Җеннәр, куркыныч тавышлар, һәлакәтләр: Мамадыш районының «Ханнар зираты» нинди урын?
Мамадыш районы Урта Кирмән авылы читендә урнашкан «Ханнар зираты» ни өчен шулай атала? Анда, чыннан да, кичләрен җаннар күренәме? Нишләп кояш баеганнан соң зират янына якын бармау хәерлерәк? Бу турыда «Интертат» күзәтүендә.
Республикабыз тарихи истәлекләргә, уникаль объектларга бик бай. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Казан Кремле, Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге генә ни тора! Үзенчәлекле урыннар Казан тирәсендәге районнарда гына түгел, ә мәркәзебездән читтә урнашкан район һәм шәһәрләрдә дә байтак. Бүген сүз шуларның берсе — Мамадыш районының Урта Кирмән авылы янындагы «Ханнар зираты» турында барыр.
Казаннан Урта Кирмәнгә сәгать ярым барасы. Килеп җиткәнеңне шундук аңлыйсың. Чөнки бу урынны бүтән бернинди җир белән дә бутап булмый. М7 трассасы буенча барганда, иң беренче итеп күзгә юлның сул ягындагы Кирмәнчек шәһәре һәм «Изгеләр чишмәсе» ташлана.
Горур елгалар, баһадир таулар арасында урнашкан Урта Кирмән авылы. Янәшәдә генә X–XIV гасырларда Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләренең ныгытмасы ролен башкарган Кирмән шәһәрчеге. Шәһәрчекнең бурадан торгызылган диварлары бүгенге көнгәчә сакланып калган. Бераз читтәрәк даны Татарстанга гына түгел, бөтен илгә таралган «Изгеләр чишмәсе».
Бу авылның табигате, уникаль, тарихи объектлары турында әллә никадәр сөйләргә, язарга була. Киләчәктә кешеләргә көч, дәрт бирә торган, хасталарны дәвалау сәләтенә ия булган «Изгеләр чишмәсе» турында киләчәктә язарбыз. Ә бүген, әйткәнемчә, «Ханнар зираты» турында сөйләшеп алыйк.
«Тә-әк, зират турында кем сөйли алыр икән безгә?» — дигән уйга баттым. Бераз уйлана торгач, башка: «Бәй, шушы авылда яшәүче тарих укытучысы Ринат абый Хәйруллин бар бит», — дигән фикер «типте». Кемнән генә сорасаң да, «Ханнар зираты» турында шушында яшәүче кешедән дә яхшырак сөйләүче булмый инде ул. Ринат абый монда башкалар кебек килеп кенә китми, ә гомере буе тора. Өстәвенә, тарих укытучысы да әле. «Вә-әт шәп», — дип, тиз генә Ринат әфәнде белән элемтәгә кереп, планнан тыш «тарих дәресе» турында килешенеп тә куйдык. Берничә минуттан очраштык та.
Ринат абыйның тарихчы икәне әллә каян күренә. Шушы эсседә матур итеп киенеп, күзлекләрен алып чыкты ул. «Матур киенгәч, тарихчы буламыни?» — диярсез, юк ла… Тарихчы икәнен башка әйбердән аңлап була Ринат әфәнденең. Аның һәр карашында туган авылына карата мәхәббәт тоела. Бу мәхәббәт: «Ай-яй матур, име?!» — дип карауда түгел, ә «Менә бу урыннарда элек фәлән-фәлән кадәр халык яшәгән, алар шуның-шуның белән шөгыльләнгән», — дип фәнни күзлектән чыгып яратып карауда чагыла.
Хансыз «ханлы» булган зират
Шулай итеп, безне кызыксындырган «Ханнар зираты»на таба киттек. Зиратны Кирмән шәһәрчеге белән «Изгеләр чишмәсе»ннән Кирмәнчек елгасы аерып тора. Баксаң, зират юкка гына ярның икенче ягында түгел икән. Һәр нәрсәнең үз хикмәте булган кебек, моның да үз сере бар.
«Төрки халыкларда зиратларны су аркылы урнаштыра торган булганнар. Авыл белән зиратны елга аерып торырга тиеш булган. Игътибар итеп карасагыз, үз авылларыгызда да моның шулай икәнен күрергә була. Монда да Кирмәнчек шәһәрчеге елганың сул, ә зират уң ягында урнашкан. Нигә шулай иткәннәр соң? Ул вакытларда суга табыну көчле булган. Кешеләр: „Су начар көчләрдән саклый. Зираттагы начар көчләр елга аркылы авылга үтеп керә алмый“, — дип ышанган», — диде Урта Кирмән авылы мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин.
Атамасы да кызык бу зиратның — «Ханнар зираты» бит, әй! Монда ханнарны күмгәннәр микәнни? Ринат абыйга шул сорауны биргәч: «Зиратны халык телендә генә «Ханнар зираты» дип атыйлар. Фәнни телдә — «Беренче Болгар каберлеге» ул. Ни өчен беренчесеме? Чөнки аның икенчесе дә бар әле. Элек монда ханлык түгел, ә Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклаучы ныгытма, кенәзлек булган. Бу зиратта шул кенәзнең якыннары җирләнгән. Ул вакытта кабер ташын куйдыру мәшәкатьле, чыгымлы эш булган. Гади халыктан аермалы буларак, аны өске катлам гына куйдыра алган.
