Урман янгыны: «Коточкыч куркыныч, тик торганнан аяк асты чыжлап яна башлый» | intertat.tatar

Урман янгыны: «Коточкыч куркыныч, тик торганнан аяк асты чыжлап яна башлый»

Көн саен диярлек яңа янгын очраклары турында хәбәрләр килеп тора. Татарстанның Әлмәт, Лениногорск, Алабуга, Биектау районнары урманнарында янгын чыккан. Кайбер күрше өлкәләрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Соңгы арада килеп чыккан янгыннарга күзәтү ясадык.

Көзгә кереп баруга карамастан, көннәр җәй уртасындагы кебек эссе, яңгырлар юк. Көн саен диярлек яңа янгын очраклары турында ишетергә туры килә. Өйләр, урманнар яна.

19 августта Татарстан Хөкүмәте йортында узган янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров:

«Хәзерге вакытта Россия территориясендә янгын чыгуның 12,4 мең очрагы билгеле. Гомуми мәйданы — 9,5 млн гектарны тәшкил итә. Татарстанда бүгенгә 992 ут чыгу очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 1,7 такырга күбрәк. Быел гомуми мәйданы 105,94 гектар булган 11 урман янгыны чыкты», — диде.

Аннан соң Әлмәт һәм Лениногорск районнары территорияләрендәге янгыннар турында да билгеле булды. «20 августта Әлмәт районы урманчылыгының Кама-Исмәгыйль участогында янгын чыкты. Янгын сүндерүгә барлыгы 30 берәмлек техника һәм 183 кеше җәлеп ителгән иде. Хәзер урманда янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Урманнарга керүдән тыелып торырга һәм янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорыйбыз. Урман фонды җирлегендә, региональ һәм федераль әһәмияттәге трасса буйларында шырпы, чүп, тәмәке төпчекләре һәм башка ут чыгуга сәбәпле булган чүп-чар ташламагыз», — диелә Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте сәркатибе Альмира Нуртдинова: «Лениногорск районы җирлегендәге янгын турында әлегә тулы мәгълүмат бирә алмыйбыз. Хәзерге вакытта ут белән көрәшү дәвам итә», — диде.

Шулай ук республикабыз урманнарына керү белән бәйле тыюлар да озайтылырга мөмкин. «Республикабызда урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә гражданнарның урманга һәм анда транспорт чаралары белән керүгә карата 4 тапкыр чикләүләр кертелгән иде. Соңгысы 2 августтан 22 августка кадәр иде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы шундый ук проект төзеп, Татарстан Министрлар кабинетына тапшырды», — диде Альмира Нуртдинова.

«Тимер юл буйлап ике чакрым янды»

Әлмәт районындагы янгын турында белешергә теләп, Сөләй авылы җирлегенә шалтыраттык. Ул ут алардан ерак булып чыкты.

«Янгын турында җомга көнне безгә хәбәр иткәннәр иде. Сәбәбен әйтмәделәр, белмим. Көннәре дә эссе бит, +40 +41 градус. Янгыны күренми аның, пыскып ята. Авыл башына чыксаң, төтене күренә иде. Бүген анысы да юк. Янгын чыккан урында кизү торалар, эшләр дәвам итә. Авылыбыздан бик ерак ул, 10 км чамасы булырга тиеш», — диде Кама-Исмәгыйль авылы җирлеге башлыгы Айсылу Шәйдуллина.

Интернет чыганакларда Васильевка авылы тирәсендә дә ут чыгуы турында хәбәрләр бар. Монысын да белешү өчен, Васильевка авылы җирлеге башлыгы Шамил Касыймуллин белән элемтәгә кердек.

«Безнең ферма тирәсендә дә торф, черемә яна. Анда кичә көндез кизү торганда янгынны күреп алдык. Мин шунда барганда ул әле бер генә урында — тимер юл буендагы посадка яна иде. 1-2 сәгатьтән соң ут безнең якка күчте, юл аркылы сикереп чыкты. Шуннан соң ут көчле җил белән тимер юл аркылы Васильевка урманына килеп керде. Анда бик күп янгын сүндерүчеләр килде, техника да китерделәр. Утны туктаттылар, алга таба җибәрмәделәр.

Тимер юл буйлап ике км чамасы янып килгәндер. Нефтьчеләр бик күп техника бирделәр, янгын сүндерү поезды составы да ярдәм итте. Без үзебезнең ике тракторны тирә-юньне сөрергә җибәрдек. Кичке алтылар тирәсендә сүндереп бетерделәр дияргә була, дөрес, пыскып торган җирләре бар иде әле.

