Артист турында хезмәттәшләре: «Равил Харисовка тиешенчә игътибар бирелмәде»

Бүген Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат булды. Җырчыны хезмәттәшләре сагына.

Үзенең тавышы, интеллигентлыгы, төрле төстәге костюмнары белән тамашачыны гашыйк иткән артист фатир түләүләрен түләп почтадан кайтканда урамда егылып җан биргән. Узып баручы кешеләр беренче булып нәфис сүз остасы Гүзәл Мостафинага шалтыратканнар, чөнки Равил Харисов телефоныннан соңгы шалтырату аңа булган.

«Аның бик җырлыйсы килә иде»

Без аның белән бик озак эшләдек, дуслар идек. Мин Казанда спорт сараенда «Татар җыры”н алып барган идем, шунда аны беренче күрдем. Ул, Мәскәүдән килеп, конкурста катнашты. Шуннан дуслашып киттек, дуслыгыбызга 35 еллап инде. Аннан соң ул Казанга күчте дә Милли мәдәни үзәктә эшли башлады, мин дә шунда килдем. Үзем оештырган зур концертларга аны чакыра идем.

Ул олы йөрәкле кеше иде, үз жанрының чын остасы булды. Мин аның белән кичә генә сөйләштем, бер җире дә авыртмый иде, планнары да бар иде. «Студиягә барам, яңа җырны язып бетерәбез, тыңларсың әле, бик матур килеп чыкты», — диде.

Фатирга түләргә киткән дә, урамда егылып үлгән. Аннан соң студиягә барырга уйлаган иде. Аның телефоныннан соңгы шалтырату миңа булган, узып барган кешеләр, телефонын алып, миңа шалтыраттылар. Мин ышанмадым. Телефоны төшеп калгандыр яки урлаганнардыр дип уйладым.

Бик кызганыч. Беләсезме, аның бик җырлыйсы килә иде. Зур репертуары, осталыгы бар иде. Татарстанда аның кебек осталар юк. «Минем җырлыйсым килә. Тизрәк, пандемия бетеп, концертлар башлансын иде», — ди иде.

Аның репертуары бик бай бит. Мәсәлән, сугыш темасына багышланган җырларны аның кебек җырлаучы юк. Ул җырны йөрәге аша үткәреп җырлый иде. Равил Харисовның мәктәбе бик әйбәт. Ул «Червона рута» ансамблендә эшен башлады, София Ротару белән берничә ел эшләде. Ул — бик зур артистлар белән эшләгән кеше. Рөстәм Яхин аны Казанга чакырды. Анарда төрле жанрда җырлау осталыгы бар иде.

Ул — бик зур артистлар белән эшләгән кеше.

Равил Харисовка тиешенчә игътибар бирелмәде дип уйлыйм. Мәскәүдәге Лещенко, Кобзоннар барлык концертларда җырлыйлар, аларны хөрмәт итәләр, күтәреп кенә йөртәләр. Бездә артист картайды икән, осталыгы, репертуары беркемгә да кирәкми, яшьләр кирәк. Кичә сөйләшкәндә дә: «Нигә мине концертларга чакырмыйлар? Тагын бер яңа җыр эшләдем. Кем өчен эшлим мин аны?» — дип сорады.

Яшьләр шундый мастерлардан өйрәнергә тиеш бит. Алар белән бергә концертларда катнашырга, санлап торырга тиешләр. Ул яшьләргә һәрвакыт киңәшләрен бирә, аңлата иде.

Ул кешеләрдәге ихласлылы, тугрылык, талантны хөрмәт итә иде. Равил Харисов бик кешелекле, ачык йөрәкле булды. Бала-чага кебек самими иде, көнләшеп тә куя иде. «Менә бу артист минеке кебек костюм кигән. Нигә кигән инде ул аны?» — дип куя иде балаларча. Аның белән гастрольләргә йөрүе бик җиңел иде, һәрвакыт кызыклы тарихлар сөйли иде. Әле ышанып та бетә алмыйм. 

Кичә сөйләшкәндә дә: «Нигә мине концертларга чакырмыйлар? Тагын бер яңа җыр эшләдем. Кем өчен эшлим мин аны?» — дип сорады.

«Костюмнарында беркайчан да әз генә дә җитешсезлек юк иде»

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов Равил Харисовның үлеме турында ишетмәгән иде. Ул каушап калды: «Әле кичә шаярышып, сөйләшеп тордык. Әле генә йөгереп йөри иде бит», — диде ул.

Мин Равил Харисовны беренче тапкыр 1991 елда Уфада концертта күргән идем. Ул Мәскәүдән «Бәйрәм» ансамбле белән килгән иде. Кайчан да булса аның белән бер коллективта эшләрмен дип башыма да килмәгән иде. Беренче күрүдән үк бик ачык кеше булуы тоелды, балкып торган матур костюмнардан чыгыш ясаганнар иде.

Аннан соң мин Казанга консерваториягә килдем. Казанны нык яратканга, анда төпләнеп калдым, үз юлымны таптым. Укыган елларда ук Милли мәдәни үзәктә эшли башладым, 1998 елдан аның белән бер коллективта эшләп киттем. Мин «Идел егетләре» ансамблендә солист булып йөри идем.

Ул үз эшенә һәрвакытта да бик җаваплы карады. Аның костюмнары да ни тора. Костюмнарында беркайчан да әз генә дә җитешсезлек булырга мөмкин түгел иде, ул «с иголочки» киенгән була иде. Ялт итеп торган туфлиләрендә бармак эзе дә булмый иде. Ул эстрада артисты буларак, үз эшенә җаваплы карый иде. Җырлары да костюмнары кебек эшләнгән иде. Килделе-киттеле аранжировка белән эшләнгән җырлар белән сәхнәгә чыкканы булмады. Әзер булмаган килеш тә сәхнәгә чыкканы юк иде. Артистлар да кеше бит, аларның да арыган, кәефе булмаган вакытлары була. Ул һәрвакыт сәхнәгә чыгуга 98 процент түгел, ә 100 процентка әзер иде.

