Марат Әхмәтов: «Мулла булып, атка печән салуны комиссия рәисенә генә калдырмагыз»

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышы узды. Июльдә узган беренче утырышта эшче төркемнәр билгеләнгән иде. Аларның инде якынча эш планы да бар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов шактый тәфсилле идея-тәкъдимнәр килгәнен билгеләп узды. План нигезендә эшнең күмәк эшли торганы да, шәхси башкарылырга тиешлеге дә булганын әйтте. Комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, ул: «Барыгыз да мулла булып, атка печән салуны комиссия рәисенә генә калдыра күрмәгез берүк», — диде.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, телгә хезмәт итүне дәүләт заказы үтәү дип кенә кабул итәргә ярамый. «Бу вазифага җаныгыз-тәнегез белән бирелергә кирәк. Эзләгез, үтемле чаралар күп. Проблеманы сез миңа караганда яхшырак беләсез», — дип мөрәҗәгать итте ул. Марат Әхмәтов, районнарга чыккач, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә телгә кагылышлы нинди тәрбия чаралары үткәрелгәнен карарга кушты.

— Татар укучылары, укытучыларының нинди телдә аралашуына, оешмаларның бизәлешендә миллилеккә игътибар итегез. Һәр районда 50-60ар мәгариф, мәдәният учреждениесе бар. Аларның телгә хезмәт итү буенча һәрберсенең нәтиҗәсе мөһим, шуңа күрә чыгарга, йөрергә, аралашырга кирәк, — диде ул.

Марат Әхмәтов татарлар 80 һәм күбрәк процент тәшкил иткән район башлыклары белән Актанышта мәгариф һәм мәдәният оешмаларында татар телен куллану тәҗрибәсен өйрәнү буенча эшлекле сәфәр узганын әйтте. Сүз уңаеннан, бүген шул район башлыклары соравы буенча, башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф, мәдәният идарәләре башлыклары Актанышта тәҗрибә өйрәнеп кайтачак. Марат Әхмәтов урыннардагы район җитәкчелегенең татар теле проблемасына битараф булмавы бик кирәк икәненә басым ясады.

Комиссия рәисе кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен әйтте. Министрлыкларда ике дәүләт теле кулланышы буенча закон үтәлешен тирәнтен ачыклап, республика Президентына мөрәҗәгать әзерләргә кирәклеген әйтте.

— Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Кайбер министрларның татар теленә мөнәсәбәте бик салкын. Спорт, Яшьләр эшләре, Транспорт һәм юл, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгында телгә мөнәсәбәт бик сүрән. Ел ахырына кадәр киңәшмәләрдә анализ ясап, Президентның өстәленә салырбыз. Шәхси үрнәк бик кирәк, җитәкченең сүзе шуның кадәр үтемлерәк булачак, — диде Марат Әхмәтов.

Кайсы мәктәп һәм балалар бакчасы туган телдә иң яхшы белем бирә?

Утырышта республикакүләм берничә бәйгегә анонс ясалды. Шуларның берсе — туган телдә белем бирүче мәктәпләр һәм балалар бакчаларына кагылышлы.

«Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) укытуның иң яхшы практикасы» һәм «Балаларга туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы» бәйгеләренең комиссияләре инде булдырылган. Комиссия әгъзалары итеп, мәгариф эшче төркем әгъзалары билгеләнгән.

— Бәйгенең төп максаты — туган телдә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген популярлаштыру, хезмәтләрен бәяләү, матди-техник һәм укыту-методик базасын ныгыту», — диде Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.

Бәйгегә гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә. Ике этапта үткәрелә: читтән торып узу этабында туган телдә белем бирүче уку йортлары гариза бирә, эш тәҗрибәсен һәм нәтиҗәләрен чагылдырган презентация җибәрә.

Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә, ике эксперт комиссиясе төзелә. Берсе — мәктәпләрне, икенчесе балалар бакчаларын карый. 12-16 октябрьгә кадәр гаризалар каралгач, катнашучыларның эшләренә экспертиза ясала. Беренче этап нәтиҗәләре буенча рейтингта 1-30 урыннарны алган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары икенче этапка уза. Эксперт комиссиясе икенче этапка үткәрелгән катнашучылар исемлеген 20 октябрьгә кадәр төзи.

26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр икенче этап уздырыла. Конкурс комиссиясе урыннарга чыгып, балаларны туган телдә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру эшен бәяләячәк. 11 ноябрьгә кадәр конкурста катнашучылар һәр кыса буенча бәяләнә. Җыелган баллар буенча рейтинг төзелә.

Комиссия балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүдә системалылыкка, ресурслар, беренче чиратта, дәреслекләр белән тәэмин ителешкә, укучы һәм укытучыларның милли проектларда катнашу күрсәткечләренә, туган телдә белем алырлык кадрлар белән тәэмин ителешкә, туган телне популярлаштыру буенча ата-аналар белән эш төрлелегенә караячак. Җиңүчеләр исемлеге 17 ноябрьгә кадәр раслана. Җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм 500әр мең сум премия белән бүләкләнә.

