайваннар һәм кошлар дөньясы белән кызыксынган мәктәп укучыларына адреслана. Әлеге проект Казан зоопаркы белән берлектә оештырыла. Чыгарылышлар арыслан, лемур, антилопа, сервал, су сыеры кебек җәнлекләргә багышлана.

Тапшыруны тагын да кызыклырак итү максатыннан, баш героебыз — Галия Сабированы Гермиона Грейнджерга әйләндерегә уйлап торабыз. Галия — «Гарри Поттер» әсәре фанаты. Яңа форматтагы чыгарылышларда ул төрле тылсымга сәләтле булачак, яраткан романындагы геройлар кебек, әфсен-төфсеннәр әйтеп, җәнлекләрне хәрәкәткә китерәчәк. Балага кызыклы булган проектның уңышка ирешәчәгендә бер шигем юк.

«Салаватики»

Бу проектның төп максаты — балалар арасында татар җырларын популярлаштыру. Моның өчен аларны яңа, кызыклы, анимацион форматта тәкъдим итү мөһим. Төрле костюмнар киеп, халкыбыз һәм композиторларыбыз тарафыннан иҗат ителгән җырларны җырлаган балаларның чыгышларын анимация тагын да үтемлерәк һәм кызыклырак итәчәк. Әлегә 40 җыр тупладык, бүгенге көндә балалар аларны өйрәнә тора. Алга таба яшь җырчыларыбызның тавышларын яздырырга, видеога төшерергә, эшкәртергә, анимациясен ясарга кирәк булачак. Бу эшләрне берничә этапка бүлеп эшлибез. Җырчы балалар табылды, аларны Казан шәһәре филармониясе солисты Гөлназ Гафурова әзерли.

«Бишле шоу»

«Сабантуй» журналының чираттагы проекты. Аны Вәсилә Сабирова алып бара. Бу проектта без татар телле җырчы, блогер һ.б. танылган кешеләрнең мәктәп программасын белү дәрәҗәсен тикшерергә булдык. Тапшыруларны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә төшердек. 1– 6 сыйныф укучылары үз өлкәсендә уңыш казанган билгеле шәхес белән көч сынаша. Балага да, чакырылган кунакка да мәктәп программасыннан бер үк сораулар бирелә. Мисал өчен, беренче тапшыруга чакырылган кунагыбыз беренче класс программасындагы сорауга җавап бирә алмады. Ә инде аның кем булуын һәм «Бишле шоу»ның кем файдасына тәмамлануын проектның беренче чыгарылышы дөнья күргәч белерсез. Моның өчен «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының YouTube каналларына язылыгыз һәм безнең видеочыгарылышларны даими карап барыгыз!

«Ялкын» проектлары

«Ялкын» журналы Интернет-проектлар белән бик актив эшли башлады. Бүгенге көндә журнал редакциясе тарафыннан унөч проект тормышка ашырыла. Араларында яңалары да, инде берничә чыгарылышы булганнары да бар. Шулар турында «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин тулырак сөйләде.

«Әйдә, киттек!»

Әлеге проект Татарстан районнарында яшәүче яшүсмерләр тарафыннан кызыклы урыннарны күрсәтүдән гыйбарәт. Аның төп үзенчәлеге –тапшыруның герое тарафыннан үзенең туып үскән җирлеге турында экскурсовод-гид буларак чыгыш ясавы. Чираттагы чыгарылыш Саба районына багышлана, ул якын арада каналда урнаштырылырга тиеш.

Балаларны үзебезнең редколлегия арасыннан сайлап алабыз. Моннан тыш, Инстаграм аша мәгълүмат таратканнан соң, безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләгән балалар мөрәҗәгать итә. Камера алдында үзләрен иркен һәм кыю тоткан яшүсмерне сайлап алып, аның белән алдан әзерләнеп, сценарийны раслыйбыз. Көн дәвамында берничә җирдә булып, видеолар төшерәбез.