Ул бик ихлас кеше иде. Олы яшьтә булуына карамастан, бала-чага кебек бик самими иде. Һәр әйткән сүзгә ышанып, күңеленә якын ала иде. Аның белән гастрольләргә чыгу бик күңелле иде. Үзе белән төрле ашамлыклар алса, ихластан бүлешә иде. Мәскәүдә күп кешеләр белән эшләп кайткан кеше буларак, безгә истәлекләрен сөйли иде. Без аны рәхәтләнеп тыңлый идек. Киңәшләрен дә бирә иде.

«Рассвет» җырын җырлаган идем. Ул паузасына игътибар итсәң, бу урынын шулайрак итсәң, яхшырак булмасмы дип әйтә иде. Равил Харисов коллегага коллега дип тигез карады, үзен өстен куймады, шул ук вакытта матур итеп киңәшләрен бирә иде. Андый коллегалар хәзер бик аз.

Ул беркатлырак кеше иде. Кайвакыт без, яшьрәк булганга, шаяртып та ала идек, ул шуңа ышана иде. Ул ышанган саен безнең ныграк шаяртасы килде. Усал кеше түгел, бик кешелекле иде.

«Ул озын буйлы, көчле арыслан булса да, бик нечкә күңелле иде»

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина:

Шундый канатланып репетициядән чыктык та, безгә кайгылы хәбәр килде. Күңел ышанып бетми.

Ул иң интеллигент, иң нечкә һәм сизгер кеше иде. Ул озын буйлы, көчле арыслан булса да, бик нечкә күңелле иде. Равил абый мәхәббәттә үскән, әти-әнисе гомер буе Камал театрында эшләделәр. Ул минем якташым да әле. Аның сөйләшүе дә безнең дәү әниләрнеке кебек. «Җарар, җитте инде», — ди иде, гәрчә татарча бик күп сөйләшмәсә дә.

Әле бер атна элек кенә күргән идем. Ул Бауман урамыннан салмак кына атлап бара иде. Хәле дә әз кебек иде. Без үзара ерактан гына исәнләшеп киттек. Ул, яшенә карамастан, бик актив, дәртле, җор телле иде. Чеметеп тә ала иде, матур сүзләрдә әйтә иде. Соңгы вакытта үзенә ябылды, ябыгып та китте.

Равил абый эстет иде, гастрольләр вакытында да матурлыкны, чисталыкны яратты. Ул табын әзерләүгә (сервировкага) игътибар бирә һәм теләсә кайда ашамый иде. Мин үзем дә табын матур булганны яратам, матурлатып куйсам: «Менә бу профессиональлек» — дип канатларны үстерә иде. Ул һәр эштә профессиональлек яратты. Һәрвакыт бик пөхтә киенде. Бик күп мәзәкләр сөйли иде, яшь чагында ничек кызлар артыннан йөрүен, кызларның аның артыннан йөрүләрен бик кызык итеп сөйли иде.

Ул безнең кебек булырга теләде, үзенең яшен белдерергә яратмый иде. «Эх, кызлар, мин сезнең арттан йөрер идем», — дип шаярып әйтә иде. Аның шулай әйтүе миңа ошый иде, ул чын ир-ат иде, шул ук вакытта ул кайгыртучан да булды. Үзен генә кайгыртучы артистлар бар, ә ул: «Фәридәкәй, берәр нәрсә кирәкме, берәр әйбер алыргамы, син ач түгелме?» — дип кайгырта белде. Бөтен кешегә дә андый мөнәсәбәттә булмады, күңеленә якын булганнар белән генә шулай иде.

Урыны җәннәттә булсын, рухы шат булсын, тик күңел барыбер ышанмый.

«Соңгы бер-ике елда ябыгып китүен сизгән идек»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

Мин Равил абыйны балачактан ук беләм. Беренче тапкыр аның белән «Татар җыры — 1988» конкурсында очрашырга туры килде. Ул «Бәйрәм» ансамблендә эшли иде ул вакытта. Казандагы күп кенә концертларда бергә чыгыш ясарга туры килде. 1997 елда Казан милли мәдәни үзәгенә эшкә килгәндә, ул инде анда эшли иде. Без аның белән бер коллективта 23 елдан артык эшләдек. Ул — чын профессиональ җырчы, интеллигент.

Ул безнең өчен үрнәк булды. Без сәхнәгә авылчанрак чыксак, ул килеш-килбәтен китереп, чын профессиональ артистларча чыга иде. Татар, рус, чит телдәге җырлар белән кайда гына чыгыш ясаса да, ул җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкарды.

Мәскәү эстрадасында эшләгәч, аның безгә сөйләргә сүзе күп иде, гастрольләргә чыгып киткән вакытта тыңлый идек аны. Ул рус телендә җырлаучы җырчыларга күбрәк киңәшләрен бирә иде. «День Победы» җырын Татарстанда һәрвакыт ул башкара иде. Яшьләр шушы җырны җырлаганда үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде.

Бик кызганыч, сүз дә юк. Без, бергә эшләгәч, соңгы бер-ике елда ябыгып китүен сизгән идек. Үзе берни дә сиздермәде, зарланып та йөрмәде», — диде ул.

Равил Харисов үзенең соңгы интервьюсын 2020 елның августында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән иде.