Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларның бу эттән зыян күрүләрен теләмим»: Чаллыда бер кызны эт талаган

Яр Чаллыда 11 яшьлек кызның йөзен эт өзгәләгән. Бу фаҗиганең нечкәлекләре һәм баланың фотосурәтләре социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

news_top_970_100
«Балаларның бу эттән зыян күрүләрен теләмим»: Чаллыда бер кызны эт талаган
pixabay.com/ru

Фото астына әллә никадәр комментарий язылган — кешеләр бу хәлнең ничек килеп чыгуына аптырый. Зыян күргән кызның әнисеннән һәм этнең хуҗабикәсеннән әлеге хәлнең версиясе — «Татар-информ» репортажында.

«Кызымның битен хирургларга бөртекләп җыярга туры килде»

Ачыкланганча, кызны урамда эт талаган һәм битенең аскы өлешен өзгәләп бетергән.

Кызның әнисе Фирая әйтүенчә, 25 июньдә, пәнҗешәмбе көнне иртән аның 11 яшьлек кызы үзе генә хастаханәдән Һади Такташ урамындагы өенә кайткан. Кинәт кенә кыз каршында эт күрә — ул борынчаксыз, ә хуҗасының кулында озын бау була. Ә хатын-кыз үзе баланың артыннан барган.

«Эт кызымның алдыннан барган. Соңыннан ул кинәт кенә йөгереп киткән һәм кызымны берничә тапкыр урап алган. Эт кызымның башына аяклары белән ташланган һәм тешләгән», — дип сөйләде зыян күргән кызның әнисе.  

Фирая әйтүенчә, эт ташланган вакытта аның хуҗасы бавын кулыннан ычкындырмаган, әмма барыбер этне тотып кала алмаган. Якын-тирәдә балага ярдәм итәргә һәм этне куып җибәрергә беркем дә булмаган.

Бу хәлдән соң этнең хуҗабикәсе кызга ярдәм күрсәтмәгән һәм ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, бары тик этен алган да өенә кайтып киткән, дип ышандыра Фирая. Берникадәр вакыттан соң баланы бер пар күреп ала, алар табиблар чакырта һәм булган хәлне Фираяга хәбәр итә.

«Минем эшем шул тирәдә генә, шундук йөгердем. Шуннан соң ашыгыч ярдәм килде һәм безне хастаханәгә алып киттеләр. Табиб кызымны карады һәм бары тик операция генә ярдәм итәчәк диде», — дип сөйләде баланың әнисе.

Кызның битендә берничә урында ертылган яралар була, өстәвенә, ул егылганда башы белән бәрелә. Табиблар әйтүенчә, бала хастаханәгә чагыштырмача авыр хәлдә килә. Аның битен киредән бөртекләп җыярга пластик хирургларга дүрт сәгать кирәк булган.

«Мин кызымны операция залына үзем озаттым, анестезиягә рөхсәт кәгазенә имза куйдым. Соңыннан аны ишек төбенә кадәр озаттым да палатага кереп киттем — үземне кая куярга, нишләргә белмәдем».

Әнисе әйтүенчә, аның кызы беркайчан да хайваннарга болай гына якын килмәгән һәм хәтта бик кечкенә этләрдән дә курыккан. Ул көнне кыз эткә борылып та карамаган, дип ышандыра ханым.

«Бәлки ул эт янына үзең килгәнсеңдер?» - дип сорадым аннан. Ә ул: «Әни, мин ничек шулай эшлим инде?» - дип җавап бирде. Юк, мин йөз процент ышанып әйтә алам, ул эт янына бармаган», — дип сөйләде Фирая.  

Хәзерге вакытта кыз әнисе белән Яр Чаллының Кама балалар медицинасы үзәгендә ята. Табиблар сүзләренчә, аның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә:

«Стационарда яту вакыты операциядән соңгы чорның ничек узуына, яраларның ничек төзәлүенә бәйле булачак. Әлегә фаразлар бирә алмыйбыз — кыз дәваланып беткәнче хастаханәдә булачак», — дип сөйләде педиатрия буенча баш табиб урынбасары Наталья Наговицына.

