Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә янгын: поездлар тукталды, авыллар яна, халык ярдәм сорап ялвара

«Безнең йорт янып бетте, Немчанка янып бетте диярлек. Ут авылга станция ягыннан килде. Мин машинада. Терлекләрне чыгарып җибәрдем. Дога кылыгыз», — дип яза Ольга Осокина.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә янгын: поездлар тукталды, авыллар яна, халык ярдәм сорап ялвара

21-22 августта Самара өлкәсенең Борский районында янгыннар котыра. Биредә тимер юлда поездлар хәрәкәте тукталган, авыллар яна, кешеләр социаль челтәрләрдә ярдәм сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Аномаль эссе һава аркасында, өлкәдә берничә урында янгыннар башлана. Җил утны тарата. Иң куркыныч янгын Борский районында 21 августта Гвардейцы авылында була. Аннары Бузулук урманы паркына күчә. Авылда янгынны 21 августта кичкә сүндерәләр, тик урманда янгынны тукта алмыйлар. Ул Самарка елгасы аша күчеп, зур мәйданга тарала. Биредә 500 гектар чамасы урман яна. Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров әлеге хәлне контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Урында 576 кеше, 127 берәмлек техника, Ми-8 вертолет, Ил-6 самолеты эшли.

Немчанка авылында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә ярдәм сорый.

«Ирекле кешеләр кирәк. Төрле яклап ут килә, техника һәм кешеләр җитми. Ут йортларга якынлаша. Кырлар яна. Зинһар, коткарыгыз», — диләр.

Башта авылны коткарып калган кебек булалар, тик аннары ут башка яктан килә башлый. Авыл янып бетте, дип язалар.

«Безнең йорт янып бетте, Немчанка янып бетте диярлек. Ут авылга станция ягыннан килде. Мин машинада. Терлекләрне чыгарып җибәрдем. Дога кылыгыз», — дип яза Ольга Осокина.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, урман янгыны күчү сәбәпле, Немчанка авылында 16 корылма янып беткән, Коноваловка авылында ике корылма янган.

Имгәнүче һәм һәлак булучы кешеләр юк.

Немчанка янында янгын булу сәбәпле, биредәге тимер юлда поездлар хәрәкәте тукталган. Өч пассажир поезды тоткарлана. Бу — Мәскәү — Оренбург, Мәскәү — Орск, Оренбург — Мәскәү поездлары.

Шаһитлар янгын Покровка һәм Павловка авылларына якынлашуын яза. Юлларда бөкеләр хасил булган.

«Авылдан юл аша гына барысы да яна. Ут бик якын килде. Сумкалар белән утырабыз, китәргә әзерләнәбез. Якындагы авылда 14 йорт янып бетте, икенче авыл яна. Коноваловка һәм Богатоега таба килә. Безне чолгап алды», — дип сөйләгән шаһитлар «КП» хәбәрчесенә.

Кинель районындагы Комсомольское авылы янында да үлән яна. Ут АЗСка якынлаша. Павловка һәм Тургеневка кешеләренә куркыныч яный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100