«Монда җомга саен җаннар намаз укый» — «Изгеләр чишмәсе» нәрсәсе белән үзенчәлекле? | intertat.tatar

«Монда җомга саен җаннар намаз укый» — «Изгеләр чишмәсе» нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Мамадыш районы Урта Кирмән авылындагы «Изгеләр чишмәсе» ни өчен шулай атала? Күрәзәчеләр ел әйләнәсе анда нәрсә эшли? «Күз чишмәсе»ндә күзне юсаң, яхшы күрә башлыйсыңмы? «Интертат» бу һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Күптән түгел Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы «Ханнар зираты» турында язган идек. Баксаң, тарихи, истәлекле урыннарга бик бай булып чыкты Урта Кирмән. Шул «Ханнар зираты»ннан ерак түгел, халыкның иң яраткан урыннарының берсе, бөтен республикага, хәтта башка төбәкләргә үзенең шифасы белән танылган «Изгеләр чишмәсе» дә бар.

Татарстанның «1001 ләззәт» дигән туристик программасына кергән чишмә Казаннан Чаллыга таба барганда сул юкта кала. Бирегә Урта Кирмән халкы гына түгел, җәйге эсседә тирләп, сусаган дальнобойлар да, узып баручылар да туктап, Җир Анабыз куеныннан чыккан саф чишмә суы белән сыйлана. Алай гына да түгел, сусауны соңыннан басарга, туганнарына эчертергә дип шешәләргә салып алып та китәләр.

«Гади генә чишмә түгел ул. „Изгеләр чишмәсе“нең суы авырулардан терелтә, тәнгә көч, сихәт, җанга тынычлык бирә», — ди монда туктаучылар. Чыннан да шулаймы икәнен белер дип, Урта Кирмән авылы мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин белән очрашып, «тылсымлы» чишмәгә юл тоттык.

«Чишмә тирәсендәге тауларда рухлар яши, диләр»

Чишмә таулы, кыялы урында урнашкан. Шуңа күренә дә инде ул юлдан. Басу һәм болыннардан чишмәне Кирмәнчек елгасы аерып тора. Якынрак килгән саен, чишмәнең челтерәп аккан тавышы, елга талларында кошлар сайравы көчәя бара. Менә килеп тә җиттек. Ринат әфәнде күпернең теге ягына, «Изгеләр чишмәсе»нә барып җитми генә, тарихи урын турында сөйли башлады.

«Чишмә генә түгел, бу тирәлек үзе үзенчәлекле. Мәсәлән, чишмә янындагы кыя каршына утырып торсаң, тән сихәте, ниндидер бер энергия аласың. Монда күрәзәчеләр дә күпләп килә. Алар сөйләве буенча, Болгар заманында бу урыннарда яу булган. Җиңелә башлагач, Кирмәнчек шәһәрчеген саклаучылар хәзер чишмә аккан тауларга качкан. Шуңа күрә тауларда бүген дә рухлар яши, дигән сүзләр йөри.

1993 елда авыл мәктәбе монда зәңгәр чатыр төзегән иде. Күрәзәчеләр сөйләвенчә, шул чатыр янында җомга көнне рухлар намаз укый. Шуңа күрә монда җомга көнне килеп, җаннарны борчырга ярамый. 2000 елда шундый ук чатырны башкалар да төзеде, әмма ничектер килешеп бетмәдеме ул… Күгәрченнәр оялады анда, пычратып кына бетерделәр», — диде Ринат абый.

Чишмәнең кайчан барлыкка килүен бер кеше дә белми. Ринат әфәнде хатирәләренә ышансак, чишмә ул сабый вакытта ук булган. «Әбиләр дә сөйли иде бу чишмә турында. Шул чакта ук булган инде ул. Кирмәнчек шәһәрчегенең төп су чыганагы булган ул», — дип уртаклашты тарих укытучысы.

«Йортны „Изгеләр чишмәсе“ суы белән юсаң, бер начар көч тә керми»

Чишмәнең ни өчен «Изгеләр чишмәсе» дип аталуын белер өчен, риваятьләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның берсенә ышансак, Кирмәнчек шәһәренә каршы яу башлангач, шунда яшәүче җиде кыз чишмәгә суга киткән. Киткәннәр китүен, ләкин кире әйләнеп кайтырга язмаган… Дошман кулына эләгеп, җәзалап үтерелгән алар… Менә шушы кызлар үлгән җирдә җиде чишмә калкып чыккан, диләр.

«Ул вакытта кыйблага карап агучы җиде чишмә булса, аларны „изге“ дип атый торган булганнар. Шуннан шундый исем килеп чыккан. Икенче төрле аңлатма да бар. Изге урыннарга якын җирләр һәрвакытта да изге булып саналган. Ә монда янәшә генә „Ханнар зираты“, Кирмәнчек шәһәрчеге. Аларга якын булгач та, чишмә шулай аталырга мөмкин», — диде Ринат Хәйруллин.