Мин әйткән «Икенче Болгар каберлеге»ндә гади халык җирләнгән. Шуңа күрә анда кабер ташлары да юк. Кешеләр анысын «Ялгыз наратлы зират» дип йөртә. Кабер ташы түгел, элек агач та үсми иде әле анда, бер йөз ел яшәр нарат кына иде. Хәзер яшь агачлар үсеп чыкты», — диде ул.
Бу зиратта XIV гасырга караган уннан артык кабер ташы әле бүгенгәчә сакланып калган. Тарих укытучысы сүзләренчә, монда Татарстан Фәннәр академиясе төрле елларда визуаль тикшерү эшләре башкарган, әмма казу эшләренең булганы юк әле.
«Алабуга археологлары да эшләде. Алар Ислам кануннары буенча чардуганнар куйды. Еллар узган саен, ул чардуганнар да җимерелеп бара. Ташлардагы язуларның укыла торганнары да бар. Аларны безнеңчә язып, чардуганнарга элделәр. Элек 28 кабер ташы булган, хәзер уннан артык», — диде Ринат Хәйруллин.
Альберт Борһанов: «Безнең халык „ханнар“ дип арттырырга ярата»
Соңрак зиратның үзенчәлекле исеме турында «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов белән элемтәгә кереп сөйләштек. Ул да бу зиратта ханнар җирләнмәгән, дигән фикердә.
«Зират XIV гасырга караса… Ул вакытта Идел Болгары булмаган инде. Шулай булгач, аның „Беренче Болгар каберлеге“ дигән исеме бик үк дөрес түгел. „Ханнар зираты“ дигәндә дә арттырганнар. Безнең халык „ханнар“ дип арттырырга ярата. Ханнар күмелмәгән анда. Бөтен кеше хан була алмый. Бер изге дини кеше булырга, йә бөек бай кеше булырга мөмкин ул. Әйтәм бит, ярата безнең халык шулай бөекләтеп күрсәтергә», — диде Альберт Борһанов.
«Тизрәк чыгыйк әле зираттан, бик авыр урын бу»
Ярый, Урта Кирмәнгә, дөресрәге, борынгы зиратка кире кайтыйк. Шулай итеп, без зиратка керергә булдык. Озак барасы түгел анда, асфальт юлдан бераз төшәсең дә койма аша керәсең. Башта зират гадәти кебек тоелды. Койма эчендә берән-сәрән чыршы, нарат, каеннар үсә. Нәрсәсе бар инде, әйеме? Бөтен зиратта да үсә инде ул агач. Ләкин бераз эчкәрәк кергәч, агач ботаклары арасыннан әз генә күренеп торган кояш нурлары югалды. Дөм караңгы зират эче… Кинәт гадәти тоелган зират урманга әйләнгән кебек булды. Биткә озынборын, чебен белән бергә агач ботаклары бәрелә. Үрмәкүчләр без килгәнне көтеп торгандай, чәчкә үрелә башлады. Бу хәлләрдән соң аяк-кулларга каз тәне йөгерде.
Сакланып калган кабер ташлары, җимерелеп барган агач чардуганнар арасында яңа тимер чардуганнар да күренде. Агачларны әйләндереп алган ул яңа чардуганнар. «Моны кешеләр махсус шулай эшли. Чардуганны агач тирәсендә тоталар», — диде Ринат әфәнде. Белмим-белмим, агачны әйләндереп алып, каберләр сакланамы икән? Татарларда тик кенә үскән агачны чолгап алу гадәтен күргән юк иде әле. Ә бәлки, чыннан да, анда кемнеңдер кабередер...
Ринат әфәнде безне сакланган кабер ташлары янына алып барды. Ташлар үзләре генә түгел, хәтта язулары сакланган иде аларның. Ташларның берсенә: «Табач кызы Сара», икенчесенә: «Зәһраш кызы... 5 Рам. 737 һ», — дип язылган. Безнеңчә әйтсәк, бу кабер ташы 1336 елның 10 мартына карый булып чыга. Язулар тулы түгел, берсендә исеме, икенчесендә — еллар гына калганнары да бар. Шулай булмый ни… Җиде гасыр буе ничек саклансын ул язулар. Әле ярый ташлары калган. Алары да кимеде, диде бит әңгәмәдәшебез.
Шул арада безнең фотограф минем янга килеп: «Гадел, без монда озак торабызмы әле?» — ди. «Ринат әфәнде күрсәтеп бетерсен дә чыгарбыз. Нәрсә булды?» — дим. «Тизрәк чыгыйк әле моннан. Бик авыр урын бу», — ди фоторәссам. Ул авыр энергетиканы зиратка кергәч мин дә сиздем. Ләкин фотограф кебек үк түгел. Ул бөтен күңеле белән тизрәк зираттан чыгып китәргә ашкынды. «Җәфалап тормыйк инде фотографны», — дип чыгып киттек.
