Равил Харисов:«Татар халкы өчен эшләргә кирәк дип, Рөстәм Яхин мине Казанга кайтарды»

Татарстанның халык артисты Равил Харисов «Интертат»ка интервью бирде.

Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыгызны искә төшерикче, Равил абый.

Чын дөресен әйткәндә, мин сәхнәдән бик курка идем. Беренче тапкыр 18 яшемдә сәхнәдә чыгыш ясадым. Әти-әнием җырлавымны, гомумән, белми иде. Алар фикеренчә, мин рәссам булырга тиеш идем. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым. Рәссам Альберт Асадуллин белән бергә укыдык. Әле минем белән бергә Арсентьев укыган иде. Ул елларны дустым бик еш бүре ясап утыра иде. Анда «Ну, погоди» мультфильмы чыкмаган иде әле. Хәзер мультфильмның титрларында «В. Арсентьев» дип язылган. Игътибар итегез.

Ул Казаннан, димәк. Белми идем.

Күпләр белми. Казанда сәләтле кешеләр бик күп. Алар турында мәгълүмат кына юк. Нигә икән? Бездә бер яклы гына эшлиләр. Кемнедер күп күрсәтәләр, пропаганда ясыйлар. Әле көнчелек тә бар бит.

18 тулгач, ниләр булды?

Армиягә киттем. Мин бокс буенча спорт мастеры, Казанның, Татарстанның чемпионы. Мин чибәр дә идем. Аннан соң, җырчы булгач, миңа бу бик ярдәм итте, чөнки артист кеше чибәр булырга тиеш. Тышкы кыяфәт артист өчен мөһим. Кеше сәхнәгә чыга икән, ул тамашачыны үзенә тартып торырга тиеш. Кешенең бу ягы табигатьтән бирелә. Шулай ук тавыш та табигатьтән бирелергә тиеш. Күпләр консерваторияләрдә, институтларда укыйлар, әмма ул аларга файдага булмый. Дипломлы булу - җырчы булу дигән сүз түгел.

Кайда хезмәт иттегез?

Куйбышев шәһәренә килдем. Көз көне иде ул. Яңгыр ява, салкын. Әле чәчләрне пеләшкә алганнар иде. Берзаман карантин башланды. Ул бер ай дәвам итте. Без ниндидер бер чокыр казырга тиеш идек. Яңгыр астында шул чокырны казыдык. Бер капитан килде дә: «Арагызда рәсем ясый белүчеләр юкмы?» — ди. «Ясый беләм», — дидем. Ул вакытта бит иң мөһиме — эшсез булмаска. Ә яңгыр астында чокыр казып торасы килми иде… Үзем белән дустым Олег Соколовны алдым да рәсем ясарга киттем. Олег музыкант иде. Казанда ул, үзенең түгәрәген оештырып, балаларны думбрада, гитарада уйнарга өйрәтә иде. Шулай итеп, рәсем ясый торган бүлмәдә бер айга ябылдык. Капитан: «Әзерме әле?» — дигәч: «Юк», — дип җавап кайтара идем. Юри бер айга суздым. Картина әзер булса да, «юк», дип капитанны кире бора идем. Ахырда, Германиягә китәр вакыт җиткәч, картинаны капитанга тапшырдым. Соңыннан яныма генерал-полковник килде. Алар миңа армиянең штабында калырга тәкъдим иттеләр. Ә минем бик нык Германиягә барасым килде, чөнки гитара сатып алу хыялым бар иде. Әлбәттә, гитара алу максатым булганын беркемгә дә әйтмәдем. «Юк, минем Германиядә хезмәт итәсем килә», — дидем. Соңыннан эшелон белән Германиягә киттек. Безне төркемнәргә бүлделәр: пешекчеләр, шоферлар һәм башкалар. Музыкантларны җыя башлагач, без Олег белән сикереп чыктык. Җырчыларны да җыя башладылар. Әмма без Олег белән музыкантлар төркемендә идек. Җырлый белсәм дә, дустымны ташламыйм дип, шушы төркемдә калырга уйлый идем. Ә армиядә дустың булу бик мөһим. Соңыннан минем яныма килеп: «Сез җырламыйсызмы?» — дип сорадылар. Юююк, дим. «Шулай да, җырлыйсыңдыр дип уйлыйм», — ди тегеләр. Ә бу кешеләр «Җыр һәм бию ансамбле» вәкилләре иде. Аннан соң тагын бер әйткәч, «Ярар инде, әйе, җырлыйм», — дидем. «Җырлавымны каян белдегез?» — дип сорагач: «Иреннәрең бантиклы», — дип җавап кайтарды миңа капитан Бревко. Җырлау сәләтемне тикшергәндә: «Татарлар сәләтле ул. Дусларым арасында татарлар бар», — дигәннәр иде.