Проектларыбыз арасыннан иң авыры дип саныйм, чөнки монтажлау эшенә күп вакыт сарыф ителә. Бер көнлек материалны 20-30 минутлык роликка сыйдырып бетерергә кирәк. Алла боерса, алга таба Татарстанның барлык районнары буйлап йөреп чыгарга ниятлибез. Әлегә кадәр биш районда булдык.

2FAN

Бүгенге көндә интернетта татар телендә сыйфатлы контент, видеоязмалар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Максатыбыз — күпләп зәвыклы, мәгънәле сюжетка корылган сыйфатлы видеоклиплар әзерләү. Шул рәвешле, татар теленең мөһимлеген, аның кызыклы икәнлеген аңлатырга телибез. Татар телендә дә карап була торган тапшырулар эшләүне дәлиллисебез килә. 2FAN проекты - шушы төп максатны күзаллаган бер юнәлеш.

Проектның авторы яшь шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре — Гүзәл Закирова. Иң мөһиме — без яшь шагыйрьләрне күрсәтергә телибез. Боларга мәктәп укучылары, студентлар керә. Аларның барысы да «Ялкын» журналына актив яза, иҗат җимешләрен җибәреп тора.

«Буын баттл»

Әлеге проект күңел ачуга һәм өстәмә белем бирүгә нигезләнә. Студиядә утырган ике буын вәкиленә берничә сорау бирелә һәм алар берничә секунд эчендә, телефон яки планшетларын кулланып, җавап бирергә тиеш була. Төп бурыч — замана технологияләрен кулланып, татар телен үстерүгә юнәлдерелгән. Татар милләте, тарихы, сәнгате һәм башка темаларга кагылышлы татарча сораулар бирелә. Шул рәвешле, без интернетта татар теленең кулланылышын активлаштырабыз.

Сорауларны җентекләп төзибез. Мисал өчен, Тукай премиясенә лаек булган иң яшь кешене атарга кирәк. Әдәбият өлкәсен яхшы белгән кешеләр Равил Фәйзуллинны әйтергә мөмкин. Дөрес, ул әдипләр арасында иң яше, ләкин премияне башка өлкәләрдәге казанышлар өчен дә бирәләр. Шуңа күрә премияне алган тагын да яшьрәк кеше бар. Мондый мәгълүматны барлык кеше дә белмәскә мөмкин, шуңа күрә бу очракта Интернет ярдәмгә килә.

Әлеге проект аша белемнәрне тирәнәйтергә була, шул ук вакытта татар телендә дә төрле темага аралашырга мөмкин. Әлеге проектка бертөрле һөнәр ияләрен сайларга тырышабыз.

«Әтәлим-шоу»

Күңел ачу форматындагы яңа проект. Ике кеше катнаша. Беренче кеше дөрес җавап бирмәгән очракта икенче кешегә электр шокеры белән ток суга. Алдан ук кисәтеп куйыйм, геройларыбызның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый, тапшыруда катнашыр алдыннан алар тикшеренү үтә.

Татар дөньясында мондый проектлар кабул ителмәскә мөмкин, алга таба күз күрер. Минемчә, төрле жанрдагы форматлар булырга тиеш. Әлеге тапшыруга, гадәттә, популярлык казанган медиа шәхесләрне чакырабыз: артистлар, алып баручылар һ.б.

«Социаль эксперимент»

Бу проект урамда төшерелә. Төрле хәлгә калган төп герой чыгу юлын эзләү өчен кешеләргә мөрәҗәгать итә, шул вакытта бөтен процессны кырыйдан яшерен камера төшерә. Беренче социаль эксперимент инде Интернетта дөнья күрде, аның эчтәлеге болай: татарча белмәгән Катя исемле рус кызы Казан шәһәренә килеп эләгә һәм бер бүлмәне арендага ала. Аның хуҗалары ниндидер сәбәпләр аркасында русча белмәгән әниләрен калдырып китә. Катя аның барлык үтенечләрен аңлау һәм кире җавап кайтару өчен халыктан ярдәм сорый.