«Нишләп изге чишмә булсын инде? Су — су инде ул», — дияргә була. Чыннан да, халык нәрсә генә сөйләмәс тә, нәрсә генә уйлап чыгармас. Ул күрәзәчеләрнең дә төрлесе була бит. Әз-мәз нәрсәдер белгәннәре белән беррәттән, берни күрми-белмичә, букча «симертеп», акча эшләп утыручылары да бар бит. Аларга кемдер ышана, кемдер юк… Шуңа күрә: «Әйдәгез, шушы күрәзәчеләргә ышанып, „Изгеләр чишмәсе“ннән канистралап су ташыйк», — дип әйтүем түгел.

Шулай да мондагы суның үзенчәлекле булуын экстрасенслар гына сөйләми икән. «2000 елда суны Әлмәткә алып барып тикшерделәр. Мондый составлы су Татарстанда бүтән юк, дигән хәбәр килде. Составының яхшы булуын тормыштан да белергә була. Авыл халкы кыяр, төрле яшелчәләрне «Изгеләр чишмәсе» суы белән тозлый. Хәтта кайнатмыйча, шулай суык килеш ябып куялар. Банкаларның беркайчан да «атканы», яшелчәләрнең бозылганы юк.

Язга чыккач, өйләрен дә шушы чишмә суы белән юа авыл кешеләре. Тәрәзәләрне, ишекләрне «Изгеләр чишмәсе» суы белән юсаң, йортка бернинди тискәре энергетика, начар көчләр керми, дип ышаналар», — дип сөйләде Ринат әфәнде.

Шул ук күрәзәчеләр «Изгеләр чишмәсе»нең җиде чишмәсен кеше организмына охшата икән. «Чишмәләр кан әйләнеше системасын хәтерләтә. Һәр чишмәдән чиратлап су эчәргә, уң кулны өч тапкыр чайкап, өч мәртәбә авыз итәргә кирәк», — ди экстрасенслар.

Шулай елганың бу ягында сөйләшеп алганнан соң, Ринат абый безне ияртеп, чишмәләргә таба кереп китте. Үзе бара, үзе: «Күпер аркасындагы чүпрәк тасмаларны күрәсезме? Безнең халык элми аларны. Монда килгән мәҗүсиләр бәйләп китә. Чүпрәк кенә түгел, целлофан пакетлар да төйниләр әле. Килгән саен алып ташлыйм. Чиста, кирәкле әйбер түгел бит инде ул. Нәрсәгә кирәге бар аның?» — ди Ринат абый.

Чүпрәк-чапрактан тыш, чишмә тирәсендә дә, суда да тимер акчалар күрергә була. Аларны да монда килүчеләр бәхеткә дип атып калдыра. «Кеше ыргыта, мин артларыннан җыям. Ике, биш сум һәр кешедә бар инде. Аны нәрсәгә суга аталардыр?! Тәңкә ташлаганчы, чишмә тирәсендәге ләмнәрне, кирәкмәгән чирәмнәрне бераз утасалар, файдасы булыр иде. Саваплы эш бит ул. Синнән күреп, башкалар да чистарта башлар иде», — дип чишмәне чүптән арындырырга кереште тарих укытучысы.

Шулай итеп, беренче чишмәгә килеп җиттек. Алдан әйткәнчә, Ринат абый уң кулын өч мәртәбә юып, өч тапкыр чишмә суын йотты. Мин дә авыз иттем «Изгеләр чишмәсе» суыннан. Тәме башка чишмәләрдән бик аерылмый кебек, ләкин салкынлыгы… Авыл егете булгач, чишмә суын бер генә эчмәгән инде мин. Әмма мондый салкын су бик сирәк очрый. Әллә башка чишмәләрдәге кебек ничәмә-ничә метр тимер торбадан акмаганга, әллә чыннан да, ниндидер сере булганга, бик салкын тоелды су.

Бу чишмәләр кыядан ыргылып төшә дә, тармакланып, төрле якларга юнәлә. Берничә чишмә шулай итеп рәт буе тезелгән. Беренчесеннән соң икенчесе, аннан өченчесе… Бераз өстәрәк «Җан чишмәсе» дип атала торганы да бар. Анысы — төп чишмә. Иң соңыннан шунда менеп су эчәсе. Без дә шулай иттек. Рәтен бозып тормадык.

Шул арада Ринат абый кырыйда үсүче үләнне өзеп алды да, тәмләп исни дә башлады. «А-ах!» — дип куйды ул. «Ринат абый, нәрсә ул?» — дим. «Бөтнек», — ди.

Сөембикәнең күз яшеннән чыккан чишмә турында

«Изгеләр чишмәсе» янында гына тагын бер чишмә — «Күз чишмәсе». Бу яктагы чишмәләрнең исеме дә исеме, әйеме?! Ник күзнеке икән инде анысы? Ринат әфәнде бу турыда да сөйләп бирде.