Әдәби бәйге

Комиссия әдәби бәйге игълан итә. «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сүзләренчә, бәйге әсәрләргә бәя бирү белән генә чикләнмичә, электрон версиясен Интернетта, матбугатта чыгаруны, аудиокитаплар яздыруны күздә тота.

Конкурс ун номинациядә үткәрелә. Болар: «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Шигырь» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Шигырь» (балалар әдәбияты).

Конкурста катнашу өчен «Роман» номинациясе буенча — 2021 елның 1 декабренә кадәр, башка номинацияләрдә катнашкан әсәрләр — 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителә. «Жюри әгъзалары, әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте һәм яңалыгына, тел-сөйләм төзеклеге һәм матурлыгына, текстның заманчалыгына нигезләнеп, һәр әдәби әсәргә кыскача бәяләмә әзерли, — диде Рөстәм Галиуллин.

«Роман» номинациясе буенча — 2022 елның февраленнән, башка номинацияләр буенча — 2021 елның декабреннән дә соңга калмыйча, жюри җиңүчеләрне билгеләргә тиеш.

«Татар сүзе» бәйгесе

Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Конкурсны оештыручы — «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

— «Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү. Бүген без татар филармониясендә эшләгән, бакыйлыкка күчкән нәфис сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Наҗия Минкиналарны искә алабыз. Сәнгатьнең нәфис сүз дип аталган төренең татар теле һәм әдәбиятын пропагандалауда роле зур. Нәфис сүз жанры тиешле югарылыкка күтәрелергә тиеш. Бәйге республика күләмендә зур проект буларак узсын, нәфис сүзне күтәрерлек булсын, яңа исемнәр ачсын иде, — диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин.

Бәйгедә шигърият, чәчмә әсәрләр, мәсәлләр номинациясе каралган. Филармония директоры сүзләренчә, мәсәлләр жанрына аерым урын бирелә. «Габдулла Шамуков, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин да шушы жанрларга игътибар биргән. Киләчәк буыннарга мәсәл жанрын тапшыра алыр идек», — диде.

Жюри җиде кешедән тора. Рәисе — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Жюрида Искәндәр Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Данил Салихов, Илсөяр Иксанова, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Кыямов бар. Беренче турда видеоязмалар 15 декабрьгә кадәр бәйгенең рәсми электрон почтасына килә, ватсапта аерым телефонга кабул ителә. Бәйгенең икенче туры 20 февральгә билгеләнгән. Гала-концерт Халыкара Туган тел көнендә 21 февральдә үткәрелә.

Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бәйгедә 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәр; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар катнаша ала.

«Киоскларны арттырырга кирәк»

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, газета-журналларны ваклап сату көнүзәк мәсьәлә булып тора.

— Кемнеңдер язылырга акчасы җитмәскә мөмкин, кемдер берәмтекләп сатып алырга тели, андый милләттәшләргә дә мөмкинлек тудырырга кирәк. Татарстанда киосклар саны тиешле күрсәткечтән дүрт тапкыр азрак. Район хакимият башлыклары белән җирле кибетләрдә үзебезнең басмаларны сату буенча сөйләшүләр алып барабыз. Зур шәһәрләрдә киосклар санын арттыру бурычы тора, — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Айдар Сәлимгәрәев татар теле көннәре форматында очрашулар уздыру нияте турында сөйләде.

— Махсус бизәлгән автобусларда әдипләр, нәшрият белгечләре, редакторлар, журналистлар, артистлар җәлеп итеп, районнарда мәдәният һәм мәгариф объектларында гына түгел, предприятиеләрдә, аграр хуҗалыкларда хезмәт коллективларын колачларга мөмкин булачак. Мондый очрашулар барышында укучылар бүгенге татар матбугаты һәм әдәбияты турында мәгълүмат алачак, артистлар чыгыш ясаячак, ташламалы бәядән китаплар сатылачак. Бу чара Бөтенроссия халык санын алу алдыннан мөһим дип саныйбыз, — диде.

Агентлык җитәкчесе шулай ук татар матбугат чаралары өчен махсус бер премия булдыруны тәкъдим итте.

 «Социаль челтәрләрдә балалар өчен татар мохите булдырырга кирәк»

Киләчәк турында уйласак, балаларга интернетта, социаль челтәрләрдә татар мохитен булдырырга кирәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шул фикергә басым ясады.

— Балалар һәм яшүсмерләр өчен журналлар бар. Аларның киләчәге интерактив, мультимедияле булса гына бар. Без җитештергән контент интернетта, социаль челтәрләрдә булмаса, юк дигән сүз. Иң мөһим әйбер — социаль челтәрләрдә татар мохитен булдыру, — дип саный Шамил Садыйков. 

Ул бүгенге заман балалары дөньяны телефон аша өйрәнүен искәртте. «Бүген балалар газета укымый, радио тыңламый, телевидение карамый, шуңа «Татмедиа» басмалары интерактив булырга тиеш. Бөтен журналларда QR-код аша видеога чыгарга була. Уеннар да телефон белән бәйле, — диде ул.

Шамил Садыйков балалар арасында иң актив социаль челтәр Тик-ток булуын әйтеп, проектларны социаль челтәрләргә чыгару бурычы торганын билгеләп узды.