Шушы проект белән Казан урамнарында татар телен белүчеләрне барлыйбыз, күпме икәнлекләрен ачыклыйбыз. Ролик бер көн эчендә меңнән артык карау җыйды. Миңа калса, бу татар каналы өчен зур күрсәткеч. Димәк, мондый форматтагы тапшырулар халыкка кызыклы. Шундый нәтиҗәләргә килдек: тимер юл вокзалында татарча белүчеләр аз, Бауман һәм Иске татар бистәсендә йөрүче кешеләрнең барысы да диярлек татарча белә булып чыкты. Димәк, шәһәрнең үзәгендә татарча белүчеләр күбрәк тупланган.

«Сораштыру»

Проект урамда җәмәгатьчелеккә билгеле бер темага мөрәҗәгать итеп, аларның җавапларын белү турында. Әлеге формат You Tube каналында башка телләрдә дә популяр. Без алардан үрнәк алдык һәм татар телендә дә башлап карарга исәпләдек. Аның алып баручысы — Зилә Сабитова. Ул кешеләрне туктатып, аларга төрле темаларга сораулар бирә. Беренче чыгарылыш Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды. Проектны алга таба да дәвам итәчәкбез, чөнки халыкка аралашуга корылган тапшырулар ошый.

Tatfood

Максатыбыз — татар милли аш-суын таныту. Һәр тапшыру аерым бер эчтәлектә булачак. Беренче чыгарылышта татар әбиләре милли ризыкларны татып карап, бәяли. Икенче чыгарылышта украин кешесе татар ризыкларын ашаганнан соң, тәэсирләре белән бүлешә. Тапшыруның асылы татар ризыкларын дөнья күләмендә таратуга кайтып кала.

«Әкият сөйләмә»

Проект подкаст форматын күзаллый. Төрле шәхесләр студиягә җыелып, билгеле бер темага сөйләшү алып бара. Мәсәлән, беренче чыгарылышта татар халык әкиятләренең бүгенге көндә актуальлеген тикшерделәр — Зөһрә кыз әкияте хакында сүз алып бардылар. Бүгенге көндә замана балаларына элекке әкиятләр аңлашылып бетми, аларны хәзерге заманга яраклаштырып сөйләргә туры килә. Шуның өчен ата-аналар эзләнүдә, кайвакыт хәтта читтә кала, мөрәҗәгать итү кими. Әлеге проект белән татар халык авыз иҗатына игътибарны арттырырга телибез.

«Казаныш»

Бу проектта уңышка ирешкән шәхесләр белән әңгәмәләр оештырабыз. Әңгәмәнең форматы үзгә, тапшыруда катнашучы шәхес үзенчәлекле булырга тиеш. Әйтик, Саба районыннан сәламәтлеге чикле булган егет турында тапшыру эшләдек. Бүгенге көндә коляскада гына хәрәкәт итсә дә, аның хыялы — өстәл теннисы буенча паралимпиадада катнашу. Ул шуңа әзерләнә. Моңа кадәр ул төрле турнирларга уңышларга ирешкән, чемпион булган. Шушы проектыбыз белән авырлыкларга дучар булып та, үзләрен башка юнәлештә табып, сынмыйча-сыгылмыйча, казанышка ирешкән кешеләрне күрсәтергә телибез.

«Лимон»

«Ялкын» журналының даими чыга торган тапшыруы. Биредә Татарстанда, дөнья күләмендәге атналык вакыйгаларга һәм үзебез кызык дип тапкан күренешләргә күзәтү ясыйбыз. Тапшыруны Гүзәл Закирова алып бара. Исеменә килгәндә, лимон җимешенең әче булуын беләбез, ләкин ул файдалы. Безнең тапшыру да файдалы мәгълүмат бирә, тик ул вакыйгаларның геройлары Гүзәл тарафыннан әчкелтем тәнкыйтькә дә дучар була, ягъни ул кызыклы итеп үзенең бәясен бирә.