Шулай итеп, ансамбльдә хезмәт итә башладыгызмы?

Кырык кешедән үземне генә ансамбльгә алдылар. Әмма дустымны онытмадым. «Дустым бар», — дидем. Башта: «Алмыйбыз», — дигәннәр иде. Әмма соңыннан барыбер алырга булдылар. Мин соңыннан Җиңү көненә Рейхстаг ясаган идем. Германиядә ул беренче урын алды. Ул Рейхстагны 7 төн, 7 көн ясадым.

Күңелле идеме хезмәт итү?

Әйе, матур итеп җырлый идек. Төрле шәһәрләрдә булырга туры килде. Әле мин Лев Лещенко белән бергә хезмәт иттем. Ул башта ансамбльнең солисты иде, соңыннан, аның дембеле булгач, мин солист булдым. Армиядән соң аның белән Мәскәүдә күрешеп, шампан шәрабе эчкән идек. Бүген дә аралашып торабыз аның белән.

Соңыннан ниләр булды соң?

Армиядән кайткач, җырлавымны ташламадым. «Червона рута» ансамблендә эшли башладым. Безгә София Ротаруны бирделәр. Мин әлеге ансамбльнең кастингына килгәч, украинча җырладым. Ротаруга: «Син татарча җырлап кара», — дидем. Шулчак үпкәләгән иде ул миңа.

София Ротару белән бәйле берәр хәл истәме?

Берсендә Софияга маймыл алып килделәр. Һәм шушы маймыл аның бармагын тешләде. Шуннан соң Ротаруның температурасы күтәрелде. Һәм өч өч көн дәвамында җырлый алмады. Бу 1976-1977 еллар. Ә концерт өч мең урынлык залда үтәргә тиеш иде. Ул елларда Киев, Ивано-Франковск кебек зур шәһәрләрдә идек без. Хәзер нишләргә? София җырларлык хәлдә түгел иде. Җитәкчеләр уйладылар-уйладылар да: «Равил җырласын», — диделәр. Мин башта шаккаттым. Сап-салкын суга йөзә белмәгән баланы ташлау белән бер иде бу. Икенче пландагы җырчы булу — бер әйбер, ә монда бит «сольный» концерт куярга кирәк. Әле бер генә көн түгел, ә өч көн! Әмма мин булдырдым, Аллаһка шөкер. Ротару дерелдәп утыра иде, чөнки нишләргә белмәде. Аның концерты бара, ә сәхнәдә мин. Иң мөһиме - безнең ансамбльдә бары тик татар фамилияләре генә иде. Ротару моны беркайда да әйтми. Украина ансамбле татар егетләреннән тора иде.

Кызык тарихлар күп инде миндә. Мәсәлән, Чарли Чаплин турында бер кызык хәл беләм. Румыниядә Чаплин исемендәге конкурс үткән иде. Чарли үзе дә, беркемгә дә әйтмичә, шушы бәйгегә килгән иде. Әмма бәйгедә бер ханым беренче урын алды, ә Чарли Чаплин үзе җиденче урын алган иде. Аның катнашуын беркем дә белмәде.

Соңыннан ниләр булды, Равил абый?