— Безнең бурыч — журналларда техник мөмкинлекләр булдыру. «Салават күпере» журналы нигезендә алты проект тәкъдим итәбез. Яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналының эшчәнлегенең 99 проценты интернетта булырга тиеш. Тугыз проект тәкъдим итәбез. Аларны төшерә башладык, Youtube, Инстаграм, Тик-токка куябыз. Мәсәлән, яшьләр үз районнары буенча экскурсия уздыра. Шигъри клиплар проекты бар, — диде. 

Шамил Садыйков әйтүенчә, студентлар өчен «Идел» журналы да яңа проектларга күчәчәк. «Яшьләр өчен төрле проектлар кирәк. Моның өчен җиһазлар җыю бара. Махсус медиа мәктәп булдырылды. Татар яшьләрен, актив балаларны эзләп табып, аларны яңа алымнарга, интернетта тарату технологияләренә, таргетингка өйрәтү һәм башкалар ниятләнә», — дип белдерде.

Аның чыгышы белән йөз процент килешеп бетмәүчеләр дә булды. Депутат Ркаил Зәйдулла элек балалар журналларында Мәхмүт Хәсәнов, Роза Хафизова һәм башкаларның әсәрләрен укып үскән чакларын сагынып куйды кебек.

— Әлбәттә, ул кирәктер, замана үзгәрә, балалар гел телефонда, тик балалар әдәбияты юкка чыкты. Хәзер редакция хезмәткәрләре белән язучылар арасында элемтә бөтенләй бетте, — диде.

Шамил Садыйков исә: «Менә бүген балалар журналлары татар язучылар берлеген сәгать өчкә очрашуга чакырды. Без очрашуга ачык. Билгеле, журнал басма рәвештә дә булырга тиеш, ләкин без балаларга үз дөньябызны гына көчләп тагарга тиеш түгел, әйе, без шигырь, хикәя укыдык, ләкин хәзер балалар икенче. Аларның кызыксыну мәнфәгатен аңларга кирәк. Шигырь, хикәя белән генә тормыш бармый, әдәби дөньясын да инкарь итеп булмый. Болар комплекслы рәвештә үрелеп барылырга тиеш», — диде.

Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Интернетта балалар һәм үсмерләр ясаган видеороликларда да милли үзаңны саклар өчен, чит ил музыкасы түгел, татар көе яңгырасын иде, дигән теләген җиткерде.

Чыгышларның төп фикерләре

Лотфулла Шәфигуллин Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан истәлек билгеләре, такталары кую кирәкеген әйтте.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Габдулла Тукай исемендәге аэропортта Тукайның шигырьләре белән такталар элеп, авиабилетларда 2-3 юл гына шигырьләрен язып булмасмы икән, дигән үтенечен җиткерде. Марат Әхмәтов моны яхшы фикер дип бәяләде.

Миләүшә Айтуганова Милли мультфест республика балалар кинофестивале узачагын әйтте. «Безнең максат — татар балалары арасында талантлар ачу. Татарстанда балалар мультфильмнары ясаучы 40тан артык студия, түгәрәкләр бар. Сайлап алу турлары 1 ноябрьдә башлана, киләсе елның 30 мартына кадәр дәвам итә. 6-17 яшьтәге балалар төшергән татар телендә анимацион кыска метражлы уен фильмнары, компьютер уеннары кабул ителә.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин тел, милләт темасына кагылышлы файдалы мәгълүматны плакатлар аша җиткерү бурычы куелганын билгеләп узды. Плакатларны дүрт төркемгә бүлгәннәр: балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, урам өчен. 

— Татарстанда 800гә якын татар балалар бакчасы бар. Һәр бакча өчен 5 плакаттан торган 1 комплект тәкъдим ителә. Без әлегә 5 танылган балалар шагыйрен, классикларыбызны сайлап алдык: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әминә Бикчәнтәева, Зәкия Туфайлова, Шәүкәт Галиев. Коллаж формасында авторның рәсеме, аның шигыре, шигырь сюжетына караган рәсем урнаштырыла. Шул рәвешле, бала 5 автор һәм аның иҗаты белән таныша. 

Татарстанда 700гә якын татар мәктәбе бар. Һәр мәктәпкә 10 плакаттан торган 1 комплект тәкъдим итәбез. Биредә милли мәдәни мирасыбызга зур өлеш керткән фән һәм мәдәният әһелләре (тарихчылар, әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре) алынды. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Дәрдемәнд, Каюм Насыйри һәм башкалар, — дип сөйләде ул.

Марат Әхмәтов, утырышны йомгаклап, тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртүдә Казан һәм Чаллыга өмет баглады. «Республика районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — диде. 

Ул Казан һәм Чаллы хакимиятләре вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Икегез дә комиссия әгъзалары, икегез дә башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, икегезнең дә беренче җитәкчеләрегезгә мөрәҗәгать белән чыктым. Сездән башка тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртә алмаячакбыз. Бу мәсьәләне һәр көн селкетеп торсагыз иде», — дип белдерде Марат Әхмәтов.