Борынчагын аяклары белән салдырып ташлаган...

Этнең хуҗабикәсе билгеле — Чаллыда яшәүче 45 яшьлек хатын. Эт Америка акита токымлы, кушаматы Аполлон. Ханым үзе әлеге хәл турында сөйләүдән баш тартты, бу хакта җирле РОВДга күрсәтмәләр бирүен әйтте.  

Әмма агентлыкка билгеле булганча, ул полиция хезмәткәрләренә барысы да иртәнге 8:45 сәгатьтә булды дип сөйләгән. Ул эте белән «Горсеть» тукталышы яныннан барган, бер мизгелдә каршыларына кыз бала чыккан. Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, этнең хуҗабикәсе сөйләгәнчә, кыз эткә елмаеп караган, ә соңыннан якын килергә теләгән.

Хуҗабикә моны тиз аңлап алган һәм эт янына килмәскә кушып, кызга кычкырган. Шул ук мизгелдә эт балага ташланган һәм тешләп алган. Эткә борынчак кидертелмәгән булган, хуҗабикә полицейскийларга сөйләгәнчә, моңа кадәр эт аны аяклары белән салдырып ташлаган. Күрәсең, борынчак ныклап беркетелмәгән булган.

Шулай ук агентлыкка билгеле булганча, эт ташланганнан соң, хуҗабикә аны алып киткән һәм узып баручы хатынның ашыгыч ярдәм чакыртуын сораган. Ханым этне өенә кайтарып куйганнан соң, фаҗига урынына яңадан килгән. Үзенең контактларын калдырырга теләгән һәм эткә кадатылган барлык прививкалар тупланган паспортны да үзе белән алган булган.

Америка акитасы токымлы этләр агрессивмы?

Без Америка акитасы асраучы кешеләрнең берсе белән аралаштык. Зөфәр сөйләгәнчә, бу токым этләренә кешеләргә һөҗүм итү түгел, ә гомумән, кешеләргә һәм башка хайваннарга карата агрессив булу да хас түгел. Кагыйдә буларак, акитаны теләсә кайсы командага, бигрәк тә агрессив командаларга өйрәтү катлаулы.

«Ул бервакытта да ташланмый. Әгәр аңа ни дә булса ошамый икән, гадәттә, алар ырылдый башлый һәм читкә китәргә тырыша. Аларны котыртып, тешләргә мәҗбүр итү авыр. Эт ике очракта гына агрессив була ала — кешеләр яки башка хайваннар белән аралашуны чикләгәндә яки хуҗасының аңа карата мөнәсәбәте начар булганда», — дип сөйләде агентлыкка Америка акитасы хуҗасы Зөфәр.

Сүз уңаеннан, Америка акитасының казналык төзелеше кешене тешләргә мөмкинлек бирми — аларның авызлары, мәсәлән, овчарканыкына караганда ике мәртәбә кечерәк.

Ләкин шулай да, бу хәлдән соң прокуратура тикшерү эше башлаган.

«Күзәтчелек ведомствосы полиция белән берлектә бу хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак. Эт хуҗасының гамәлләренә, шул исәптән җинаять җәзасы бирелә торган гамәл билгеләре булу-булмауга бәя бирәчәк. Моңа нигез булган очракта, прокурор чаралар күрәчәк», — дип хәбәр итә ведомство.

Барлык эш материалларының Тикшерү комитетына тапшырылуы мәгълүм булды. «Кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Минем бары тик гаепле кешегә җәза бирәсем килә. Алга таба үз баламның гына түгел, башкаларның да зыян күрүләрен теләмим. Бу аяныч хәлләр сәбәпчесе җәзасыз калмасын иде», — диде кызның әнисе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100