Шуннан соң без инде үзебезнең ферма янына кизү торырга киттек, чөнки ул авылга ук терәлеп тора, куркыныч. Анда без тәүлек буе саклап торабыз. Сүндереп булмый аны, бик нык аска киткән ул — якынча 600 м. Без шунда скважинаны тоташтырып куйдык. Кайда ут килеп чыга, суны турыдан-туры шунда агызабыз. Авылда төтен юк алай.

Ферма буен бер туктамый карап торабыз. Ул пыскып кына утырса да, кызып ялкыны өскә дә килеп чыга кайвакыт. Берьюлы 6-7 җирдән чыга ала. Суны сиптереп барасың, тик торганнан аяк астыннан туфрак чыжлый башлый. Аның астында ялкын. Майда янып алган иде шулай бер. Аннары бетте ул. Хәзер инде менә 20 көн чамасы ут белән көрәшәбез. Янгын сүндерүчеләр дә булышты. Янгынның сәбәбен дә белмибез, кешелек факторыдыр дип уйлыйм инде. Гомердә күргәнем юк иде, быел беренче тапкыр шулай булды.

Урман янгынының сәбәпләрен дә әйтүе кыен. Поезддан берәр чаткы очып шулай булганмы, я кешеләр саксызлыгымы, билгесез. Безгә әйтмәделәр», — диде Шамил Касыймуллин.

22 август көнне Алабуга районы «Түбән Кама» милли паркында янгын чыга. «Лесная сказка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе янында чыккан янгын турында көндезге сәгать бердә хәбәр итәләр. Бу вакытта лагерьда 23 бала һәм 8 хезмәткәр була. Ярты сәгать эчендә балаларны эвакуациялиләр.

Милли парк хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, яну мәйданы 4,5 гектарны тәшкил итә. Янгын сүндерүгә әлеге җирлекнең рельефы һәм көчле җил комачаулый. Бу эштә 20 волонтер ярдәм итә, төнлә кизү торалар. Бүген иртәнге сәгать 10га янгынны тулысынча сүндерделәр. Кабат ут чыгуны милли парк хезмәткәрләре контрольдә тота», — дип сөйләде Алабуга районы администрациясенең массакүләм матбугат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Екатерина Сайбель.

Россия буенча хәлләр ничек?

Янгыннар Татарстанда гына түгел, ә күрше Самара, Киров өлкәләре, Марий Эл һәм Мордовия республикаларында да дәвам итә. Самара өлкәсенең Борский районында янгыннар котыруы турында язган идек. Анда хәтта поездлар йөреше туктатылган, авылларга да куркыныч яный.

«Самара өлкәсендә янгын белән көрәш дәвам ителә. „Бузулукский Бор“ милли парк территориясендәге янгынны сүндерәләр. Ул эссе һәм көчле җил булуы аркасында тиз таралды. 23 августка актив яну мәйданы 100 гектарны тәшкил итә», — диелгән Самара өлкәсе буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе сайтында.

Күрше Марий Эл республикасында янгыннар аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелүе турында хәбәр иткән идек. Анда янгын 18 августта башланган. «Актив яну мәйданы 54 гектарны тәшкил итә. Төп көчләр һәм чаралар Куярское һәм Устье-Кундышское урманчылыклары территориясендәге торак пунктларны саклауга юнәлдерелгән. Ут белән көрәшкә меңгә якын кеше, 165 берәмлек техника һәм авиация көчләре җәлеп ителгән», — диелә Марий Эл буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе сайтында.

Мордовия Республикасы Темниковский районында урнашкан тыюлыкта чыккан янгын турында язган идек. Әлеге җирлектә дә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әле дә ут белән көрәшүне дәвам итә. Бүгенге көнгә гомуми яну мәйданы — 65 гектар. Төп көчләр утны торак пунктларга якын җибәрмәскә юнәлтелгән. Утны сүндерәгә 881 кеше һәм 213 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән», — дип хәбәр итә Мордовия буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе сайты.

Киров өлкәсендә дә ут белән көрәшәләр. «23 августка Киров өлкәсендә дүрт урман янгынын сүндерү эшләре алып барыла. Бу — Даровский, Кирово-Чепецкий, Вятско-Полянский һәм Зуевский районнарында. Вятско-Полянский һәм Фаленский урманчылыгындагы янгынны сүндергәннәр. Урманнарда янгын куркынычының 4 һәм 5 класслары куелган. Төбәк халкына урманнарга бару, учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру һәм янгын куркынычы янаган эшләр башкару тыела», — дип хәбәр итә Киров өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Урманнардагы янгын чыгу сәбәпләре төгәл генә аталмый. Хәзерге вакытта күп районнарда урманнарга керү тыелган.