«Бик матур!»

Яшүсмерләрне стиль, мода белән таныштыру һәм аларга матур итеп киенергә ярдәм итү проекты. Тапшыруга бер герой чакырыла һәм без аңа кимчелекләрен яшерергә, зәвыклы һәм стильле итеп киенергә булышабыз. Әлеге проектны яңартып җибәрергә исәплибез.

«Татарча җиңелчә»

You Tube хостингындагы каналлардан тыш, без TikTok юнәлешен дә үстерәбез. Көн саен «Ялкын» каналы яңа роликлар куя. Максатыбыз — аудиторияне җиңелчә татарча сөйләшергә өйрәтү. Тапшыруны Зилә Сабитова алып бара. Без кыска роликлар эшлибез. Һәр скейтчның асылында татар теле белән бәйле бер мәсьәлә күтәрелә. Мәсәлән, бер роликны татар телендә кулланыла торган аваздаш, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләргә багышладык. Аны сүз белән генә аңлату кызыклы булмас иде, берничә секундлык роликны карау халыкка яхшырак төшенергә ярдәм итә.

«Мәктәп life»

Геройларыбыз — мәктәп укучылары. Яшүсмерләр төрле видеороликлар эшләп безгә җибәрә, без аларны үзебезнең You Tube, TikTok, Инстаграмдагы каналларыбызга урнаштырабыз. Укучылар блогер булырга өйрәнәләр, үзләрен монтаж, видео төшерү остасы буларак та сынап карыйлар. Араларында күңелен биреп эшләгәннәре шактый. Аларга якын булган темаларны сайларга тырышабыз. Әйтик, дистанцион укудагы тәэсирләре, укытучылар көне уңаеннан сораштырулар.

«Ялкын» — бренд буларак яшүсмерләр журналы һәм яшьләрнең Интернеттагы эшчәнлеген яктырта торган канал булып күзалланыла. Интернетта никадәр күбрәк контент барлыкка килсә, шулкадәр яхшырак. Максатыбыз — татар телле аудиторияне мөмкин кадәр арттыру.

«Идел» проектлары

«Идел» яшьләр журналы унөч проект булдырырга ниятли. Әлеге проектлар белән «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова таныштырды.

«Яңа дулкын»

Яңа проектта яшь җырчылар татар халкы җырларын башкарачак. Аның идея авторы — «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Ул безгә проектта нәрсә булырга тиешлеген аңлатты һәм без шул бурычларны тормышка ашырдык. Шулай итеп, максатыбыз — студиядә матур тавышлы талантлы артистларны чакырып, аларның җанлы башкаруларын яздыру. «Яңа дулкын» проектында барлык халыкларга да тыңларга кызыклы булган татар җырлары сайлап алыначак.

«Әдәби суд»

Әлеге проект «Идел» журналында даими чыгып барды, без аны төрле уку йортларында, районнарга кайтып уздыра килдек, хәзер видео форматында да эшләнеләчәк. «Әдәби суд”та казый, прокурор, адвокат бар, анда әдәби әсәрләрне яклау процессы күрсәтелә. Проектта яшь иҗатчыларның әсәрләре тикшерелә, әдәбият мәйданына чыгарыла. Тыңлаучыларга кызыклы булсын өчен, җиренә җиткереп эшләргә тырышачакбыз.

«Мин авылда калам»

Белгәнебезчә, шәһәрдән авылга кайтып яшәүчеләр дә бар, бу проектта без аларның тормышын күрсәтәчәкбез. Тапшыруда көяз шәһәр кешесенең авылга кайтып, авыл тормышына яраклашуы яктыртылачак.