«Өсләреннән асфальт юл үткәч, тынычлык таба алмады җаннар»
Соңрак фоторәссамыбызның үзен авыр хис итүе бер дә гаҗәп күренеш түгел икәне аңлашылды. Элек М7 трассасының Урта Кирмән янындагы участогын төзегәнче, юл «Ханнар зираты» аша үткән, кайбер каберләр асфальт астында калган. Димәк, ничәмә-ничә еллар буе халык кеше сөякләрен таптаган.
Бу урында юл һәлакәтләре даими күренеш иде. Әле үзем дә хәтерлим, «Ханнар зираты» янында көн саен диярлек авария булып торды. Бервакыт җәйге эссе көндә тракторчы аргач, бераз ял алырга дип, шул юлда туктаган. Тизрәк кабынып китәр дип, ручникка куеп, тракторын таулы җирдә калдырган. Үзе трактор күләгәсенә кереп яткан. Яткан да, бүтән уянмаган да. Трактор ручниктан ычкынып, моның башын таптап чыгып киткән. Тауда булса ни, ручникта булган бит ул. Ничек шулай булыр икән? Зиратта күмелгән җаннарның галәмәте бу. Өсләреннән юл үткәч, тынычлык таба алмады андагы җаннар. Тынычлык кирәк аларга.
Берничә ел элек юлны үзгәртеп салдылар. Хәзер трасса зиратка кагылмый. Ләкин Урта Кирмәнгә таба борылыш «Ханнар зираты»н әйләнеп уза. Шулай итеп зират дүрт яктан да асфальт юл белән камап алынган. Шулай булгач, һаман тынычлык юк бит инде андагы җаннарга», — дип уртаклашты Урта Кирмәндә яшәүче бер ханым.
«Зиратта ыңгырашкан тавышлар, куркыныч шәүләләр күргәнем булды»
Авылда яшәүчеләр үзләре дә бу урынны бик яратып бетерми икән. «Әллә нинди куркыныч, шомлы җир ул. Бервакыт шулай кичкырын җиләктән кайтып килгәндә, әллә нинди тавышлар ишеттем. Әллә нинди бертуктаусыз ыңгырашкан, пышылдашкан тавыш иде ул. Аннан күзгә әллә нәрсәләр күренә башлады. Зират янында әллә нинди кыяфәттәге кеше сыман шәүлә басып тора. Башта берәр авыл кешесе шунда йөри дип уйладым. Шунда мизгел дигәндә, юкка чыкты теге шәүлә. Хет бер таныш кеше булсын шунда. Берүзем идем бит. Котым очты. Куркуымнан ничек чабып кайтып киткәнемне дә хәтерләмим», — дип искә алды апа.
«Үлгән кеше кыяфәтендә җеннәр һәм шайтаннар күренергә мөмкин»
«Ханнар зираты»ндагы җирләнгән кешеләрнең җаннарына, чыннан да, тынычлык җитмиме? Бу мистик вакыйгаларда аларның катнашы бармы? Әллә болар барысы да халык уйдырмасымы? Бу турыда дин әһеленнән сорадык.
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:
Зиратта кычкырган тавышлар гел яңгырап тора. Бу — кабер газабы тавышлары. Зират XIV гасырга караса да ишетелә алар. Ләкин ул тавышларны, гадәттә, кешеләр һәм җеннәр ишетми. Бары тик хайваннар гына ишетә. Шуңа күрә җәнлекләр зират янында йөрергә яратмый. Әмма кайчагында бу сәләт кешеләргә дә вакытлыча гына бирелергә мөмкин. Шуңа күрә мондый хәлләр була ала.
Зиратта үлгән кеше кыяфәтендә җеннәр, шайтаннар күренергә мөмкин. Алар кешене куркытыр өчен күренә. Җаннар үзләре кайтып, күренеп йөрми. Бик сирәк очракта гына каберләрдәге әүлияләр күренергә мөмкин.
Шайтан күрсәң: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», «Лә иләһе илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ» дип иманны яңартырга кирәк. Аннан соң ул урыннан ераккарак китәргә кушыла. Гомумән, кояш баеган чакта андый җирләрдә йөрергә кирәкми. Ул шайтаннарның чыга торган вакыты. Кояш баеганда урамга хәтта хайваннарга чыгарга ярамый. Кояш баеганнан соң рөхсәт ителә.
Машина юлының зират аша узуы кабердә ятучыларга зыян да, газап та китерми. Аның гөнаһы таптаган кешегә була.
Бу зиратка турист булып керү бик үк дөрес түгелдер. Чөнки, беренче чиратта, зират — үлгәннәрне искә алу, анда яткан мәрхүмнәр рухына дога кылу урыны. Кызык эзләп бара торган урын түгел ул. Шуңа күрә зиратка кызык эзләп килүчеләрне чакыру дөрес түгел. Әгәр дә зират турында сөйләгәндә, чакырылган кешеләргә вәгазь укып, дога кылынса — бу башка нәрсә. Менә монысы дөрес була.