«Элек көнчыгыш һәм көнбатышны тоташтыручы юл бу урыннан узган. Моннан ерак түгел, Грахань дигән авыл бар. Русча шулай атала инде ул хәзер. Ә элек анда Гәрәй ханның резиденциясе булган. Патшабикә Сөембикә шул авылга еш кына кайтып йөргән. Бу урында кәрван туктый торган була. Сөембикә Явыз Иванның Казанны яулап алачагын сизеп, белеп, бервакыт монда туктаганда елап җибәргән. Ул елаган урында чишмә „бәргән“. „Күз чишмәсе“нең тарихы менә шундый», — диде ул.

«Күз чишмәсе»нә күзләре начар күргән кешеләр еш килә икән. Алар табакка су алып, йә чишмәнең үзенә барып күзләрен юа. Ринат абый да бисмилласын әйтеп, өч тапкыр күзләрен сөртеп алды. «Мин күзлек киям, файдасы тимәсме… Күзлекле кешеләргә кирәк инде бу», — диде ул елмаеп. Яшерен-батырын түгел, мин күзлек киеп йөрмәсәм дә, линза киям. Шулай булгач, мин дә күзләрне юып алырга булдым. Дөрес, файдасы гына тимәде… Әллә мин ышанып бетмәгәнгә, әллә күз чишмәсенең файдасы шундый гына… Бер сыпырып алудан тимидер дә бәлки, кат-кат килергә кирәктер, кем белгән.

Чишмәдән кайтып барышлый каршыга Урта Кирмәндә яшәүче Наилә (исеме үзгәртелде) очрады. Ул да: «Без ел саен өйне „Изгеләр чишмәсе“ суы белән юабыз. Җеннәрдән саклый диләр инде. Ышанабыз. Тормыш иптәшем шул тирәдә булганда, эчәргә дә алып кайта әле. Өебезгә су кергән керүен. Ләкин андагы су башка. Йомшак дияргәме инде… Тәмле, аны эчәсе генә килеп тора. Бер йотсаң, туктап булмый. Бер елны оныкка күз тиде. Нишләтергә белмәгәч, йөгереп барып, „Изгеләр чишмәсе“ннән су алып кайттык та, тиз генә өшкерттек. Сөбһаналла! Тынычланып, изрәп йокыга китте», — дип сөйләде ул.

«Чишмәне игелекле кеше казыса, „Изгеләр чишмәсе“ дип атау дөрес»

Чишмә суы шундый көчкә ия була аламы? Гомумән, чишмәне «изге» дип атау дөресме? Бу турыда Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев элегрәк үз фикерен әйткән иде инде. «Нигә шулай атыйлардыр? Изге кеше белән бәйле булгангадыр инде. Шәригатебездә Аллаһы Тәгаләнең дуслары дигән төшенчә бар. Аллаһы Тәгаләнең дуслары — игелекле, изге кешеләр. Әгәр шундый бөек, игелекле, файдалы, халыкка хезмәт иткән Ислам галиме, яисә хәзрәт чишмә казып чыгарса, бу вакытта „Изгеләр чишмәсе“ дип атау дөрес була. Аллаһның якын булган бер бәндәсе казыган чишмә булса, бу нур өстенә нур, андый чишмәдә бәрәкәт бар», — дигән иде Тимергали хәзрәт.

„Изге“ сүзе белән артык мавыкмаска кирәк»

Бер баш әйбәт, ике баш тагын да яхшырак, дигән шикелле, бу турыда тагын бер хәзрәттән сорап карадык.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы:

Катлаулы мәсьәлә бу. Мөселманнар өчен барлыгы 3 изге урын бар, алар: Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете. Калган әйберләр — истәлекле тарихи урыннар. Аларның изге дип аталуы бик зур сорау астында. Мондый исемнәр бирүгә берәүләр каршы килмәсә, икенчеләр тыя.

«Изге» сүзен куллану белән артык мавыкмаска кирәк. Югыйсә, төрле урыннарны Аллаһы Тәгалә дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин. Ә бу — бик зур гөнаһ. Иң изге чишмә — «Зәм-зәм чишмәсе», башка андый чишмәләр юк.

«Ул чишмә суы җеннәрдән саклый», — дияргә дә кирәкми. Күрәзәчеләрнең анда барып, җаннар белән сөйләшеп йөрүләре дә дөрес түгел. Бу бөтенләй диндә катгый рәвештә тыелган. Диннән чыгара торган нәрсә ул. Өшкерү өчен төрле суны кулланырга була. 

Бу чишмәне бары тик истәлекле урын кебек карарга кирәк. Әлбәттә, анда барып гади су эчкән кебек, эчәргә ярый. Ләкин ниндидер изгелек, тылсымнар турында уйламыйча гына.