Әлеге ансамбльдән киткәч, «Сестры Зайцевы» проекты белән эшли башладым. Үземне кыюландырыр өчен, мин махсус күнегүләр ясый идем. Җырлаганда һәрвакыт халык белән аралашам. Ул вакытларда да шулай иде, хәзер дә шулай. Шулай итеп, Зайцевалар мине Мәскәүгә чакырды. Әле һаман да хәтерлим: авырган килеш «прослушивание»га бардым. Авыргач, җырлый алмавымны әйттем. Әмма соңыннан яхшы итеп эшләп киттек. Алар миңа яхшы шартлар тәкъдим иттеләр. Акчасын да яхшы түлиләр иде. Ул еллар өчен бик әйбәт иде. 350 сум ала идем, ә урта хезмәт хакы 120 сум иде. Тик соңыннан Казанга кайтырга булдым. Оркестрдан Анатолий Кролл китте. Мин аның белән 15 ел эшләдем.

Казанда нишләдегез?

Композитор Алмаз Монасыйпов кебек зур шәхес белән таныш булырга насыйп итте. Без «Торналар», «Хәлимә» һәм башка җырларны яздырдык. Берсендә Рөстәм Яхин яныма килеп: «Равил, татар халкы өчен эшләргә кирәк», — диде. Алмаз абый да шушы фикердә иде. Мин эшләгән ансамбльнең җитәкчесе Анатолий Кролл инде китә иде. Шуңа күрә туган шәһәремә кайтырга булдым. Казанда «Мирас» төркемен оештырдык. Әти-әнием монда яши иде. Билгеле булганча, алар икесе дә Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Асия һәм Шакирҗан Харисовлар.

Бүгенге шәхси тормышыгыз турында да берничә сүз әйтегезче.

Хатыным Ирина белән бергә яшәп ятабыз. Кызым Алинә Мәскәүдә яши. Ирина «Бәйрәм» ансамблендә биюче булып эшли иде. Хәзер менә, Аллаһка шөкер, икәүләп яшәп ятабыз.

Ирина ханымга бер күрүдән үк игътибар иттегезме?

Шундый кечкенә генә иде. «Бәйрәм» ансамбленең концертлары бары тик татар телендә генә үтә иде. Ирина да бик матур татарча бии иде. Хәзер дә бии белә дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, гаилә кордык.

Ирина ханым сезнең икенче хатыныгыз, әйеме?

Әйе, икенче хатыным. Кызым Алинә беренче хатынымнан.

Беләсеңме, Аллаһ Тәгалә гел минем янымда булды. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итеп торды. Мин беркайчан да җырчы булуыма үкенмәдем. Җыр — минем тормышым. Хәзер дә җырлыйм, Аллаһка шөкер. Кайда гына эшләмәдем.

Хәзерге эстраданы тыңлыйсызмы?

Тыңлыйм. Төрле концертларда катнашам. Әле җырлавымнан туктармын дип уйламыйм. Җырламыйча тора алмыйм мин. Аллаһка шөкер, барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты.

Равил абый безне кунакка болай гына чакырмаган иде. Ул үзенең «Дусларыма мәхәббәт белән җырлыйм» җырлар җыентыгын тәкъдим итте. Әлеге җыентыкта төрле чит ил җырлары тупланган. Яше баруга карамастан, Равил абый әле һаман да менә дигән итеп җырлый. Әмма минем Равил абыйга әйтәсе бер сүзем бар. Ул татарча сөйләшергә ояла. «Татарча яхшы белеп бетермим», — ди ул. Әле соңыннан татарчалап: «Үзең тәрҗемә итәрсең», — дип әйтеп куйды. Равил абый бик матур итеп татарча сөйләшә, кыскасы. Оялырга һич бер урын юк.

Шуны әйтеп китәргә кирәк: Равил абый җырчы булмаса, бик яхшы рәссам була алыр иде. Безгә күрсәткән рәсемнәре моны дәлилли. Рәсемнәрнең күбесе, кызганыч, юкка чыккан. «Әти картиналарны подвалга куеп торган. Ә подвал янган. Рәсемнәрне янгын эченнән чыгарып булмаган», — дип сөйләгән иде Равил абый.

Ирина ханым үзе татарча белми. Әмма үзебезнең татар остабикәләре кебек менә дигән өстәл корган иде. Безне ихластан кунак итте ул. Хәтта тагын бер барасы килү хисе калды. Аллаһ кушса, киләсе туган көннәрдә дә очрашырга язсын иде! Үткән туган көннәрегез белән, Равил әфәнде!