Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимергали хәзрәт Юлдашев: «Аятел-Көрси куелган җирдә җенси якынлык кылырга ярамый»

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев Ислам динендә символларның әһәмияте турында сөйләде.

news_top_970_100
Тимергали хәзрәт Юлдашев: «Аятел-Көрси куелган җирдә җенси якынлык кылырга ярамый»
Владимир Васильев

Мөселманга ярымай тагып йөрергә ярыймы? Йортта дога эләргә кирәкме, ни өчен Аятел-Көрсине йокы бүлмәсенә кую тыела? Балага күз тимәсен өчен бөти тагу дөресме? Бу һәм башка сорауларга җавапны Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Мөселманнар арасында ярымай тагып йөрүчеләр бар. Бу Госманнан, төрекләрдән килгән галәмәт. Шулай кереп калган инде, шәригатьтә ярымай тагарга кирәк, дигән әйбер юк. Ислам динен кабул иткән кеше „Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ“ сүзләре белән мөселман була. Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Төп атрибутика шушы. Тагын нәрсәдер тагып йөрү мөһим түгел», — ди «Саләх» мәчете имам-хатыйбы. 

Тимергали хәзрәт өйдә Коръән аятьләре эленеп торырга тиешлеген әйтте.

«Коръән аятьләренең иң хәерлесе, иң бөеге — Аятел-Көрси. Ул төрле шайтаннардан, зарарлардан киртә булып тора. Әлбәттә, безне Аллаһы Тәгалә саклый, әмма бу сәбәпче булып тора. Дога булган җиргә җеннәр керә алмый. Ләкин догаларны мунча, бәдрәф кебек җирләргә куярга ярамый. Алар чиста, пөхтә бүлмәдә булырга тиеш», — дип сөйләде Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Аның сүзләренчә, Аятел-Көрси куелган бүлмәдә җенси якынлык кылырга ярамый. «Кайбер вакытта яшьләр белеп тә бетерми: Аятел-Көрсине йоклый торган бүлмәгә, хатын-кыз һәм ир-ат җенси якынлык кыла торган урында элү тыела. Күренми торган җирдә булса ярый, ләкин бу Коръәнгә һәм аның аятьләренә хөрмәтсезлек булырга тиеш түгел. Әби-бабайларыбыз андый җирдән хәтта Коръәнне дә алып куя торган булган. Укыганнар да, алып та куйганнар. Балалар бүлмәсе, зал, кунак бүлмәсе — бу урыннарда эләргә мөмкин», — ди хәзрәт.

Тимергали хәзрәт Юлдашев «Изгеләр чишмәсе» турында да сөйләде. «Чишмә өстенә дә ярымай куючылар бар. Ул ай чишмәгә берничек тә тәэсир итми. «Изге чишмә» дип нигә атыйлардыр? Изге кеше белән бәйле булгангадыр инде. Шәригатебездә Аллаһы Тәгаләнең дуслары дигән төшенчә бар. Аллаһы Тәгаләнең дуслары — игелекле, изге кешеләр. Әгәр шундый бөек, игелекле, файдалы, халыкка хезмәт иткән Ислам галиме, яисә хәзрәт чишмә казып чыгарса, бу вакытта «Изгеләр чишмәсе» дип атау дөрес була. Аллаһның якын булган бер бәндәсе казыган чишмә булса, бу нур өстенә нур, андый чишмәдә бәрәкәт бар.

«Күз тимәсен өчен миләш ботаклары, ташлар тагу дөресме?» — дигән сорауга хәзрәт болай дип җавап бирде: «Ташлар тагарга кирәкми. Бу элек-электән килгән ырымнар. Коръән булган җирдә фәрештәләр бар. Шуңа күрә балага Коръән аятьләре булган бөти тагарга була. Бөти тиредән ясалган тышлык астында булырга тиеш. Шулай иткәндә аятьләр яхшы саклана».

Татар эстрадасында Аллаһны искә алып җырлаучылар бар. Тимергали хәзрәт бу турыда үз фикерен әйтте.

«Бу җырларны мөнәҗәтләр белән бутарга ярамый. Мөнәҗәт — ул Аллаһы Тәгалә, җан белән аралашу. Анда дога да, Коръән аятьләре дә кергән. Кешенең тавышы болай да матур, мөнәҗәтләр көйгә салынырга тиеш, монда башка музыканың кысылуы кирәк түгел. Тавыш белән көйләп әйтү матуррак. Мөнәҗәтнең төп максаты — кеше күңелендә булган иманны арттыру. Дин тыелган заманнарда әби-бабайларыбыз шушы мөнәҗәтләр белән аралаша иде. Бер-берсенә бәет, мөнәҗәтләр әйтеп өстәлләр әзерлиләр иде. Эстрада җырларында Аллаһны искә алучыларга килсәк, һәр кеше үз юлын сайлый», — дип уртаклашты ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100