«15 минут»

Яшьләр тормышында, әдәбиятта һәм мәдәнияттә вакыйгалар бик күп. Шуңа күрә без кайнар репортажлар төшерергә уйлыйбыз. «15 минут» — Рәфидә Галимҗанованың шәхси проекты булачак. Рәфидә әлеге тапшыруда кызыклы фикерләре белән тамашачыларны шаккаттырыр дигән өмет бар. Репортаж вакыйга урынына барып төшереләчәк.

«Еракка китеп кара»

Чираттагы проектыбыз читкә китеп, татар халкына хезмәт итү, читтәге татарларны барлауга яки чит илгә укырга барган кеше үзенең татарлыгын раслауга багышлана. Андый яшьләребез бихисап, алар журналда да басыла.

«Казан — куллану инструкциясе»

Казан буйлап сәяхәт тәкъдим ителә. Әйтик, беренче чыгарылышта Идел Кыямов башкалабыздагы үзенең якын урыннары белән таныштырды. Без яшь кешенең шәхесен дә ачарга тиеш булабыз, шул ук вакытта Казанның кызыклы урыннарын да күрсәтәчәкбез.

«Осталар һәм остазлар»

Геройларыбыз үзләренең тормыш позицияләрен яшьләргә остазлар күзлегеннән аңлатырга тиеш була. Мәсәлән, бер чыгарылышта Газинур Морат кунакта булды. Биредә остазларның яшьләргә атап сүзләре әйтеләчәк.

«Әдәби марафон»

30 яшькә кадәрге яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең әсәрләрен укый. Чыгарылышлар You Tube хостингындагы 2FAN каналында урнаштырылып барылачак.

«Блогер булам дисәм»

Блогингның иң трендлы кораллары, аккаунтны активлаштыру серләре, язылучылар арттыру буенча киңәшләр һәм бераз гына юмор. Проектта блогер буласы килгән яшьләргә гамәли киңәшләр бирүне күз алдында тота. Аны карауга, кичә генә кулына телефон алганнар да блогер булып уңышка ирешәчәк! Безнең максат — куллана алырлык киңәшләр җиткерү.

«Йолдызлар бизәнә»

Көзге каршына утырып, йолдызлар бизәнгәнен карыйбыз. Биредә төрле танылган шәхесләрдән дөрес туклану, матур булу серләрен ишетеп булачак.

«25 җавап»

Бер сулышта бара торган проект. Герой төрле хәрәкәтләр ясаган вакытта көтелмәгән, бәлки, сәер булып тоелган сорауларга җавап бирергә тиеш була. Әлеге проектка татар милләтенә хезмәт итә торган яшь кешене сайлап алабыз. Беренче чыгарылышта Илгиз Шәйхразиев, икенчесендә — Илшат Рәхимбай булды.

«Фотокүргәзмә»

Иске фотоны яңарту максатыннан башланып киткән проект. Геройлар иске фоторәсем турында хатирәләрен сөйли һәм аралашу процессында без аларны үзләрен дә фотога төшереп алабыз. Бу проект әдәбият тарихына да яңалык булыр дип уйлыйм. Биредә иҗат портреты тәкъдим ителәчәк.

«Татарча медитацияләр»

Бу проектны үзебез өчен эшләп карарга уйлыйбыз. Кызыксыну уята икән, киңәйтеп тә җибәрәчәкбез. Видеода диктор тавышы яңгыраячак, матур күренешләр куелачак.

Бүгенге көндә яшьләр телефоннарда утыра. Шуңа күрә без аларны татарча укудан аермаска тиеш, видеолар кызыксыну уята алыр иде дип уйлыйбыз. Журнал нәшер итүдән тыш, бертигез дәрәҗәдә Интернет белән дә эш итәргә тиешбез. Укучы өчен тандем кирәк. Татмедиа АҖ директоры Шамил Садыйковның тәкъдиме бик урынлы һәм дөрес дип саныйм. Журнал үзе генә социаль челтәрләрсез үсештә бара алмый. «Идел» — яшьләр мәйданы. Әлеге проектларда да «Идел» журналында актив иҗат иткән һәркем катнаша ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100