Мордовиядә урманнар яна: «Ут чыкмасын дип авыл халкы төнлә кизү тора»
Бүген илебезнең төрле почмакларында меңәрләгән гектарларга сузылган янгыннар дөрли. Мордовия Республикасында 3 августтан бирле тыюлык яна. Андагы вәзгыять турында «Интертат» белеште.
Янгын - үз юлындагы бер әйбер алдында да тукталып калмый торган көч. Бүген илебезнең төрле почмакларында меңәрләгән гектарларга сузылган янгыннар дөрли: Иркутск өлкәсе, Якутия, Карелия, Башкортстан һәм Мордовиядә.
Быел Россиядәге урман янгыннарының гомуми мәйданы 17,08 млн гектарга җиткән, ди Greenpeace оешмасының Россия бүлеге. Бу күрсәткеч — соңгы тугыз ел эчендәге рекорд.
«Мордовиядә чыккан янгынны сүндерү бүген дә дәвам итә. Яну мәйданы өч гектарга кадәр киметелде. Барлык янган мәйдан 5800 гектарны тәшкил итә. Ут белән 459 кеше, 108 берәмлек махсус техника көрәшә. Төнлә урман янында кизү тору оештырылган», — диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында.
«Ут чыкмасын дип, төнлә авыл халкы кизү тора»
Күрше республикада ут Темниковский районында урнашкан тыюлыкта чыккан. Әлеге җирлектә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Янгын куркынычы Мордовия белән чиктәш Нижгар өлкәсенә дә яный. Мордовиядәге хәлләр турында Темниковский районындагы Зур Татар Карай авылы кешеләре белән сөйләштем.
Зур Татар Карай авылы имам-хатыйбы, Темниковский һәм Краснослобдский районнары имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Сәйфетдинов болай дип аңлатты:
«Безнең Зур Татар Карай авылы тыюлыктан ерак түгел. 2010 елда да шундый ук янгын чыккан иде. Ул вакытта хәлләр бик куркыныч булды: ут авылыбызны чолгап алды. Быел бик күп махсус техника, самолет, вертолетлар килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, хәрби солдатлар күп булды. Авылыбызны уттан сакладылар.
Авыл халкы бик курыкты. Һава торышы да эссе булды, коры, яңгыр юк. Җил авышып, безнең якка таба исә башлагач, авылыбызны уттан саклар өчен бөтен көчләр куелды. Күрше регионнар да булышты: Чувашия, Удмуртия, Пенза, Ульян өлкәләре, Казаннан да килделәр. Зыян күрүчеләр булмады, Аллаһка шөкер. Бик курыктык инде.
Авыл кешеләре бик тырыш безнең. Халык үзара төнлә кизү торуны оештырды. Чиратлап, икешәр йорт төннәрен ут чыкмасын дип саклап торабыз. Авыл эчендә зур, 10-15 куб сыйдырышлы су савытлары куйдык, насослар әзерләдек.
Алланың рәхмәте белән яңгырлар яуды. Янгынны сүндерәләр. Бездә анда торф яткан урыннар бик күп. Алар әле һаман да пыскып тора. Солдатлар китмәде, урман территориясен саклап, карап торалар. Әле 3 сентябрьгә кадәр монда булачаклар, диделәр. Авылның эчендә палатка, шунда торалар.
Янгын вакытында исе дә, корымы да булды. Анда нарат урманы янды, ул бит сумалалы. Олы, авыру кешеләр урамга чыга алмыйча өйдә утырдылар.
Безнең өчен догада булганнарга, көчләрен кызганмыйча янгын сүндерүдә катнашканнарга — барчасына да Аллам исәнлек-саулык бирсен».
«Офык кып-кызыл иде…»
Шул ук авылда гомер итүче Нурия ханым Позднякова да үзенең күргәннәрен сөйләде: «Бүген, Аллаһка шөкер, янгын кимеде. Шулай да кечерәк кенә ут чыганагы калган, сүнеп бара, диләр. Бөтен ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт инде, — дип сүз башлады ул. — Яшен суккан, ут шуннан чыккан, диделәр. Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Артём Здунов үзе дә килгән иде. Бик оператив эшли башладылар.
Башта җил башка якка исте, төтен алай зарланырлык түгел иде. Җил юнәлешен үзгәрткәч тә, түздек иде. Мондый сынауны 2010 елда узган идек. Тәүлек буе карап, саклап торабыз. Әле ике көн элек кенә үзем дә кизү тордым. Чират авыл буенча берничә тапкыр әйләнеп килде инде. Эссе көннәр беткәнче шулай тикшереп торачакбыз.
Авылыбызга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, солдатлар да килде, аннары ут белән көрәш өчен бик күп махсус техника да китерелде. Безнең авылдан урман буенча янгынга кадәр якынча 15-17 чакрым гына. Урманның теге ягында урнашкан авылларны да ут кермәсен дип шулай карап торалар. Кичләрен офык кып-кызыл булып тора иде. Аллаһка шөкер, зыян күрүчеләр булмады. Янгынны яңа үсеп килгән урманга кертмәскә тырыштылар».
Янгын сүндерүче Радик Сәфәров белән дә аралашып алдым. «Мин хәзер тыюлыкта. Монда әле эшләр бетмәде, сүндерүне дәвам итәбез. Ачык янып торган ут булмаса да, төтенләп, пыскып торган агач тамырларын тулысынча сүндереп бетерергә кирәк. Урман күп янды, төгәл саннарын әйтә алмыйм. Иң кыены беренче булып килгән янгын сүндерүчеләр җилкәсенә төште, чөнки яну учагы — мәйданы бик зур иде. Хәзер исә монда пычрак, корым гына калды», — диде ул.
«Янгын чыгу куркынычы әле дә саклана»
Янгынның чыгу сәбәпләре турында тыюлык директоры, Мордовия Республикасының атказанган экологы, РФ Табигать министрлыгы каршындагы Эксперт советы әгъзасы Александр Ручин сөйләде:
«Ут яшен сугу аркасында чыккан булырга мөмкин. Аның таралуына аномаль эссе һава торышы һәм җил сәбәпче булды. Янгынны сүндерүгә үтәргә кыен булган урыннар һәм урман эчендә 2010 елдагы янгыннан соң барлыкка килгән бик күп коры-сары ботаклар комачаулый. Метеорологик шартлар да безнең уңайга түгел.
Барлык участокларда да янгын сүндерү эшләре бара. Янгын линиясе сузылганга күрә, ут белән көрәшкә күп кенә оешмаларны һәм ведомстволарны җәлеп итәргә туры килде», — диде тыюлык директоры.
Тыюлыкның җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече сүзләренә караганда, Мордовиядә явып үткән яңгыр янгыннар белән булган вәзгыятькә уңай йогынты ясаган. «Хәзер ут күренеп тормаса да, янгын чыгу куркынычы әле дә саклана. Шуңа күрә көйгән, янган агачларны сүндерәләр, кабат янып китмәсен дип аларга су агызалар», — диде белгеч.