Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, хәзер кайтам», - дип чыгып китте»: Башкортстанда 4 яшьлек сабыйны этләр үтергән

Көпә-көндез, авыл эчендә баланы этләр талап үтерүе башка сыймаслык хәл димичә, тагын ни дисең! Төнге вакыт, я басу-кыр булса бер хәл, бу бит авыл уртасы! Миграновларның биш ел элек туган бәхет төенчекләре бит ул! Әле кайчан гына шуклыгы белән өйләрен яңгыратып йөргән баланы җир куенына салалар.

news_top_970_100
«Әни, хәзер кайтам», - дип чыгып китте»: Башкортстанда 4 яшьлек сабыйны этләр үтергән
https://pixabay.com

17 апрельдә иртәнге якта Башкортстанның Учалы районындагы Сәфәр авылында 4 яшьлек балага этләр һөҗүм итә. Нәни Илнар өеннән бераз гына читкәрәк китеп, велосипедта йөрергә генә чыккан була. Эт көтүе баланы шулкадәр өзгәли ки, сабый урында ук җан бирә.

«Олысыннан соң ун ел узгач тапкан балам иде»

— Мин кер юарга чыгып киттем, ул велосипедта: «Әни, хәзер кайтам», — дип чыгып китте. Аннары аны күреп, дус малае да велосипедта чыккан. Ул да бәләкәй шул, 6 яшьлек кенә, курыккан инде ул да. Берәү дә ишетмәгән дә, күрмәгән дә, югыйсә, өйдән әз генә читтәрәк, шунда юл кырыенда булган бу хәл.

Этләр гел йөреп торды, күпме әйттеләр, колакларына да элмәделәр. Хәзер бөтенесен аттылар, хуҗалары да бар дигән булалар, белмим. Атудан нинди мәгънә соң, «янгыннан» соң?! Баланы бит барыбер кайтарып булмый! Элек күршеләрнең этләр йөри дип, зарланып шактый әйткәне булды. Атарга ярамый, рөхсәт юк дип, әйтеп килгәннәр бугай.

Колакларында биркалар да бар, хуҗалары бар ди ул этләрнең, белмим, мин бер бирка да күрмәгән кебек идем, әллә аннары куйганнар. Икесен тота алмаганнар иде башта, хәзер тоткан булсалар гына. Хуҗалары булса да, чыгарганнар инде, димәк. Кайсынадыр штраф сугабыз дип яптырганнар иде бер элек, халык бер фаҗига булмыйча туктамый шул ул. 

Көтеп алган балам иде бит ул минем, 10 ел узды дигәндә генә тапкан идем йөрәккәемне. 27 апрельдә 5 яшь булыр иде. Кызыма менә 15 яшь. Тырышам инде хәзер ничек тә түзәргә, үсеп килгән кызым бар, аның өчен яшим, — дип сөйләде бәгыре телгәләнгән ана «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Баскан җирендә ут чәчрәп торды»

Альбина Мигранова нәкъ ярты ел элек кайнанасы үлгәнен дә әйтте. Көне дә 17се булган.

— Кайнанам 6 ай элек 17 октябрьдә үлеп киткән иде, сәгатьләренә кадәр туры килгән.

Актив, шук иде Илнарым, баскан җирендә ут чәчрәп тора иде. Һәрберебезгә булышырга гына тора иде. Берәр эшкә тотынсам да, «әни, мин сиңа булышам», дип йөгереп килде. Апаларына да гел ярдәм итәргә генә торды.

Әтисенә утын да ярыша иде, бәләкәй генә балтасын чыгарган булып. Картатайга барып, утын да ярып кайттылар әле.

Үзе уенга дип чыгып китә һәм кире йөгереп кайтып керә иде. Без күңел сизү дә булмады, ичмасам. Әни йөрәге сизә дисәләр дә, уф, берни дә сизмәдем шул. Шулкадәр хыялый булсам булырмын икән, шунда әз генә сизенсәм, бәлки, берни дә булмас та иде, — дип авыр сулап, көрсенеп куйды Альбина.

«Илнар исеме бик үк әйбәт түгел, диде мулла»

Илнар балалар бакчасына йөрмәгән. Өйдә тәрбияләнгән.

— Башта мин карадым, кайнанам исән чакта, ул да карашты. Аннары ашказаны авыртып эштән чыккач, әтисе карап торды, мин эшкә кердем. Бакчага йөрмәсә дә, шундый актив иде ул. 20гә кадәр саный белә иде, шундый чиста итеп, русча гына сөйләште.

Бөтен туганнар монда инде, ярдәм итәргә тырышалар. Район администрациясеннән дә килделәр. Бүген моргтан барып алдык, иртәгә авылда җирлибез, — диде әнисе.

Кемнәргәдер «нар»га тәмамланган исем килешеп бетмәскә мөмкин дип ишеткәнем бар иде. Баланың кечкенәдән авыруын, бәхетсезлеген исеме белән бәйләп карап, исем алмаштыручылар да байтак. Альбинадан да бу хакта сорамый булдыра алмадым.

— Илнар исеме бик үк әйбәт түгел дип, исем кушканда мулла әйткән иде шул. Андый әйбергә ышанмый идек. Үзебез Илнар дип йөрттек, туу турында таныклыгында да Илнар иде. Мулла Илнур дип кушкан иде, — ди Альбина.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында эт көтүендә Миграновларның үз этләре дә булган дигән хәбәр дөреслеккә туры килми.

— Үзебезнең кечкенә генә көчегебез ычкынып киткән, Илнар белән бергә үсте инде ул. Тик ул көнне күршеләр чыгып куркытканда да, безнең эт булмаган, атканда да булмаган, хәзер дә юк ул. Әллә этләр үтергән, әллә берәр кая качып ята. Юк булды ул, югалды. Иртүк авыл советыннан да сорадым, «Безнең эт бар идеме атканда?» - дигәч, «Юк, синеке юк иде», - диделәр, — дип сөйләде әни кеше.

Илнарның бертуган апасы Алинә Мигранова әйтүенчә, күршеләрендәге башлангыч сыйныфта укучы кечкенә кызның да шул этләр аркасында мәктәпкә барырга курыккан көннәре булган. Алинә дә үз этләренең анда булмавын әйтте.

Миграновларның күрше Рысаево авылында яшәүче туганнары да сукбай этләр урамда еш йөрәүен әйтте. «Ел саен сарыкларны егалар, этләр бар», — диде ул.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкортстан прокуратурасы сукбай этләрне тоту, халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары үтәлешен тикшерәчәк. «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Баланың үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә алганлыгы турында хәбәр ителде.

Ел саен Башкортстанда этләр тешләгәннән соң, 11-12 мең кеше табибларга мөрәҗәгать итә. Аларның күбесенә сукбай этләр ташлана, диелә бу хәбәрдә.

Кызганыч, этләрнең балаларга һөҗүме турында әледән әле язып торырга туры килә. Әле 2019 елда гына Минзәләдә шулай ук 4 яшьлек балага эт һөҗүм итүе турында язган идек. Күпме күз яше, тетрәнү, тән җәрәхәте турында язылды. Шөкер, ул вакытта бала исән калган иде. Ә бу очрак үлем белән тәмамлануы тагын да аяныч.

«Татар-информ» агентлыгы редакциясе Альбина һәм Айнур Миграновлар гаиләсенә килгән зур хәсрәтләрен уртаклаша, аларга сабырлык, шушы тирән кайгыны күтәрергә көч, түземлек тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100